Агылды гармун моңнары

Яңа Малыклы районы Әбдери авылында “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале гөрләп узды. Милли бәйрәм шушы авылның җирле җәмәгать үзидарәсе тырышлыгы белән оештырылган иде. Анда Димитровград шәһәре, Яңа Малыклы, Мәләкәс һәм Чардаклы районнары гармун осталары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Күренекле баянчы, композитор, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган фестиваль милли моңнарыбызны тыңлап хозурлану, сәхнә осталары белән рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге бирде. Халкыбызга турылыклы хезмәт итеп, безнең арабыздан иртә киткән Рөстәм Вәлиевның хәләл җефете Диләрә ханым, улы һәм оныгы белән күрешеп сөйләшергә насыйп итте. Ачык йөзле, киң күңелле, бик тә аралашучан кешеләр. Үзеннән соң бай рухи мирас калдырган якташыбызның талантына чиксез соклануымны белдердем. Әбдери җирендә беренче тапкыр үткәрелгән моң бәйрәменә Рөстәмнең дусты – виртуоз баянчы Ринат Вәлиев та килгән иде. Милли моңга сусаган тамашачы аны көчле алкышларга күмде, озак вакыт сәхнәдән җибәрми торды. Рөстәмебезнең тагын бер чордашы – Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә бергә йөргән дусты Мидхәт Аминов төрле музыка уен коралларында – кечкенә гармунда, курай белән кубызда искиткеч оста уйнады. Аннары Ринат Вәлиев белән бергә тамашачыга татар көйләреннән гаҗәеп матур попурри бүләк иттеләр.  

Фестиваль-конкурска безнең авылның “Ак чәчәкләр” вокаль ансамбле дә чакырулы иде. Безнең коллективны 2 нче дәрәҗәле лауреат итеп таныдылар. Ә шәхсән мин үзем “Озата барма” татар халык җырын башкарып, 1 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булдым. Оста баянчыбыз Шамил Шакуров белән Альберт Хуснутдинов та лауреат исеме алу бәхетенә ирештеләр. Барчабызга да акчалата призлар һәм Рөстәм Вәлиев сурәтләнгән бокаллар тапшырылды. Әбдери авылы ТОСы аларны грант акчасы хисабына юнәткән.

“Ак чәчәкләр” ансамбленә бик теләп, ашкынып йөрүче һәм теләсә нинди сәхнәдә бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаучы сәнгать осталарына – Бибизә Кафиятуллина, Гөлзәмия Миникаева, Гөлгенә Вәлиуллова, Наилә Мирзязянова белән Гөлнара Гарифулловага, баянчы Шамил Шакуров белән гармунчы Альберт Хуснутдиновка чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аларга яңадан-яңа иҗат уңышлары насыйп итсен.

Әбдери авылының ямьле табигать почмагында уздырылган фестиваль-конкурс дәвамлы булсын, киләчәктә традициягә кереп китсен иде. Баянчы һәм композитор Рөстәм Вәлиев турында якты истәлекләр озак еллар безнең күңел түрләрендә яшәр, беркайчан да онытылмас. Ул безне – төрле милләттән булган сәнгать осталарын очраштырды, берләштерде, бер мәйданга җыйды. Сәхнә түреннән татар моңнары белән беррәттән рус, мордва һәм чуваш көйләре дә яңгырады. Безне милли моңыбызга мәхәббәт, халкыбыз җәүһәрләрен саклап калып, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырып калдыру теләге берләштерә. Рөстәм Вәлиев нәкъ менә шуның өчен тырышты, бөтен гомерен, иҗат юлын шуңа багышлады.

Гөлнәфис СӘХӘБЕТДИНОВА,

Мәләкәс районы.