Татар халкының милли сандугачы Рөстәм Вәлиев истәлегенә

Иҗатчы буларак әтиемне үз эшенең остасы, профессоры дип атар идем.

Алия Рөстәм кызы Вәлиева.

2023 елның 27 маенда Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Лабит һәм Әбдери авыллары җирлегендә күренекле баянчы, композитор, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале узачак.

Бу истәлекле чараны уздыру урыны итеп Лабит  һәм Әбдери авылларының аерым бер матур җире – Юкәле тау үзәне сайланган. Бик хуп! 2014 елның июлендә шул мәйданда Лабит һәм Әбдери  авыллары Сабан туе узды, аңа бу ике авылдан тыш Зирекле Куак, Идәй, Тупли, Губан һәм башка якын-тирә авыллар - торак пунктлардан, Ульяновск, Самара, Димитровград һәм башка шәһәрләрдән халык күпләп килде. Кунаклар да бәйрәм-тамашаның төрле бәйгеләрендә һәм халык уеннарында катнашты, кайберәүләре Сабан туе бүләкләренә ия булып, бик канәгать кайтып китте.

Бүген тауда юкәләр үсмәсә дә, бу урын, чыннан да, искиткеч матур. Тауның көньяк-көнбатыш ягында алтмышынчы еллар азагында утыртылган нарат урманы үсә, ә төньяк-көнбатышында зур мәйдан җәйрәп ята. Аны Зур Әүрәле елгасы боҗра ясап камап тора. Соңгы ике-өч дистә елда елганың яр буйларын зирек, өрәңге һәм тал-тирәкләр басып китте. Юкәле таудан ерак түгел Зур Әүрәледә элек тегермән буасы була, тегермән үзе 19 нчы йөзнең икенче яртысында төзелеп, эшләп китә. Тегермән һәм аның буасы инде күптәннән булмаса да, бу урынны Лабит халкы һаман да тегермән (тирмән) төбе дип йөртә. Юкәле тауның өстеннән караганда, чама белән җиде чакрымга сузылган Зур Әүрәле елгасы буйларында урнашкан Лабит һәм Әбдери авыллары (көньякта), шул елга ярында урнашкан Зирекле Куак (көнбатышта) һәм башка авылларны күрергә мөмкин. Зур Әүрәле буе үзәннәре, андагы табигатьнең ямьлелеге турында бик озаклап сөйләп булыр иде. Әле аның тәгамен-байлыгын да телгә алсаң... Элек авыл халкы Юкәле тауда һәм аның ермакларында җиләк, әче кузгалак һәм башка файдалы үсемлекләр, хуш исле чәчәкләр җыйган.

