Үрнәк гаилә

Өлкә Хөкүмәтендә Халыкара гаилә көне уңаеннан төбәгебезнең үрнәк гаиләләрен хөрмәтләделәр. Анда “Ел гаиләсе-2023” өлкә конкурсында катнашучылар чакырулы иде.

Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылыннан Илдар һәм Галия Гиматдиновлар гаиләсе өлкә конкурсының “Авыл гаиләсе” номинациясендә үзенең иҗади осталыгын күрсәтте.

“Безгә “Яшь гаилә” яки “Иҗади гаилә” номинациясенә заявка бирергә тәкъдим иткән иделәр. Ә без “Авыл гаиләсе”н сайладык. Чөнки туган авылыбыз Урта Терешканы бик тә яратабыз, аңардан башка бер көн дә яши алмыйбыз. Аның кабатланмас табигате, игелекле, тырыш кешеләре көч-дәрт, илһам өсти. Безгә – бүгенге буынга авылны тулы канлы тормыш белән яшәтү, әби-бабаларыбыздан рухи мирас булып күчкән милли, дини гореф-гадәтләр һәм йолаларны кадерләп саклап, бала-оныкларыбызга тапшыру бурычы йөкләнгән”,- ди Галия Гиматдинова.