Изге бурыч

Гвардияле өлкән лейтенант Али Хасәнов - Зур Чирекле авылы егете. Ул махсус хәрби операциянең башыннан ук фашист калдыкларына каршы сугыша.

Али икенче тапкыр инде өенә ялга кайтып, туган авылы мәктәбенең укытучылары һәм укучылары белән очрашкан.

“Махсус хәрби операция зонасында хәл катлаулы булып кала һәм бабаларыбыз сөйләп калдырган Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтерләтә. Дошманнан азат ителгән шәһәрләр һәм авыллар халкы безне - сугышчыларны геройлар сыйфатында каршы ала”,-ди егет.

2011 елда Али Хасәновны Россия армиясе сафларына алалар. Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә радиотехника гаскәрләрендә хезмәт итә. Присяга кабул итеп, армия тормышына кереп чума. Төнлә тревога буенча йокыдан торып, КППда нарядлар үтәп, атышларга һәм хәрби өйрәнүләргә йөреп, характерын ныгыта һәм тәртипкә өйрәнә.

“Армия минем өчен тормыш мәктәбенә әверелде. Дисциплина, хәрби бурыч, дежурда тору, ир-егетләр арасында чын дуслык, бөтен эштә дә төгәллек төшенчәләре мине гомере озата барыр инде дип уйлыйм. Армия мине иң мөһим нәрсәгә - кемнең кем икәнлеген аңларга, чын дусларның кадерен белергә, өстенлекләрне билгеләргә өйрәтте. Шулай итеп, тормышымдагы бер елны бушка - заяга уздырмадым. Күп нәрсәгә төшендем, тәҗрибә тупладым.

Армиядә хезмәт итү - ул һәр гражданин өчен почетлы бурыч. Һәрбер чын ир-ат Туган иленә хезмәт итәргә, үзенең Ватанын, үзенең җирен, үзенең гаиләсен сакларга һәм якларга тиеш. Без - егетләр, бары тик шушы батырлык мәктәбен - армияне үтеп кенә чын ир-атлар була алабыз”,- ди Ватан сакчысы.

Али бер ел хезмәт иткәннән соң, гомерен армия белән бәйләргә ниятләп, өч елга контракт төзи. Ә инде контракты тәмамланганнан соң, хәрби хезмәткәр булу теләге белән Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков исемендәге Һава-космик оборонасының хәрби академиясенә укырга керә.

“Хәрби офицер профессиясен сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Бөтен гомеремне хәрби эшкә, Туган илебезне саклауга багышлыйсым килә. Мәктәпне тәмамлаучы егетләрне дә миннән үрнәк алырга чакырам. Россия Федерациясенең Хәрби Көчләре - дәүләтебезнең көче, куәте һәм терәге”,- ди хәрби хезмәткәр.

Хәрби академияне бетергәч, Алины Амур өлкәсенең Белогорск шәһәренә юнәлтәләр. Анда ул ике ел хезмәт итә. Украинада махсус хәрби операциянең беренче көнендә үк гвардияле өлкән лейтенант Али Хасәновны Донецк һәм Луганск өлкәләрен сакларга җибәрәләр. Менә икенче ел инде ул, газиз гомерен куркыныч астына куеп, Россия гражданнарының иминлеге һәм тынычлыгы, бәхетле киләчәге өчен сугыша.

Россия офицерына зур җаваплылык йөкләнгән. Әлеге җаваплылыкны башка бернинди һөнәр иясенең җаваплылыгы белән дә чагыштыруы мөмкин түгел. Якташыбыз адым саен шушы җаваплылыкны тоеп эш итә, хәрби антына тугрылык саклый.