Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Барчагызны да Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә безнең Рамазан аенда һәм аннан соң кылган гыйбадәтләребезне кабул кылсын, барча гөнаһларыбызны да гафу итсен, кичерсен, ярлыкасын.

Ураза бәйрәме – ул Раббыбызның олы шәфкате һәм мәрхәмәте, шатлык-сөенеч һәм гыйбадәт. Ул изге Рамазан аенда кылган эш-гамәлләребезгә өстәмә булып тора.

Зәкят әл-фитр сәдакасы бирү шул бәйрәмебез белән бәйле. Бу сәдака җаннарыбызны Рамазан аенда ялгыш әйтелгән буш һәм начар, әшәке сүзләрдән чистарта. Әлеге бәйрәмнең мәгънәсе искиткеч тирән: ул мөселманнарның бердәмлеген көчәйтә, туганлык җепләрен ныгыта, йөрәкләрне тоташтыра, фәкыйрьләр һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, аларга гает көне сөенече бүләк итү кирәклеге турында исебезгә төшерә, шулай ук гаиләләрне берләштерә.

Гает бәйрәме – ул фәкыйрьләргә сәдака бирү өчен иң күркәм көн, менә дигән мөмкинлек. Бер ай буе ураза тотып, иманын ныгыткан, нәфесен тыйган, мохтаҗларга ярдәм иткән һәм игелекле гамәлләр кылган мөселманнар өчен Ураза бәйрәме ул мөбарәк Рамазан ае белән хушлашу мизгеле.

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Без һәр өммәт өчен гыйбадәтләр билгеләгән идек, һәм алар шуның белән гыйбадәт кылалар” (“Әл-Хаҗ”, 67).

Ибн Әббәс (р.а.) болай дигән: “Гыйбадәт сүзе (әлеге аятьтә) бәйрәмне күз алдында тота”.

Ул (р.а.) шулай ук болай дип әйткән: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәдинәгә килгәч, без ике бәйрәмне билгеләп үтә идек. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безгә: “Раббыбыз сезнең бәйрәмнәрегезне иң яхшыларына – Ураза бәйрәме белән Корбан бәйрәменә алмаштырды”,- дип әйтте” (Тирмизи).

Ураза бәйрәмен билгеләп үтү традициясе мөэмин-мөселманнарга бер-берсен: “Тәкәббәлә-Лләһү миннә вә минкүм”, ягъни “Аллаһы бездән һәм сездән кабул кылсын” яки “Бәйрәмебез мөбарәк булсын” дип сәламләргә куша.

Ислам динендә ике бәйрәм – Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме бар. Һәм алар икесе дә динебезнең баганалары булып саналган төп, бөек гыйбадәтләрне үтәгәннән соң билгеләп үтелә.

Мәсәлән, Корбан бәйрәме Гарәфә көненнән соң ук була һәм хаҗ кылу көненә туры килә. Ә Ураза бәйрәме әҗер-саваплар арттырып бирелгән айны ураза тотып, тәравих намазлары укып үткәргән Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә. Мөэмин мөселман бу көннәрдә мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кыла, Аллаһыга гыйбадәт кылуга бөтен көчен һәм тырышлыгын юнәлтә, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтыла. Бу бәйрәмдә безнең өчен бик күп файда бар бит. Иманны ныгыту, гыйбадәт кылу һәм дин кардәшләребез белән бергә җыелышу файдасы ул.

Бәйрәм – ул Ислам диненең бер йоласы. Аны үткәрүдә олы хикмәт һәм әйтеп бетергесез зур файда бар. Әлеге файда мөэмин мөселманның иман ныклыгында, аның гыйбадәтендә, шәригатьтә һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Бу бәйрәмнең фани дөнья өчен дә, бакый дөнья өчен дә файдасы бар.

Иманны ныгыту өчен файдасына килгәндә, әлеге бәйрәм Аллаһының Бар һәм Бер булуын, коллары Аның кушканнарын үтәргә тиеш булуы турында исебезгә төшерә.