Нәкъ әнә 2014 елгы Лабит һәм Әбдери Сабан туена әзерлек эшләре вакытында халык арасында, имеш, бу бәйрәм Рөстәм Вәлиевка багышлана икән, дигән сүз ишетелде, чөнки ул шул елның 5 мартында вафат булган иде. Халыкның аның юксынуыннан, исемен, иҗатын аерып зурлыйсы килү теләгеннән таралган сүз иде, бугай, ул. Соңыннан Сабан туе бәйрәменең, гадәттәгечә, “исемсез” генә узачагы билгеле булды. Рөстәм Вәлиев фестивале ни сәбәпле Лабит-Әбдери авылларында үткәрелсен икән, дигән сорау туса да, гаҗәп түгел. Атаклы музыкант якташыбыз түгел бит. Ә сәбәбе бар! Моның сәбәбе шунда ки: яшүсмер чагында Рөстәм әнисе Әдия апаның Әбдери авылында яшәгән абыйсы, “Алга” колхозының данлыклы комбайнеры Мөхәммәт (Хәммәт) ага Билалов гаиләсенә җәй айларында еш кына кайткалап йөргән. Рөстәмнең туганнан туган энесе Фәрит Мөхәммәт улы Билалов та телефоннан сөйләшкәндә аның Әбдери авылында бик күп тапкырлар булганлыгын әйтте. Ул Рөстәмнең аерым гына да, төрле артистлар белән дә Мөхәммәт абыйсында кунак булгалап китүен раслады. Гастрольләр вакытында, уңай очраклар чыкканда, артист энекәше абыйларына кереп чыгарга җай тапмый калмаган. Рөстәм Вәлиевның Әбдеригә иң еш кайту очраклары Самара шәһәренең Металлурглар мәдәният сараендагы «Ялкынлы яшьлек» татар җыр һәм бию ансамбле составында эшләгән чорында, Самара, Ульяновск өлкәләрендәге татар авылларында баянчы буларак концертлар куеп йөргән елларга туры килгән. Фәрит әйткәнчә, менә шул гастрольләр вакытында Рөстәм Мөхәммәт абыйларына кермичә китмәскә тырышкан. Фәрит белән әңгәмә вакытында ул аеруча горурланып Рөстәм абыйсының аны 1984 елда җырлап-биеп Совет Армиясе сафларына озатып җибәрүе турында сөйләде. “Әтиегез вафат булгач, аның белән хушлашырга Рөстәм кайта алдымы?”- дигән соравыма, Фәрит: “Әлбәттә, кайтты. Ул аның иң яраткан абыйсы иде, –  дип җавап бирде. –  Безнең араларыбыз  беркайчан да өзелмәде, вакыты булган очракта Рөстәм абый безгә берничә сәгатькә генә кереп, хәл белеп, чәй эчеп кенә булса да чыга иде”, – диде.

Минем үземә килгәндә, талантлы баянчы, гармунчы, татар халкының милли уен коралларында виртуоз уйнаучы Рөстәм Вәлиев турында укырга һәм ишетергә генә түгел, аның музыкаль әсәрләрен сәхнәдән башкаруын берничә тапкыр күрергә туры килде. Ләкин аның әнкәсенең Әбдери авылыннан икәнлеген озак еллар буена белмәдем. Без икебез дә Казанга 1980 еллар башында килгәнбез. Бу турыда беренче тапкыр Казанда яшәүче якташыбыз, Лабит авылында туган Наҗия Гатаулла кызы Сабитовадан ишеттем. Шуннан соң Рөстәм Вәлиев белән очрашу, танышу мөмкинлеген эзли башладым. Бу инде 1990 еллар ахыры иде. Дустым, музыкант Рәмил Баһаветдиновка – Хәния Фәрхи, Газинур Фарукшин һәм башка татар җырчыларының баянчысы, Татарстанның Буа районы Вольный Стан авылында туган, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган талантлы баянчыга – шул үтенечем белән мөрәҗәгать иттем. Ул мине: “Яхшы, яңа якташың белән очрашу оештырырга тырышырмын, ләкин алдан ук әйтеп куям, аны тиз арада тотып булмас, вакыты бик тыгыз”, – дип кисәтте. Тормыш син уйлаганча гына бармый, Рәмил дустым 2003 елда үзе дә вакытсыз китеп барды. Көннән-көн ныграк таныла барган якташым (әнисе безнең авылдан булгач, якташ инде!) белән танышу теләге, шулай күңелдә йөреп, дистә елдан соң гына тормышка ашты. 2011 елның май аенда татарның күренекле шәхесе, дәүләт эшлеклесе, Казан университеты профессоры, академик Индус Рәззәк улы Таһировның юбилей тантанасында таныштык без Рөстәм белән. Бу утырышта күренекле татар хәрби башлыгы, армия генералы Мәхмүт Гәрәев тә катнашты. Ул Рөстәм Вәлиевның милли уен коралларында уйнавын хозурланып тыңлап кына калмады, музыкантның янына ук килеп, соклануларын әйтеп, аның кулын кысты һәм чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде. Бик затлы, зәвыклы татар милли костюмыннан чыгыш ясаган Рөстәм тантана барышында курайда, кубызда, баянда һәм бәләкәй  гармуннарда уйнады. Шул юбилейның тәнәфесендә мин дә аның янына килдем, куллар бирештек һәм телефон номерлары алыштык. Без тиз арада уртак сүз таптык. Мин аңа кем булуым һәм Казанга ничек килеп урнашуым турында сөйләдем. Ул миңа җәй айларында Әбдери авылына, Мөхәммәт абыйсы һәм аның тормыш иптәше Наҗия апасына кунакка кайтуы, энеләре, авыл малайлары белән уйнавы һәм инештә коенулары турында кыскача гына искә алып үтте. Сүзебезнең азагында, бу елның октябрендә үзенә 50 яшь тулачагын, шул уңайдан кечкенә генә юбилей тамашасы уздыру нияте барлыгын әйтеп куйды. Шул очрашудан соң без бары бер-ике тапкыр гына, анда да кыскача гына күрешә-сөйләшә алдык, чөнки аның Казанда һәм илнең башка шәһәрләрендә буласы гастроль-концерт-тамашалары бик күп, ул һәрвакыт ашыгулы, чакырулы һәм вакыты һәрвакыт тыгыз иде. Шул сәбәпле Рөстәм белән элемтәгә керү бик проблемалы булды. Аның тормыш рәвешенең шундыйлыгын аңлап кабул иттем.

