Ашаган ризыкларыбыз хәләл булсын!

Җомга вәгазе

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез хәләл ризыклар белән генә туклану кирәклеге турында булыр.

Аллаһы Раббыбыз “Бәкара” сүрәсендә болай дип әйтә: “И, кешеләр! Җирдә хәләл, (бөтен шик-шөбһәдән) пакь булганнардан ашагыз. Шайтанның эзләреннән бармагыз, чөнки ул (шайтан) – сезнең ап-ачык дошманыгыз”.

Иман китергәннән соң, барлык фарыз гамәлләрне үтәү һәм хәрәмнән ерак булу – мөһим бурыч ул. Игелекле гамәлләр кабуллардан булсын өчен, иманга һәрчак тугрылыклы булырга һәм хәрәм эшләрдән сакланырга кирәк. Чөнки хәрәм нәрсә игелекле гамәлләр өчен тиешле әҗер-савапларны юк итә. Ислам хокукы белгечләре ашау һәм эчүгә бәйле мәсьәләләрне болай дип аңлата: “Ризыкны ачтан үлмәслек күләмдә ашау фарыз булып санала. Намазда басып торырга һәм ураза тотарга көч җитәрлек күләмдә туклану мөстәхәб булып исәпләнә, ягъни хуплана. Көч өстәү өчен ашау тыелмый (мөбәх), ә менә тамак туйгач та ашау хәрәмгә керә. Әмма тамак туйганнан соң да икенче көнне уразага керү нияте яки кунакның күңелен калдырмау теләге белән ашау хәрәм булып саналмый” (Дүрәрүл-Хүккәм фи Шәрхи гүрәрил Әхкәм, 309 нчы бит).

Ашау һәм эчү берничек тә яшәүнең төп максаты була алмый, ул фәкать гыйбадәтләрне тиешле дәрәҗәдә үтәү өчен генә кирәк. Шуңа күрә нәрсә тарыганны ашарга һәм эчәргә ярамый, бары тик шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән – хәләл нәрсәләрне генә кулланырга кирәк.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә гүзәл һәм гүзәллекне ярата”. Раббыбыз үзенең пәйгамбәрләренә кушканны башка кешеләргә дә әмер итә. Аллаһы Раббыбыз болай ди: “И, Рәсүлләр! Тәмле һәм хәләл нәрсәләрдән ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз” (“Әл-Мөэминүн”, 51). Башка аятьтә болай диелә: “И, иман китерүчеләр! Без сезне ризыкландырган пакь нәрсәләрне ашагыз” (“Әл-Бәкара”, 172). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) шушы изге аятьләрне укыганнан соң, юлга чыккан һәм Раббыбыздан ярдәм сораган бер җыйнаксыз кешене телгә ала. “Аның ризыгы, суы, киеме һәм көн күрү өчен малы – барысы да хәрәм. Шундый кешенең догалары ничек кабул булсын инде?”- ди Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) (Ихья Үлюмүд-Дин, 2 т., 235 бит).

Дин галиме Ибраһим бин Әдһәм (р.а.) болай дип әйткән: “Камиллеккә ирешүчеләр бары тик үзләренең ничек туклануларына игътибар биреп кенә камиллеккә ирештеләр” (Ихья Үлюмүд-Дин, 2 т., 239 бит).

Бензин белән эшләүче двигательгә мазут эләгеп сафтан чыккан, ватылган кебек, шикле булган ризык ашказанына эләккән кеше Аллаһы Тәгаләнең шәфкать һәм мәрхәмәтеннән, рухи азыктан мәхрүм ителә.

Безнең йөрәгебез, ягъни калебебез тәнебез өчен үзенә күрә компас кебек ул. Ул хәләл ризык белән тукланганда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы һәм рәхмәтенә ирешергә омтылачак. Әгәр инде тәнгә хәрәм ризык үтеп керсә, йөрәк – калеб үзенең юнәлешен үзгәртеп, начар юлны күрсәтәчәк.

