1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Балалар һәм аларның әти-әниләре, әбиләре һәм бабалары, педагоглар, сезне шушы күркәм бәйрәм уңаеннан тәбриклим!

Бу бәйрәм балаларның тормышта иң зур кыйммәт булуын исебезгә төшерә. Алар белән янәшә булу, талантларны үстерү өчен шартлар тудыру һәм барлык яхшы башлангычларына булышлык күрсәтү – боларны барысын да без эшли алабыз.

Шушы көннәрдә җәйге каникуллар старт ала һәм күп малайлар, кызлар аларны сәламәтләндерү лагерьларында үткәрәчәк. Быел 50 меңгә якын бала төрле профильләр буенча мавыктыргыч сменаларда катнашачак. Балаларның иминлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелде. Регионда өстәмә белем бирү системасын үстерүне дәвам итәбез – яңа уку елы алдыннан Ульяновскида тагын бер “Кванториум” балалар технопаркы һәм “Ит-куб”, авыл районнарында 38 яңа белем бирү үзәге – “Үсеш нокта”лары ачылачак.

Педагог һәм остаз елында укытучыларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Алар укучыларның сәләтләрен үстерү максатында зур көч һәм тырышлык куялар, әхлакый кыйммәтләргә карата мәхәббәт тәрбиялиләр, шулай ук, кирәге чыкса, балаларны, чын мәгънәсендә, якларга да әзер.

Дуслар! Бу көнне сезгә күтәренке кәеф, тынычлык һәм игелек телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.