“Туган илне ярату – ул иманның бер өлеше”

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәбез, шуңа күрә бүгенге вәгазебездә патриотлык темасына тукталырга булдык.

Ислам дине Россия халыкларының күп гасырлык тарихы һәм рухи мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. 1100 ел дәвамында ул җәмгыятьнең яшәү рәвешен, дөньяга карашын һәм рухи кыйммәтләрен булдыруга сизелерлек өлеш кертә. Үз халкыңны ярату, үзеңне аның белән бергә итеп тою җәмгыять тормышында актив катнашуга этәргеч бирә. Милли хис белән канатланган кеше бөтен мөмкинлекләрен дә эшкә җигеп, зур уңышларга ирешергә сәләтле. Бөек цивилизацияләр нәкъ менә шул рәвешле барлыкка килеп, гел алга барган. Сугышларда җиңүләр, дәүләтләрнең эчке яктан ныгуы, мәдәниятләр үсеше дә шул рәвешле тәэмин ителә. Туган илне ярату, газиз Ватанга мәхәббәт, ныклы иман кешеләрдә патриотлык хисләре тудыра. Коръәни-Кәримдә “Ватан”, “Туган ил”, “патриотлык” дигән төшенчәләр юк. Әмма изге китабыбызда мондый сүзләр бар: “Аллаһның сезгә биргән нигъмәтен истә тотыгыз. Сез дошманнар булган чакта, күңелләрегез арасында өлфәт бердәмлек барлыкка китерде, һәм сез Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (“Әлү Гыймран”, 103). Әлеге сүзләрдән аңлашылганча, барлык иманлылар да – туганнар, кардәшләр, бер-берсенә рухи җепләр белән бәйле булган якын кешеләр һәм туганнарча яшәү мөнәсәбәтләреннән дә яхшырагы юк.

Мөселман җәмәгатьчелеге – ул ниндидер этник – милли кысалар белән чикләнмәгән социаль һәм мәдәни күренеш. Мөселман өммәтен үз түбәсе астына төрле халыклар һәм милләтләрне берләштергән бөтендөнья кардәшлеге, туганлыгы итеп исәпләргә мөмкин. Әмма бу мөселман кешесе үзенең милләтеннән, үз халкыннан баш тартырга, читләшергә, ерагаерга, Туган илен яратмаска, милли мәдәнияте белән элемтәсен өзәргә, югалтырга тиеш дигәнне аңлатмый. Коръәни-Кәрим китабы безне барлык кешеләргә карата да гадел булырга, бөтенесенә дә – туганнарга һәм дусларга, сәфәргә чыгучыларга, танышларга һәм таныш булмаганнарга игелек кылырга өйрәтә. Ислам дине буенча һәрбер мөселманның туганнары, кардәшләре һәм күршеләре алдында бик мөһим булган бурычлары бар. Якын кешеләрең, туган халкың һәм газиз Ватаның каршында бурычларың булуын тирәнтен аңлау Исламдагы патриотик хисләрнең нигезен тәшкил итә. Гаилә учагыбызны, кендек каныбыз тамган туфракны, сулаган һавабызны, эчкән суыбызны, искиткеч бай һәм иксез-чиксез төбәгебезне, дусларыбыз һәм яшьтәшләребез яшәгән авыл һәм шәһәрне, хөрмәтле әти-әниләребез, яраткан хәләл җефетләребез, бала-оныкларыбыз гомер иткән дәүләтне без Туган ил дип атыйбыз. Теле, тарихы һәм мәдәнияте уртак булган мәхәлләне милләт дип йөртәбез. Кеше үзенең милләтен сайлап алмый. Аллаһы Тәгалә аны аерым бер милләт вәкиле итеп яралта, дөньяга китерә. Изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар” (“Әл-Хүҗүрат”, 13). Әмма Исламда милләтчелеккә, ягъни башка милләтләрне түбәнсетү хисабына аерым бер милләтне өстен куюга урын юк.

Аллаһының Рәсүле, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) һиҗри елында Мәдинә каласына күченгәндә, Хәзвәрә җирлегенә барып җиткәч, дөясен тукта да, кайчандыр үзе дөньяга килгән Мәккә каласына моңсу карашын ташлап: “Валлаһи, син җир йөзендәге иң гүзәл һәм яраткан урыным бит. Минем өчен синнән дә яхшырак урын юк. Әгәр язмыш сынаулары булмаса, мин бер генә мизгелгә дә сине ташлап китмәс идем”,- дип әйтә.

