Намазда түбәнчелекле булыйк!
Җомга вәгазе
Бүгенге вәгазебез намазга әзерләнү һәм аны тетрәнеп уку темасына багышлана.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Әл-Мүэминүүн” сүрәсендә болай дип әйтә: “Иман китерүчеләр хәзердән уңышка иреште. Кемнәр намазларында түбәнчелеклеләр, буш нәрсәләрдән йөз чөерүчеләр, зәкят (гыйбадәтен) башкаручылар” (1-4).
Намаз уку – Ислам динендә иман кәлимәсеннән соң килүче иң мөһим багана. Намаз – гыйбадәт, аның өчен адәм баласы ахирәттә җавап тотачак, мөселман мөселман булмаган кешеләрдән нәкъ менә шуның белән аерылып тора, ул аны гөнаһлы эшләрдән саклый һәм начарлыклардан коткара.
Намаз, кешенең үзенең Раббысы каршына мигъраҗы һәм Ислам диненең нигезе буларак, түбәнчелекле башкарылырга тиеш. Намаз укуга физик яктан әзерләнү өчен тәһарәтләнергә кирәк. Монда истинҗа, истибра һәм истинка алу керә. Шулай ук намаз укуга бөтен күңел, йөрәк, калеб белән әзер булу мөһим. Бөтен игътибарны намаз укуга юнәлтүне намазның җаны белән чагыштырырга мөмкин. Намазны дөнья мәшәкатьләре турында онытып, бөтен күңелне биреп, җан тынычлыгы белән укырга кирәк. Бу нәрсәдә уңыш кешенең үзенең нәфесенә – начарлык эшләргә кушучыга, әмер итүчегә каршы көрәштә нинди уңышларга ирешүенә турыдан-туры бәйле.
Мөхтәрәм сәхабә Хәсән әл-Бәсри болай дип үгет-нәсыйхәтен биргән: “Рухи яктан әзерләнмичә укыган намаз гыйбадәт кылучыга карата җәзаны бары тик тизләтәчәк” (Ихья Үлюмүд-Дин, Шәехзадә, т. 3, 397 нче бит).
Тәкъва кешеләрнең берсе болай дип әйткән: “Акыл ияләре арасында шундый закончалылык бар: чирдән котылмыйча, авыруга хәтта иң затлы ризык та беркайчан да файда китермәс. Гадәти кеше белән дә шундый ук хәл: аңарда югарыда телгә алынган аятьтәге рухи авыру бетмичә, юкка чыкмыйча, намаз укудан һәм гыйбадәт кылудан үзенә файда алалмас”.
Димәк, шайтан вәсвәсәсенә бирелү һәм нәфесне (аммара) йөгәнли алмау аркасында барлыкка килгән рухи чирләрдән котылмыйча, йөрәкне, калебне намаз укуга әзерләве мөмкин түгел. Мондый кешеләргә барлык гыйбадәтләрне кылуы, аеруча да намаз укуы авыр булыр.
Шулай итеп, үзенең нәфесен (аммара) тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән кешенең иманы, гыйбадәтләре, аерым алганда, намаз укуы бары тик формаль характерга гына ия булачак, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Нәфеснең котыртып торуыннан котылу өчен сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) үзеннән килүче рухи мәрхәмәткә ирешү юлына басарга кирәк.
Физик һәм рухи яктан әзерләгәннән соң, түбәнчелек һәм буйсыну хисе белән намаз укуга керешергә кирәк. Кайбер галимнәр фикеренчә, тетрәнү хисе – ул йөрәкнең халәте. Шулай ук, намазда түбәнчелек һәм тетрәнү халәте гәүдәнең дөрес торышы нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип әйтүчеләр бар.
Чынлыкта, тетрәнү – “хушу” халәте йөрәктә, калебтә булып, физик халәттә чагылыш табачак. Хушу, йөрәккә тәэсир итеп, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм олуглыгы алдында кешенең көчсез бер зат икәнлеген күрсәтергә тиеш. Шулай итеп, шушы халәткә кергән кеше бөтен игътибарын тупларга һәм кирәкмәгән чит-ят уй-фикерләрен алып ташларга сәләтле.
