Раббыбыз эш-гамәлләребездән разый булсын!

Җомга вәгазе

Кадерле мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбез барлык гамәлләребезне дә бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән кылу кирәклеге хакында булыр.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әгәр берәү Раббысы белән яхшы хәлдә кавышырга өмет итсә, ул кеше яхшы эшләр эшләсен, изге гамәлләр кылсын, әмма Раббысына гына кылган гыйбадәтендә һичкемне шәрик - тиңдәш кылмасын! (күрсәтер өчен түгел, Аллаһы Раббыбызның ризалыгы өчен эшләсен)" (“Кәһеф” сүрәсе, 110 нче аять).

Гамәлләребезне Аллаһы Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен түгел, ә башка ният белән кылсак, эшләгән эшебез бушка булачак. Ахирәт көнендә Аллаһы Тәгалә андый кешеләргә: “Җир йөзендә яшәгәндә кем ризалыгын алыр өчен гамәл кылган булсагыз, барыгыз, шуңардан әҗер алыгыз!”- дип әйтәчәк.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисе-шәрифендә болай дип әйткән: “Безгә кадәр яшәгән өммәтләрдән өч кеше ерак юлга сәфәргә чыккан. Караңгы төшкәч, алар тау мәгарәсенә кереп төнне уздырырга җыенган. Ләкин тау башыннан тәгәрәп төшкән зур таш чыгу юлын каплап куйган. Бу хәлгә юлыккан кешеләр нәрсә эшләргә белмичә аптырап калганнар.

Шунда берсе, безне бу хәлдән изге гамәлләребезне искә төшереп, алар аркылы чын күңелдән кылган догаларыбыз гына коткара ала, ди. Һәм ул болай дип дога кыла башлый: “Әй, Аллаһым! Минем олы яшьтәге әти-әнием бар иде. Алар ашап бетермичә, гаиләмне беркайчан да өстәл артына утыртмадым. Шулай бер көнне терлек азыгы хәзерләргә киттем. Өемә соң гына кайттым. Сыерларны саудым да, әти-әниемнең хәлен белергә кердем. Алар йокларга яткан иде. Аларны уятырга теләмәдем, шуңа күрә гаиләмне һәм балаларымны ашата алмадым. Савыттагы сөтне кулыма тотып, таң атканчы алар янында басып тордым. Балаларым елап янымда йөрделәр, әти-әниемә сөтне эчергәннән соң гына гаиләмне ашаттым. Йа, Раббым! Әгәр бу эшне Синең ризалыгыңа ирешү хакына эшләгән булсам, шул гамәлем хөрмәтенә безне авыр хәлдән коткар”. Шуннан соң таш бераз урыныннан селкенә һәм ачыла төшә, ләкин кеше чыгарлык ара булмый әле.

Икенче кеше кулларын күтәреп дога кыла һәм болай дип әйтә: “Әй, Раббым Аллаһ! Минем абыемның кыз баласы бар иде. Аны ир кеше буларак нык һәм көчле итеп яраттым. Шул кызның минеке булуын теләдем. Ләкин ул моңа каршы иде. Бер елны каты ачлык булды. Абыемның кызы яныма килеп, авыр хәлдә булулары һәм мохтаҗлык кичерүләре, ачлыктан интегүләре турында сөйләде. Мин аңа, әгәр минем белән булырга ризалашсаң, сиңа ике йөз егерме алтын акча бирәм, дип әйттем. Ул моңа ризалашты. Аның янына килә башлагач: “Бу эшне эшләү сиңа хәләл түгел, Аллаһыдан курык!”- диде. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, аны ничек кенә теләсәм дә, кире борылып киттем һәм аңа кагылмадым. Ике йөз егерме алтын акчаны кире алмадым. Әй, Аллаһым! Әгәр бу эшне Синең ризалыгыңа ирешү өчен, Синнән куркуым аркасында гына эшләгән булсам, безне бу авыр хәлдән коткар”. Шуннан соң таш тагын бераз гына урыныннан кузгала һәм юл ачыла төшә, ләкин кеше чыгарлык булмый әле.