Шунысын да әйтәсем килә, Рөстәм Вәлиев турында талантлы татар композиторы, халык милли уен кораллары ясаучы оста Ифрат ага Хисамов  һәм аның тормыш иптәше Әнисә ападан бик күркәм сүзләр ишетергә туры килде. Ифрат ага, чын мәгънәсендә, алтын куллы ир-ат, аның белмәгән һөнәре юк иде. Ифрат аганың Рөстәмгә тимер пластинкалардан кубызлар, чаңгы таякларыннан курайлар, Казандагы ташландык өйләрдә табылган иске, кибеп беткән такта башларын эшкә яраклаштырып, бәләкәй гармуннар һәм башка уен кораллары ясап бирүе турында Әнисә ападан белдем. Иренең көрәктәй зур куллары эшләгән нәфис уен коралларында Рөстәмнең чын могҗиза тудырып уйнавы турында ул, сүз чыкканда, гаҗәпләнеп, сокланып, горурланып әйтеп куя иде. Әнисә апа белән бер фәнни-тикшеренү оешмасында – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында озак еллар эшләдем. Бер тапкыр аларның фатирында да булырга туры килде. Нәкъ шул очрашуда Әнисә апа безгә Ифрат останың кайбер серләрен ачты, аның тарафыннан ясалачак уен коралларының эшләнмәләрен, материалларын күрсәтте. Безнең кебекләргә алар “чүп-чар” булса, оста өчен чиксез кыйммәтле материал – анысын гына аңлыйбыз. Ифрат ага кулы белән юктан бар ителгән уен коралларында Рөстәм Вәлиевнең ничек итеп искиткеч моңлы һәм тылсымлы көйләр чыгара алуын гына аңлавы кыен. Борынгы төрки бабаларыбыздан килгән курай һәм кубыз моңнары аның башкаруында халык күнелләренә тирән үтеп керә алды, милли хисләр уятты. Музыкантның уңышларында Ифрат останың да өлеше шактый булуны ассызыклау өчен язам боларны. Шунысын да өстәп әйтим: көен композитор Ифрат Хисамов язган “Агыйделкәй”, “Ак каеннар”, “Балыкчы җыры”, “Бәрәңге”, “Ромашка”, “Укытучыма”, “Умартачы сөйгәнем”, “Утыр әле яннарыма”  һәм башка җырлары, аның эшкәртүендәге “Ай, былбылым”, “Әпипә” кебек татар халык җырлары, композитор тарафыннан халык көйләрен эшкәртү ысуллары Рөстәм Вәлиевның музыкаль иҗатына җитди йогынты ясый. Әнисә апа әйтүенчә, яшь аермалары зур булуга карамастан, бу ике ир-егет бер-берсен ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшиләр. Рөстәм Вәлиев үзе дә төрле милли уен коралларын җыю белән мавыккан икән, алар янында фоторәсемгә төшәргә дә яраткан.

