“Син наданнардан булма”
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Бу көннәрдә балаларның җәйге каникуллары башлана. Шуңа күрә ял вакытында аларга дини, рухи тәрбия бирү мөмкинлегеннән файдаланып калу кирәклеге турында исегезгә төшереп үтәсебез килә.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Гыйлем алу омтылышы белән юлга чыгучыга Аллаһы Җәннәткә илтүче юлны җиңеләйтер. Гыйлем эзләүче кешедән канәгать булган фәрештәләр аның өстенә канатларын җәяләр. Күктә һәм җирдә булган бар нәрсә, хәтта су астындагы балыклар да галимне ярлыкауны, гөнаһларын кичерүне сорыйлар. Галимнең гыйбадәт кылучыдан (абид) өстенлеге тулган айның башка төнге яктырткычлардан өстен булуы кебек. Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Хакыйкатьтә, пәйгамбәрләр үзләреннән соң динарлар да, дирхәмнәр дә калдырмыйлар, алар үзләреннән соң гыйлем калдыралар. Һәм кем шуны алачак, ул бөек, олы өлешне алачак” (Әбү Дауд).
Безнең динебез үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирүне таләп итә. Үсмерләр белән яшьләрнең җәмгыятьтә үз урыны бар. Балалар һәм яшьләр – җәмгыятебезнең киләчәге. Киләчәгебез матур, бәхетле, көчле булсын өчен яшь буынга дини тәрбия бирү мәсьәләсенә зур игътибар бирергә кирәк. Әгәр Ислам тарихына күз салсак, яшьләрнең беренче булып дингә басуын күрербез. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) динебезне кабул иткән яшь кешеләрне барлык явызлыклардан һәм гөнаһлы эшләрдән тыелып яшәргә өйрәткән.
Беренче мөселманнарның күпчелек өлеше нәкъ менә яшьләр булуын сирәк кеше генә белә бит. Аларның динебездәге урыны, хезмәтләре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Яшь сәхабәләр, башкалар белән чагыштырганда, күпкә активрак булып, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) һәрьяклап ярдәм күрсәтә, Исламны таратуда зур тырышлык куя.
Ислам тарихына кереп калган бөек сәхабәләрнең күпчелеге - ул заманның яшь кешеләре. Беренче мөселманнарның аз өлеше генә 50 яшьтән узган була. Араларында 35 яшьлекләр дә очрый. Күбесенә 30 яшь тә тулмаган була әле. Мәсәлән, Хәзрәт Али (р.а.) Ислам динен 10 яшендә вакытта кабул итә. Ә 20-30 яшендә инде ул легендар шәхескә әверелә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) асрамага алган улы Зәйд ибн Харис 15 яшендә мөселманлыкны кабул итә. Абдулла ибн Мәсүд һәм Зөбәер ибн әль-Әввәм – 16 яшендә, Тәлхә ибн Үбәйдуллаһ, Әбдүр-Рәхмән ибн Әүфү, Әркәм ибн Әркәм белән Сәд ибн Әбү Вәккәс 17 яшендә динебез кушканча яши башлыйлар. Мүс әбү ибн Үмәйрә – 18 яшендә, Абдулла ибн Үмәр – 13 яшендә, Җәгъфәр ибн Әбү Талиб 22 яшендә Ислам дине юлына басалар. Әлеге исемлекне дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Аларның күбесе Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) исән вакытта ук инде Җәннәткә керү шатлыгына ирешә.