Өченче кардәшләре Аллаһы Тәгаләгә болай дип ялвара: “Әй, Раббым! Үз вакытында күп эшчеләрне яллап эшләтә идем. Эшләрен бетергәч, акчаны үзләренә вакытында түләдем. Бер эшче эшләп бетергәч, ашыгып өенә кайтып китте һәм аңа акчасын бирергә өлгерә алмадым. Аның акчасын үз акчама кушып, эштә куллана башладым. Һәм ул кешенең акчасы зур байлыкка әйләнде. Беркөнне ул яныма килеп, элек эшләгән эше өчен хезмәт хакын бирүемне сорады. Мин аңа дөяләр, сыерлар, сарыклар һәм колларны күрсәттем һәм, болар бөтенесе дә синеке, алып китә аласың, дип әйттем. Теге кеше, болай шаяртма инде, ни өчен мыскыл итәсең, диде. Мыскыл итмим, дөресен сөйлим, дидем. Шуннан соң ул бөтен колларны һәм терлекләрне үзе белән алып китте. Әй, Аллаһым! Әгәр бу эшне Синең ризалыгыңа ирешүне өмет итеп һәм кеше хакына керүдән куркып эшләгән булсам, безне шул авыр хәлдән коткар”. Бу сүзләрне әйткәч, таш тагын да күбрәк кузгала һәм кеше сыярлык ара барлыкка килә. Алар өчесе дә мәгәрәдән исән-сау чыгып, юлларын дәвам иттерә (Имам Әл-Бохари хәзрәтләре риваяте, №2272).

Без шушы мәгарәдә калган өч кеше урынында булсак, нинди догалар кылыр идек икән соң? Аллаһы Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен эшләгән нинди гамәлләребезне искә төшерер идек? Әгәр шундый изге гамәлләребез күп булса, димәк, бу дөньяда бушка яшәмибез! Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең ризалыгына ирешерлек гамәлләр кылырга насыйп итсен! Безне дөнья вә ахирәт бәхетенә ирештерсен! Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.

 

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда сугышучы хәрбиләребезнең сугышчан рухын ныгыт, аларга гаделсезлекне (сатанизм – шайтанчылык) тиз арада җиңәргә насыйп ит!

Йә, Аллаһ, дөреслек һәм гаделлек хакына үзләренең гомерләрен корбан иткән сугышчыларыбызның (шаһитләрнең) рухларын шат кыл!

Йә, Аллаһ, безгә Синең ярдәмеңә генә таянып, барлык сынауларыңны да лаеклы рәвештә үтү мөмкинлеге насыйп ит!

Йә, Аллаһ, Үзеңнең колларыңны төрле бәхетсезлек, явызлык һәм яманлыклардан сакла!

Йә, Аллаһ, Синнән ярдәм, саклавыңны һәм яклавыңны сорыйбыз.

Йә, Аллаһ, җир йөзендәге барлык кешеләргә дә тынычлык һәм татулыкта яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсәң иде. Әмин.

 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Ульяновск шәһәренең “Юго-Западный” микрорайонында төбәгебездәге иң зур мәчетне төзү эшләре ахырына якынлашып килә. 100 яки 1000 сум акчабызны сәдака итеп тапшырып, барыбыз да шушы изге эштә катнашсак, Аллаһы йорты төзелеп бетәр, ин ша Аллаһ. Тагын бер тапкыр исегезгә төшереп үтәбез: мәчет төзүгә үз өлешеңне кертү – Кыямәт көнендә тәмуг утыннан котылуга сәбәп һәм җәннәттә үз йортыңны төзү мөмкинлеге ул. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кем Аллаһы хакына мәчет төзесә, Аллаһы аңа җәннәттә йорт салыр”,- дип белдерә.

Шушы изге эштә катнашуыгызны һәм әлеге хәбәрне барлык мөселманнарга – туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга җиткерүегезне сорыйбыз.