...Шәхесләр торып-торып сагындыра, аларның тормыш юллары, язмышлары еллар узган саен ныграк кызыксындыра. Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында туып үскән, «Идел» халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовның рус халкы мохитендә тәрбияләнгән Рөстәм Вәлиевның Самарада вакытта ук татар көйләрен шулкадәр оста уйнавын искәртеп гаҗәпләнүе мине уйландырды. Рөстәм Вәлиев 1961 елның 27 октябрендә Самара шәһәрендә туа, рус мәктәбен тәмамлый. Димәк, аның бу сәләте сәнгатькә гашыйк булган әти-әнисеннән килә, алар әкренләп Рөстәмгә дә татар милли көйләрен һәм гореф-гадәтләрен сеңдерәләр. Аның әтисе Шәрифулла ага Самара өлкәсенең Елхово районы Губан авылында, әнисе Әдия апа, әйтелгәнчә, Ульяновск өлкәсенә керүче Әбдери авылында туып үсәләр. Рөстәмнең гармунда уйнау сәләте әтисеннән киләдер, чөнки Шәрифулла ага гармунда оста уйнаган диләр. Безнең якларны алсак, Бөек Ватан сугышыннан соң, аеруча “Хрущев җепшеклеге” елларында Губан, Әбдери, Лабит һәм илнең башка бик күп татар авылларында яшьләрнең гармунда һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәнү омтылышлары үсә. Бу процесс (татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә шулай булгандыр дип фаразлыйм), беренчедән, татар авылларында үзешчән җыр һәм бию коллективлары, һәвәскәр җырчыларның чыгышлары киң колач белән үсеш алу, икенчедән, авыл кибетләренә гармуннар һәм кайбер башка уен коралларының ирекле сатуга чыгуы, өченчедән, авыл клубларына татар профессиональ җырчылары, биючеләре һәм музыкантларының килүе ешаю белән бәйле дип уйлыйм. 1960 еллардан башлап, татар авылларына Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рахимкулов кебек күренекле җырчылар җитәкчелегендәге концерт бригадалары йөри башлый. Менә бу уңай шартлар татар халкының борынгыдан килгән һәм 1920–1940 елларда сүлпәнәйгән милли-музыкаль көнкүрешен җанландырып җибәрә. Музыкага һәм җырга сәләтле балалар уен коралларында, аеруча тальян гармуннарда, уйнарга өйрәнәләр һәм һәвәскәр башкаручылар әдәби-музыкаль тамашаларында уйнарга һәм җырларга омтылалар.

Шулай итеп, татар авылларында гармунчы һәм җырчылар саны елдан-ел арта - үсә башлый. Губанда бу музыкаль күтәрелешнең ничек барганын әйтә алмыйм, ә менә Әбдери һәм Лабит авылларында 1960–1970 елларда булган музыкаль процесс турында берничә сүз әйтәсем килә. Бер күңелле вакыйга әле дә хәтеремдә. 1967 ел, ул вакытта мин Әбдери сигезьеллык мәктәбенең 1 нче сыйныфында укыйм. Нинди бәйрәм булгандыр, әйтә алмыйм, әмма 8 нче сыйныф укучылары Фәрит Вәлиәхмәт улы, Ирек Нуркай улы Галимовларның (икесе дә Әбдеридән) – баянда, ботаника, зоология, анатомия, химия укытучысы Фәнүзә Шиһап кызы Камалованың (ялгышмасам, ул чыгышы белән Татарстанның Кама елгасы аръягыннан иде) мандолинада матур итеп уйнаганнары бүгенгедәй күз алдымда. Бу трионың чыгышы мин - бала өчен гаҗәеп бер хәл булды. Фәнүзә апа скрипкада да бик яхшы уйный иде. Ә бит скрипка һәм мандолина кебек уен коралларында уйнау безнең як авылларында ул вакытта да һәм хәзер дә бик сирәк очрый.