Бу бәйрәмнең шәригатебез өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Беренчедән, Ислам дине турында мәгълүмат, хәбәр тарала һәм халыкта кызыксыну туа, шулай итеп, динисламыбызны бозып, үзгәртеп күрсәтү очраклары кими. Хаклыкта, Ислам диненең нигезе нык, ул кешенең табигатенә тулысынча тәңгәл килә. Ислам дине җан белән тәнгә гармония бирә. Динисламыбыз кануннарын балалар һәм өлкәннәр, хатын-кызлар һәм ир-атлар, грамоталы һәм грамотасыз кешеләр бик тиз өйрәнә, үзләштерәләр. Шул сәбәпле Ислам дине көчле, бөек һәм үзгәрешсез булып кала.

Ислам дине – билгеле, ачык нигезгә корылган саф вә пакь дин ул. Аның тәгълиматлары һәм кануннары төгәл күрсәтелгән һәм барысына да туры килә.

Ислам – тынычлык, гаделлек, иминлек һәм бәхет дине. Ул – туганлык һәм игелек дине. Әлеге дин фәкать яхшылыкка, игелеккә өнди һәм начарлыкны, явызлыкны тыя.

Ураза бәйрәменең җәмгыять өчен файдасы бар. Ул мөселманнарны берләштерә, бергә туплый һәм үзара дошманлык, хөсетлек хисләрен бетерә, юкка чыгара. Дин кардәшләр арасында үзара аңлашу, мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек хисе тарала.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Иманлы кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәт күрсәтүдә, бер-берсенең хәлен аңлауда бер тәнне хәтерләтә: тәннең бер өлешен авыру басып алса, бөтен тән йокысызлыктан интегә һәм кызыша башлый” (Бохари, Мөслим).

Бу бәйрәмебез файдалы, хикмәтле һәм максатлы да бит әле. Бу көннәрдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә һәм мәрхәмәтенә мохтаҗ булуларын, хәтта бер генә мизгел дә Аңардан башка яши алмауларын аеруча ачык күрсәтәләр. Бергә җыелып һәм бәйрәм намазына басып, хотбә һәм вәгазьләр тыңлап, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, мәрхәмәте киң булуына инанып, алар барлык проблемаларын хәл итүдә һәм хәлләрен яхшыртуда ярдәм итүен Аллаһы Тәгаләдән догалар кылып сорыйлар. Мөселманнар бәйрәм намазыннан өйләренә саф күңел, зур омтылыш белән кайта.

Ураза бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә гаилә башлыгы үзенең хатынына – хәләл җефетенә, балаларына, шулай ук туганнарына, кардәшләренә карата аеруча да юмартлык күрсәтергә тиеш. Мөселманнар бу көннәрдә бер-берсенә кунакка йөри, балалары белән бергә күңел ачу чаралары оештыра.

Ураза бәйрәме – ул бер генә көн. Нәкъ менә шул көнне ураза тоту тыела. Ә менә Шәүвәл аеның икенче һәм өченче көннәрендә уразага керергә ярый. Бу көннәрдә Рамазан аенда төшеп калган көннәр өчен ураза тотарга, шулай ук үз теләгең белән ураза тотарга рөхсәт ителә.

Хаклыкта, ураза тотуны дәвам итү теләге булу кабул ителгән гыйбадәтнең билгесе булып тора.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелгән: “Рамазан ае дәвамында ураза тотып, аннары Шәүвәл аенда алты көн ураза тотучыга Аллаһы Тәгалә ел буе ураза тотуга тиң әҗер-савапны бирер” (Мөслим).

Җир йөзендәге барча кешеләргә дә тынычлык, игелек һәм ныклы иман насыйп итүен телибез!

Бер-берегезне бәйрәм белән котлагыз һәм мөселман кардәшләребезне, якыннарыгызны, туганнарыгызны, күршеләрегезне шатландырыгыз, сөендерегез!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.