Хәрәм ризык белән тукланучы органнар, начар максатлар булдыручы аппарат кебек, кешене бозыклыкка этәрә. Тыелган ризыклар белән тукланучы органнарда гөнаһлы эшләр кылу омтылышы өстенлек итәчәк. Организмның шундый халәттә булуы туачак балаларга да нык тәэсир итә.

Шулай бервакыт Әбү Бәкр (р.а.) сәхабә ялчысы китергән кәсәдән сөтне эчә һәм: “Каян бу сөт?”- дип сорап куя. “Мин берсенә юрадым, шуның өчен ул миңа сөт бирде”,- ди ялчысы. Шуннан соң Пәйгамбәребезнең сәхабәсе эчкән сөтен ашказаныннан кире чыгарырга тырыша. Аннары: “Йә, Аллаһ! Ашказанымда калган һәм каныма үтеп кергән тамчылардан котылырга ярдәм ит!”- дип әйтә (Ихья Үлюмүд-Дин, 2 т., 239 бит).

Ислам динендә туклану ул бинаның фундаментына – нигезенә охшаш. Әгәр нигезе нык булса, бина нык булып, беркайчан да ишелмәс. Ә инде нигезе черек булса, бина озак тормыйча, ишелеп юкка чыгачак. Аллаһы Раббыбыз “Тәүбә” сүрәсендә безгә болай дип әйтә: “Корылмасын Аллаһка карата тәкъвалыкка һәм (Аның) ризалыгына нигезләүче яхшыракмы, әллә корылмасын ишелеп төшәргә торган упкын кырына корган һәм шуның белән бергә җәһәннәм утына төшкәнме? Аллаһ (монафикълыкны сайлаган) залимнәр кавемен (аларны коткарачак юлларга) һидаять итмәс” (109).

Абдуллаһ бин Үмәр (р.а.) сәхабә болай дип белдергән: “Намазны еш укудан җәя (лук) кебек кәкре һәм уразаны озак тотудан салам кебек нәзек булсагыз да, хәрәм һәм шикле нәрсәләрдән читләшмәсәгез, сезнең гыйбадәтләрегез, догаларыгыз кабул булмас” (Ихья Үлюмүд-Дин, 2 т., 239 бит).

Шулай ук мөхтәрәм ибн Аббәс (р.а.) сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисен җиткергән: “Аллаһы Тәгалә кырык көн дәвамында хәләл белән тукланучының йөрәген – калебен нур белән нурландырыр, ул кешенең йөрәге хикмәт чыганагына әверелеп, авызыннан фәкать хикмәтле сүзләр генә чыгар” (Ихья Үлюмүд-Дин, 2 т., 235 бит).

Шулай бервакыт хөрмәтле сәхабә Сәд бин Әби Вәккәс (р.а.) Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янына барып: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Минем догаларым кабул булсын өчен, минем өчен догада булыгыз әле”,- дип сораган. “Әй, Сәд! Рөхсәт ителгән, хәләл һәм яраклы нәрсәләр белән туклан, һәм синең догаларың кабул булыр, кире кагылмас”,- дип белдерә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.).

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: һәрбер уйлый, фикер йөртә белүче, аек акыллы һәм иманлы кеше үзенең җаны - калебе тукланып торган нурны сүндерүче эш-гамәлләрдән читтә булырга, ерак торырга тиеш. Әлбәттә инде, мөселман кешесе ризыкның чиста һәм рөхсәт ителгән – хәләл, малның – итнең шәригать кануннары буенча чалынган булуына, ашамлыкның динебез кушканча алынуына һәм әзерләнүенә игътибар итәргә бурычлы. Ашый торган ризыкларыбыз, һичшиксез, хәләл юл белән табылган булырга тиеш. Хәләл, тыелмаган ризык юнәтү һәм тыелган, шикле ашамлыклардан читтә, ерак тору – иманлы кешегә йөкләнгән төп бурычларның берсе. Дини гыйлем алу һәм үз-үзләрен рухи, дини яктан камилләштерү юлына басучыларга бу аеруча да кагыла.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.