Күркәм әхлак

Җомга вәгазе

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез күркәм әхлак темасына булыр.

Ислам дине белгечләре әйтүенчә, күркәм әхлаклы мөселман менә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш: “Ул кешеләр белән уртак тел таба, тирә-юньдәгеләрдә илтифат уята, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек күрсәтә, вакытлыча килгән кыенлыкларны җиңел кичерә, үзенә карата булган начарлыкка яхшылык белән җавап бирә, тәкәббер һәм дорфа булмый, ачуланмый һәм кешеләр турында начар сүзләр сөйләми” (“Рияд әс-Сәлихин”).

Аллаһы Раббыбыз “әл-Каләм” сүрәсендә, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) мөрәҗәгать итеп, болай дип әйтә: “Һәм син, һичшиксез, югары әхлак иясе” (4). Белгечләр әлеге аятьне болай дип шәрехли: “Яралтылган вакытта сиңа мактауга лаек холык-фигыль, сәләт һәм рухи көч кебек яхшы сыйфатлар салынган иде. Син шуларга таянып, зур тырышлык куеп, рухи-әхлакый үсешеңдә югары дәрәҗәләргә ирешә аласың”. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), күркәм әхлакка ия булуына карамастан, Аллаһы Тәгаләдән үзен начар тәртиптә булудан саклавын сорый. Ул көзгегә карап, болай дип дога кыла: “Йә, Аллаһ, Син мине гүзәл, күркәм рәвештә яралткан кебек үк, минем әхлагымны да гүзәл, күркәм итсәң иде” (Мүснәд бине Хәнбәл). Рәсүлебез (с.а.в.с.) шулай ук Раббыбызга болай дип ялварган: “Йә, Аллаһ, Синнән мине каршылыклы, икейөзле һәм начар холыклы булудан саклавыңны сорыйм” (Сүнән ән-Нәсәи).

Ике дөнья бәхетенә ирешү өчен иңдерелгән саф вә пакь Ислам диненең өч таянычы, терәге бар. Менә алар: гыйлем, гамәл һәм ихласлылык. Турылыклы – тәкъвалы кешеләр әйтүенчә, динисламыбыз өч өлештән – гыйлем, гамәл белән ихласлылыктан гыйбарәт. Шуларны үтәмичә, Ислам төп максатына ирешә алмас иде. Ислам кешедә тулысынча тернәкләнгәч кенә ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешер. Раббыбыз Үзе андый мөселман кешесе өчен ике дөнья бәхетенә ирешү гаранты булып торачак.

Ислам диненең югарыда телгә алынган нигезләрен тирәнтен үзләштергән кешедә тагын бер мөһим сыйфат – күркәм әхлак чагылыш таба. Кеше үзенең мактауга лаек холык-фигыленә таянып, тормыш юлында зур уңышларга һәм казанышларга ирешергә, күп изге гамәлләр кылырга, яхшылыклар эшләргә мөмкин. Үзендә күркәм әхлак булдырган кеше бары тик яхшылык кына эшләячәк бит. Коръәни-Кәримнең “Әлү Гыймран” сүрәсендә күркәм әхлакка ия кешеләрнең төп сыйфатлары тасвирлана: “Алар (тәкъвалык ияләре) муллыкта да, тарлыкта да (әмер ителгәнчә) сарыф итәләр, (җәзалау көченә ия булсалар да, үч алмыйча) ачуларын тыялар һәм кешеләрне гафу итәләр (менә шуңа аларны чиксез җәннәтләр һәм бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр көтә). Аллаһ игелек кылучыларны сөя” (134).

Абдуллаһ бине Әмрә (р.а.) хәбәр итүенчә, Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) эш-гамәлләрендә, сүзләрендә беркайчан да ниндидер начар һәм биздергеч нәрсәләр сизелмәгән һәм күзәтелмәгән. Ул бервакытта да начар кешеләрдән үрнәк алмаган һәм аларга охшарга тырышмаган. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) менә шул сүзләрне еш кабатлаган: “Күркәм әхлакка ия булучы сезнең арагызда иң яхшысы” (Сәхих Бохари, Мәнәкиб, 23, Сәхих Мөслим, Фәдәил, 68). Башка хәдистә болай диелә: “Кыямәт көнендә иманлыларның үлчәвендә күркәм әхлактан да авыррак бернәрсә дә булмас. Аллаһы явызлык кылучыларга һәм начар сүзләр сөйләүчеләргә ачулана” (Сүнән-и Тирмизи, “Бирр”, 61).

Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.), кайсы гамәл Җәннәткә керү өчен барыннан да күбрәк сәбәпче була ала, дип сорагач, ул: “Тәкъвалык һәм күркәм әхлак”,- дип җавап бирә (Сүнән-и Тирмизи, “Бирр”, 61, Сүнән-и бине Мәҗә, “Зүхд”, 29) һәм: “Мөселман кешесе үзенең күркәм әхлагы аркасында көннәрен ураза тотып үткәрүче, ә төннәрен намаз укып уздыручы дәрәҗәсенә ирешә ала”,- дип өстәп куя (Сүнән Әбү Дәүд).

Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Муәз бине Җәбәлне (р.а.) Йәмәнгә әмир – башлык сыйфатында җибәрә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аны озатырга чыкканда, Муәз аягына өзәңгесен кияргә генә өлгергән була әле. Рәсүлебез (с.а.в.с.) аңа болай дип үзенең үгет-нәсыйхәтен бирә: “Муәз! Үзеңнең әхлагыңны – холкыңны һәм кешеләргә карата мөнәсәбәтеңне камилләштер” (Мүвәттә, “Хөснил-Хүлүк”). Башка хәдистә болай дип китерелә: “Минем сезнең арада кемне күбрәк яратуым һәм Кыямәт көнендә кемнең барыннан да күбрәк миңа якынрак булачагы турында хәбәр итимме?”- дип сорый Рәсүлебез. Сәхабәләр аңа: “Әйе, әйт, Аллаһының Рәсүле!”- диләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Ул иң яхшы холыкка ия кеше булыр”,- дип белдерә (Мүснәд Әхмәд бине Хәнбәл).

Кадерле мөселман кардәшләр!

Начар холык – барлык индивидуаль, ягъни шәхси һәм социаль явызлыкларның тамыры ул. Яхшы холык, күркәм әхлак, киресенчә, матур итеп, бәхетле булып, чәчәк атып яшәүнең төп сәбәпчесе. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһы Тәгалә күркәм. Ул күркәм булуны һәм күркәм әхлакны ярата. Ул җирәнгеч эшләр һәм бозыклыкны кичерми” (Бәйхаки, Сүнән-и Күбрә).

Бары тик Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) варисларының шәфәгате шәүләсенә ирешүчеләр һәм Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәтен ныклап үтәүчеләр генә чын мәгънәсендә мөселман булып, үзләрендә күркәм әхлак – яхшы холык тәрбияли ала. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Мин бары тик кешеләрне күркәм әхлакка өйрәтү өчен генә иңдерелдем”,- дип әйткән (Әл-Җәмиүс-Сәхих (Имам Сүюти). 

Вәгазь Ульновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.