Шулай бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) Өхөд тавына карап: “Без Өхөдне яратабыз, һәм Өхөд безне ярата”,- дигән гади булмаган сүзләрне әйтә (Бохари, “Җиһад”, 71; Мөслим, “Хаҗ”, 504). Болар барысы да Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) туган җирен, аның тауларын, ташларын чиксез яратуына дәлил булып тора.

Хәдистә болай дип әйтелгән: “Ике төрле күзләр тәмуг утында янмас: гөнаһлар өчен үкенеп елаган күзләр һәм Туган илне, аның чикләрен саклаганда йомылмаган күзләр”. Димәк, газиз Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләренә без ата-бабаларыбыз безгә - бала-оныкларына кадерләп саклау өчен тапшырып калдырган мирас, әманәт итеп карарга тиеш. Туган ил – ул әби-бабаларыбыз күмелгән җир, без аны сакларга бурычлы. Туган илен ярату өчен кеше үзенең туган телен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы, камил белергә тиеш. Үзенең телен, милли мәдәниятен хөрмәт итмәгән, яратмаган кеше акрын гына милли, дини тамырларыннан бөтенләй читләшә башлый. Тел – ул кешенең эчке, рухи дөньясы чагылышы. Һәр халыкның фикерләү дәрәҗәсе телендә чагыла. Димәк, телне саклау – ул милләтне саклап калуның бер юлы. Ислам бер генә милләткә дә ана телен саклауны тыймый. Шуны аңларга һәм истә тотарга кирәк: тел – кешелекнең фикерен, тарих исә аң белән хәтерне барлыкка китерә. Тарих – олы хикмәт һәм көч хәзинәсе. Ата-бабаларыбызның бөек җиңүләре һәм җиңелүләренә бәйле матди һәм рухи мирас тарих сәхифәләрендә ядкарь булып мәңге сакланачак. Шуңа күрә Ислам дине тарихны өйрәнергә һәм аңардан файдалы сабак алырга чакыра. Ислам дине безгә биш нәрсәне – динне (иман), гомерне (җан), акылны (интеллект, гыйлем), намусны (вөҗдан, нәсел) һәм мөлкәтне күз карасы кебек саклау бурычы йөкли. Туган илне дошманнан саклау һәм яклау шушы биш нәрсә исәбенә керә. Шул кыйммәтләрне саклап һәлак булган кеше изге эш өчен үлүче – шәһит китүче булып санала. Билгеле булганча, Аллаһы өчен, гаделлек хакына һәлак булучылар Кыямәт көнендә җәннәткә эләгәчәк.

Без Ислам диненең рухи кыйммәтләре турында мөселман кардәшләребезгә аңлатырга, халкыбызның бердәмлеген ныгытырга, үзебезнең эш-гамәлләребез белән башкаларга үрнәк булырга тиеш. Туган илгә мәхәббәт белән тугрылыкның төп мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт. Һәрбер кеше хәленнән килгән кадәр, мөмкин булган кадәр тырышырга, һәрдаим омтылышта булырга, изге эшләргә үз өлешен кертергә бурычлы. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелгән: “Әгәр сиңа хәтта иртәгә Кыямәт көне киләчәге турында билгеле булса да, агач утырт”. Әлеге сүзләрдә Ватанга мөмкин булган кадәр файда китереп яшәү омтылышы ачык сизелә. Шуңа күрә без – мөселманнар шуны онытмаска тиеш, патриотлык – ул иманның чагылышы. Туган илебезне – Россияне ярату – ул үз халкыбызны ярату, данлыклы тарихыбыз өчен аңа рәхмәтле булу, үзебез яшәгән туган җиребезне ярату, яхшылыкны һәм матурлыкны, гүзәллекне һәм алар белән бәйле булган нәрсәләрне ярату. Мөселман кешесе Туган илен сайламый, ул аның өчен җаваплы булып, җаваплылык хисе тоеп яши. Туган илгә мәхәббәт – иманның бер өлеше. Мөселман Туган илен ярата, чөнки аңарда Аллаһының аның үзенә карата булган нигъмәте гәүдәләнә. Россиягә дан!  

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.