Әйтеп киткән елларда, кагыйдә буларак, сыйныф (ул вакытта – класс) җитәкчеләре елына бер тапкыр булса да укучылар белән концерт әзерләп куярга тиеш һәм менә шул чараларны үткәргән вакытта укытучылар авыл гармонистларын чакырырга тырышалар иде. Хәтерлим, 3 нче сыйныфта укыган вакытта беренче укытучым Рәисә апа Сәгыйрова үзенең кече энесе Наил абыйны чакырып уйнатты. Безгә дә татар җырларын гармунга кушылып җырлау бик күңелле булды. Шундый Фәнүзә, Рәисә апалар кебек укытучылар кайбер җыр-музыкага сәләтле укучыларга сәнгатькә юл ачтылар. Шулар арасында сигезенче сыйныфта трио составында уйнаган Фәрит Галимов та бар. Ул башта Ульяновск мәдәни-агарту училищесын, аннары Казан мәдәният институтын тәмамлый. Озак еллар буе Самара шәһәренең атаклы П.М.Милославов исемендәге Идел буе халык хорында баянчы булып эшли, оста музыкант булып таныла. 1990 елларда Фәрит ага Казанга күчеп килә һәм сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам итә. Күпмедер вакыт танылган җырчы Фердинанд Сәлахов төркемендә эшли, гастрольләрдә йөри. Алар якташы Рөстәм Вәлиев белән аралашып торалар.

...Губанның сәнгати тормышында шундый ук процесс баргандыр, охшаш хәлләр булгандыр, татар яшьләре милли сәнгатькә тартылганнардыр дип уйлыйм, чөнки бу авыл гореф-гадәтләре ягыннан Әбдери-Лабитка бик якын. Бу ике авылга дистәләгән Губан кызы килен булып төшә, ә Губан егетләре булачак хәләл җефетләрен Әбдери-Лабитта табалар. Шулар арасында, әйткәнемчә, Рөстәм Вәлиевнең әнкәсе Әдия апа да бар.

Кечкенәдән баянда уйнарга яраткан уллары Рөстәмне әти-әнисе Куйбышев (хәзер - Самара) шәһәренең сәнгать мәктәбенә укырга бирәләр. Сәнгать мәктәбеннән соң, укуын ул Куйбышев шәһәренең музыка училищесында дәвам итә, аны баян классы буенча тәмамлый. Училищеда укыган вакытта ук, унҗиде яшеннән, «Ялкынлы яшьлек» татар җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп кабул ителә, ансамбльнең төрле гастрольләрендә катнаша. Соңрак читтән торып Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт косерваториясененең халык уен кораллары факультетында укый. Рөстәм Вәлиев бу югары уку йортын 1988 елда тәмамлый, халык уен кораллары оркестры музыканты, музыка укытучысы һәм дирижер белгечлеге ала. Консерваториядә уку чорында 1984 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Филармониядә эшләү аны татар эстрадасының Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллина кебек иң якты йолдызлары белән таныштыра, якынайта. Хәер, ул вакыттагы сәхнә осталары үзләренең “йолдыз” икәнлекләрен дә белмичә халыкка фидакарьләрчә хезмәт итү юлында була, ә  Рөстәм аларның иң яраткан һәм ихтирам иткән баянчысы булып җитешә.

