“Тукай минем күңелемдә”

Ульяновск шәһәренең Железная Дивизия исемендәге 30 нчы гимназиясендә “Тукай минем күңелемдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Милли бәйрәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел булуга багышланган иде.

Әдәби-музыкаль чара гимназиянең инициативалы, ижади эшләүче педагогы -рус теле һәм әдәбияты укытучысы, “Татар теле һәм мәдәнияте” түгәрәге җитәкчесе Гөлнара Ахметшина тарафыннан оештырылган иде. Анда мөхтәрәм кунаклар – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы җитәкчесе Рамил Абитов катнашты.

Гимназиянең актлар залына җыелган балалар Габдулла Тукайның биографиясе – тормыш һәм иҗат юлы, бай әдәби һәм рухи мирасы белән таныштылар. Аннары Гөлнара Фазыл кызы җитәкчелек иткән татар түгәрәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар үзләренең иҗади осталыгын күрсәтте. Алар рәхәтәләнеп, онытылып китеп, татарча биеделәр, җырлар башкардылар, Тукайның туган як, авыл турында шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук “Габдулла Тукай әкиятләре” дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Тимерьюл районы мәктәпләре һәм балалар бакчаларында татар теле һәм мәдәниятен өйрәнү буенча түгәрәкләр булдыру мәсьәләсе көн тәртибендә. Белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән бу турыда сөйләшүләр алып барабыз. Мисал өчен, 30 нчы гимназия әлеге эшкә җитди рәвештә алынды. Укытучы да табылды, балалар да теләп йөри. Ә без дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары кайтартырга ярдәм итәбез”,- ди җирле автономия җитәкчесе Рамил Абитов.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.