Яшь сәхабәләрнең зур эшләр башкаруларына берничә мисал китерәсе килә. Абиссиниягә күченүчеләргә Алиның абыйсы Җәгъфәр ибн Әбү Талиб җитәкчелек итә. Ул вакытта аңа нибары 25 яшь була. Менә шушы 25 яшьлек сәхабә Абиссиния короле Нәҗәши алдына басып, аны Ислам динен кабул итәргә өнди. 25 яшьлек Муса ибн Үмәйрны Мәдинә каласына мөгаллим итеп җибәрәләр. Ул анда кыска гына вакыт эчендә әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур эш башкара, нәтиҗә буларак, Мәдинә халкының шактый өлеше Ислам динен кабул итә. Мәдинә шәһәренең билгеле сәхабәсе Зәйд ибн Сәбит нибары 17 көн эчендә ассирия телен өйрәнә, аннары ивритны үзләштерә һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) писаре дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул чит ил корольләренә хатлар яза. 632 елда Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) фанилыктан бакыйлыкка күчкәндә әлеге сәхабәгә нибары 21 яшь була. Әбү Бәкер (р.а.) хәлифлек иткән чорда ул Коръәни-Кәримне китап рәвешендә җыю буенча комиссия рәисе итеп билгеләнә һәм бик тә җаваплы вазыйфа башкара. Бу чакта ул 22 яшендә була.
Яшь буын вәкилләре дәүләтнең киләчәген төзи. Алар милләткә милләт булып калырга, сакланырга ярдәм итәләр. Иманлы яшьләр газиз Ватанны, Туган илне, аның халкын чын ихластан яратып, дәүләт бәйсезлегенең гарантына әверелә. Әгәр яшь буынга дөрес рухи һәм әхлакый тәрбия бирә алсак, киләчәгебез өметле, көчле булыр. Ә үз позициясе һәм фикере булмаган яшьләр, башкалар артыннан ияреп барып, илгә бәла-каза гына китерәчәк.
Гыйлем ике төргә бүленә. Беренчесе – хак вә пакь динебезгә бәйле гыйлем. Икенчесе – дөньяви белем. Соңгысын үзләштереп, ниндидер белгеч булырга һәм җәмгыятькә файда китереп яшәргә мөмкин. Ата-аналарга үзләренең балаларына дини һәм дөньяви белем алуда ярдәм итү, моның өчен тиешле шартлар тудыру бурычы йөкләнгән. Дөньяви белем белән беррәттән дини гыйлем алырга тырышырга кирәк. Әгәр адәм баласы бөтен нәрсәне дә үзләштерергә омтыла икән, ул беркайчан да заманадан артта калмас. Наданлык – барлык начарлыклар, явызлыклар һәм адашуларның башлангычы, нигезе. Хәтта көферлек кылу (ышанмау) белән ширк китерү дә шул наданлыктан башлана бит. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Син (бу хакыйкатьне белмәгән) наданнардан булма” (Әл-Әнгам, 35), “...җаһилләрдән йөз чөер” (Әл-Әгъраф, 199).
Гыйлем арту белән бергә тәкъвалык – Аллаһыдан курку дәрәҗәсе дә арта.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйтә: “Ата-ана үзенең баласына бүләк итә алган иң күркәм нәрсә – ул яхшы тәрбия” (Әхмәд). Бүген балаларыбыз өчен иң күркәм, кыйммәтле тәрбия – ул рухи, дини тәрбия. Рухи, дини һәм интеллектуаль үзәге, нигезе булган бала берничә ел үтүгә үк дини тәрбия биреп үстергән өчен үзенең әти-әнисенә чиксез рәхмәтле булачак.
Балалар тырышып гыйлем алсын өчен аларны кызыксындыра белергә кирәк. Дини тәрбия биреп үстерү балага да, аның әти-әнисенә дә бары тик файда гына китерәчәк, аларны бәхетле итәчәк. Фани дөньяда иң мөһиме – иманлы булып яшәү, калебнең сафлыгына ирешү. Адәм баласы бу дөньядан киткәннән соң, уяна һәм имамнар сөйләгән сүзләрнең дөрес, хак булуын аңлап, бик нык үкенә. Шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да динебезне өйрәнергә кирәк.
Йә, Аллаһ, безгә һәм безнең балаларыбызга файдалы гыйлемнәр алуда тәүфыйк, ярдәмеңне бир.
Йә, Аллаһ, киләчәк буыннарны ике дөнья өчен дә файдалы итеп тәрбияләп үстерергә насыйп әйлә.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.