Халыкка танылуны һәм уңышны музыкантка Илһам Шакиров белән хезмәттәшлек китерә. Көчле, матур тавышы, татар көйләрен кабатланмас итеп башкаруы белән Илһам абыйсы Рөстәмгә татар халкы җыр сәнгатенең тирән, серле эчтәлеген аңларга һәм миллият дөньясын ачарга булыша. Рөстәм Вәлиев утыз еллап Илһам Шакировның аккомпаниаторы була, аның белән күп меңләгән чакрымнар уза, чит илләргә гастрольләргә чыга, дөнья күрә. Шул еллар эчендә ул үзе дә төрле халык уен коралларында уйнаучы оста музыкант буларак таныла, курай, кубыз, сорнай, кечкенә гармуннар һәм башка уен коралларында шаккаткыч итеп уйнарга өйрәнә. Рөстәм бәяләү өчен сүзләр табалмаслык, кабатланмас уйнау осталыгы белән Татарстан һәм Россиядә, татарлар күпләп яши торган элеккеге совет республикаларында – хәзерге якын чит илләрдә генә түгел, ә Америка, Канада, Финляндия, Төркия кебек илләрдә дә таныла. Замандашлары аны: “Туй һәм башка мәҗлесләрдә дә уйнарга кыенсынмый иде. Казанның берәр ресторанында туй узамы, Мәскәүдә Чайковский исемендәге Концерт залында берәр фестивальме, иксез-чиксез Россиянең берәр төбәгендә Сабан туемы, дөньяның берәр кыйтгасындагы милләттәшләребез чакырып аламы – Рөстәм Вәлиев самолетка утырган булыр, менә шул вакыйгаларның үзәгендә кайнар”, - дип искә алалар.

Рөстәм Вәлиев үзен халык уен коралларында уйнаучы гына итеп түгел, ә җыр һәм көй иҗат итүче буларак та таныта. Ул гомере тиздән өзеләчәген сизгән сыман, ашыгып иҗат итә, бер-бер артлы җырлар, көйләр яза. Шулар арасыннан татар халкында иң популяр  әсәрләре –  “Агымсу” (Рөстәм Вәлиев сүзләре), “Бәхет өчен” (Фирая Зыятдинова), “Сине көтәм” (Алмаз Хәмзин), “Яшәргә тудык бу дөньяга” (Радик Хәсәнҗанов). Иҗат иткән җыр һәм көйләренең хәзерге көнгәчә искермәвенең хикмәте, мөгаен, аның көйдән-көйгә, җырдан-җырга яңалык таба белүендә, татар һәм башка төрки халыкларның борынгы уен кораллары моңнарын оста куллануында, үз-үзен һәм башка иҗатчыларны кабатламаудадыр дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Җырларын ул хәзерге күп кенә шагыйрь һәм композиторлар кебек көндәлек ихтыяҗны чамалап түгел, ә вакыт - хөкемдар иләгенең кылдан нечкә булачагын яхшы аңлап, киләчәкне күзаллап язарга омтылды дип әйтеп була. Ышанам, аның колакка тиз кереп, күңелгә тиз сеңә торган үзенчәлекле җырлары һәм көйләре халык хәтерендә онытылмыйча озак яши торган музыкаль әсәрләр булыр. Бүген Рөстәм Вәлиев әсәрләренең татар һәм башкорт эстрадасы осталары тарафыннан башкарылуы шуны раслап тора.

Музыкант Рөстәм Вәлиев эшчәнлегенең тагын бер өлкәсен искә алмасак, без аның иҗатын тулаем колачламабыз. Ул татар милли музыкасы һәм Идел буенда яшәүче башка халыкларның милли музыкасына багышланган 20дән артык аудиодиск иҗат итә.  Бу инде – үзенең өч дистә елдан арткан иҗатын туплаган, татар халкына һәм башка төрки, фин-угор халыкларына калдырылган мәңгелек мәдәни мирас. Аның киләчәк буыннарның сәнгати ихтыяҗларын кайгыртып язылган һәм 2000 елда дөнья күргән «Самоучитель игры на тальянке и хромке» һәм «Обработка татарских народных мелодий для баяна» китаплары шулай ук бәһаләп бетергесез мәдәни мирас.