Хушу – тетрәнүнең гәүдәгә физик тәэсире – ул тыныч кына басып тору һәм карашны сәҗдәгә юнәлтү, төрле якларга карамау осталыгы.
Аллаһы Раббыбыз “Та Һа” сүрәсендә болай дип әйтә: “...Миңа гына гыйбадәт кыл, намазны да Мине искә төшерер өчен укы” (14).
Мөхтәрәм сәхабә Нимәтулла Нәхчивани әлеге әмерне болай дип аңлаткан: “Намазда Аллаһыга рәхмәт әйтү һәм Аны искә төшерү өчен, намазны бөтен гәүдәң белән Раббыбызга юнәлеп укырга тырыш” (Фәуатихүл-Иләхийя вәл-Мәфәтихүл-Гәйбийя, 1 нче том, 510 нчы бит).
Давыт пәйгамбәрнең (а.с.) михрабына болай дип язылган була: “Әй, намаз укучы! Кем син? Кем бәндәсе син? Кем каршында басып торасың син? Кемгә ялварасың син? Кем синең сөйләвеңне ишетә? Һәм кем сине күзәтә?” (Иршаду-с-Сари Шәрхү Сәхих Бохари, 2 нче том, 71 нче бит).
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисе-шәрифендә болай дип әйтелә: “Иманлы кеше намаз укырга басканда, ул Аллаһы каршысына баса. Әгәр ул тирә-ягына каранса, Аллаһы Тәгалә аңа: “Кемгә таба син юнәлдең? Әй, Адәм баласы, Миңа таба борыл! Чөнки син борылып караган нәрсәләр белән чагыштырганда, Мин яхшырак”,- дип мөрәҗәгать итәчәк” (Рүхүл Бәйән, 6 нчы том, 67 нче бит).
Сәәдә бин Мусаййяба (р.а.) Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бер кешенең намаз укыган вакытта сакалын сыйпап торуын күргәч болай дип әйтүе турында тапшырган: “Әгәр аның йөрәгендә тетрәнү – хушу булса, ул гәүдәсенең барлык өлешләрендә чагылыш табар иде” (Иршаду-с-Сәри Шәрхү Сәхих Бохари, 2 нче том, 72 нче бит).
Мөхтәрәм Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисе-шәрифендә болай дип әйткән: “Мөхәммәд өммәтенә ияреп баручылар беренче итеп намазда тетрәнүне һәм тугрылыкны (вакытлыча бирелгән мөлкәтне кадерләп саклау) югалтырлар” (Абдуллах ибн Мөбәрәк, Китабүз-Зүхдү вәр-Рәкәик, 56 нчы бит).
Кадерле мөселман кардәшләр!
Хакыйкый иман һәм аеруча да намаз укуда чын буйсыну дәрәҗәсенә ирешү өчен без зур тырышлык һәм көч куярга бурычлы. Намазны Аллаһы каршында тетрәнү хисе белән тулыландырып, аны формаль, механик рәвештә укудан качарга кирәк. Шуны истә тотыйк: безнең гыйбадәтләребез камил түгел, аларда җитешсезлекләр һәм хаталар бик күп. Безнең алдыбызда шул хаталарны төзәтү, җитешсезлекләрне бетерү бурычы тора. Ислам хокукында болай диелә: “Тулы күләмдә башкаруы мөмкин булмаган нәрсәдән тулысынча читләшү, баш тарту дөрес түгел”. Ягъни идеал дәрәҗәсенә ирешеп булмаса да, игелекле, яхшы эштән баш тартырга һич тә ярамый. Шуңа күрә өметсезлеккә бирелмик, ышанычыбызны югалтмыйк, хакыйкатькә ирешү өчен тәкъва кешеләрнең һәм остазларның илтифатын табыйк һәм гыйбадәтләребезне, динебезгә хезмәтне бөтен көчебезне куеп дәвам итик.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.