Табигый музыкаль таланты, тырышлыгы, татар халкы һәм башка төрки халыклар музыкаль фольклорын тирән белүе, уен коралларында искиткеч оста уйнавы белән Рөстәм Вәлиев үзенә бик газиз халкының әйдәп баручы музыкантларыннан берсенә, милләтпәрвәренә  әверелде. Ул – татар халкының горурлыгы, мәңге сүнмәс йолдызы. Сәнгать олимпында бүген аның урыны буш. Әлбәттә, халык уен коралларында уйнаучы музыкантлар  күп, ә Рөстәм Вәлиев кебек баян, курай, кубыз, сорнай һәм кечкенә гармуннарда оста уйнаучылар юк дип әйтеп була. Уен коралларында уйнауның хикмәтен үзенчә ача белгән моңсар егет күпләрнең хәтерендә киң күңелле, ачык йөзле шәхес булып истә калды.   

Рөстәм Вәлиев арабыздан бик яшьли, нибары 52 яшендә китеп барды. Иҗат итү дәверендә музыкантның сәнгатьтәге казанышлары Россия һәм Татарстан дәүләт оешмалары тарафыннан төрле мактаулы бүләкләр белән бәяләнде, үзе җәмәгатьчелекнең ихтирамын һәм мәхәббәтен тоеп яшәде. Ул, әлбәттә, аларга БИК лаек. Рөстәм Вәлиев – татар баянчылары арасында Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булган (2011 ел) бердәнбер музыкант. 2006 елда аңа Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелде. Ул Фәйзулла Туишев исемендәге I нче гармунчылар конкурсы лауреаты (Казан, 1988), Халык уен коралларында уйнаучыларның IV нче Бөтенроссия конкурсы дипломанты (Түбән Новгород, 1990),  профессиональ гармунчылар конкурсының гран-при иясе (Казан, 1995) һ.б.

Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиев – милләттәшләренә зур сәнгать мирасы калдырган, исеме киләчәк буыннар өчен талисманга әверелгән шәхес. Аның исемен мемориаль элмә такталарда, урамнарда, паркларда, фестивальләрдә   мәңгеләштерүне бик кирәкле эш дип саныйм. Без әле аны югалту фаҗигасенең зурлыгына төшенеп кенә киләбез шикелле. Ә Рөстәм Вәлиевның бакый дөньядагы мирасы үзенең игелекле эшен дәвам итә, аның җырларын һәм көйләрен татар-башкорт һәм башка төрки халыкларның сәхнә осталары яратып башкаралар. Мин шәхсән музыкант Рөстәм Вәлиевның иҗатын Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә бик лаек дип табам. Әлеге дәрәҗәле бүләккә инде дөньялыктан кичкән шәхеснең лаеклы хезмәтләрен тәкъдим итү һичкемне гаҗәпләндермәстер. Бу Тукай бүләген тапшыру тарихында булмаган эш түгел.  

Мәкаләнең йомгагында Рөстәм Вәлиевкә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган фестивальне оештыру эшләренең башлап җибәрүчесе турында беркадәр сүз әйтәсем килә. Эмиль Назыйф улы Шәкүров 1965 елда Лабит авылында туа, шунда үсә, бүген туган авылында эшмәкәр  тормышы белән көн күрә. Хәзер ул Лабит мәчете мулласы гына түгел, Әбдери җирле җәмәгать үзидәрәсе рәисе дә. Эмиль Шәкүров 2014 елның җәендә Лабит-Әбдери Сабан туен оештырды һәм бик уңышлы үткәрде. Әлеге Сабан туе бу авылларда туып үскән, инде башка җирләрдә яшәүчеләр өчен зур бәйрәм булды. Рөстәм Вәлиевны искә алу фестивале дә авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен олуг тантана булыр дип ышанам. Уздырылган бәйрәм бу чарада катнашучыларның күңелләренә тирән сеңеп калыр, киләчәктә якташларым арасыннан Рөстәм Вәлиевның музыкаль шөгылен дәвам иттерүчеләр чыгар дип өметләнәм.

Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,

тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.