“Тәкәбберләнмә, әй, кеше кавеме!”

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез “Тәкәбберләнмә, әй, кеше кавеме!” дип атала.

Кайберәүләр, үзләре сайлаган дин юлын, үзләренең шәехләрен чиксез хөрмәт итүләрен, яратуларын күрсәтеп, бары тик без генә хак юлда, ә калганнар адашкан, шуңа күрә фәкать без генә шәфәгатькә, яклауга лаек, башкалар моңа лаек түгел, дигән фикерне алга сөрә. Бу фикер шәригатебез нигезләренә һич кенә дә туры килми.

Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк, шәфәгать – ул хакыйкать. Әгәр Аллаһы Тәгалә теләсә, Үзенең сайлап алынган колларына шәфәгатькә ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Әмма кемнең кемгә шәфәгатьче булачагы бары тик Раббыбызга гына мәгълүм. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Кем аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын?..” (“Әл-Бәкара”, 255).

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) яраткан, затлы кызы Фатыймага үгет-нәсыйхәте бик тә гыйбрәтле яңгырый: “Әй, Фатыйма, Мөхәммәднең, Аллаһы Рәсүленең кызы! Бары тик яхшы, игелекле гамәлләр кыл, алар Аллаһы Тәгалә кабул кылырлык булсын! (Синең атаң пәйгамбәр булуына өметләнмә!) Чөнки мин Аллаһының ачуыннан сезне коткара алмаячакмын (әгәр сез Аңа буйсынмаган булсагыз)” (Сәхих Бохари).

Шулай итеп, турылыклы колларына мәхәббәтне, хөрмәтне, аларга бәйле булуны ахирәттә уттан котылу мәсьәләсендә шәригать принципы итүчеләр үзләренә зур зыян китерә.

Кешеләрдән артык мактау сүзләре кабул иткән өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотарга туры киләчәге турылыклы колларның йөрәкләрен тетрәндерә. Нәкъ менә шуңа күрә турылыклы хәлиф Әбү Бәкер (р.а.) бервакыт үз исеменә мактау сүзләре ишеткәч, Аллаһы Раббыбызга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: “Әй, Раббым минем! Син мине үземнән дә яхшырак беләсең. Ә мин үземне алардан да яхшырак беләм. Йә, Аллаһ! Мине алар уйлаганнан тагын да яхшырак итсәң иде. Син мине гафу кыл, кичер, алар сөйләгәннәр өчен миннән сорау алма инде!” (Сүюти, Тәрихүл-Хүләфә).

Шул ук сәбәп аркасында турылыклы Хәлид Багдади (р.а.) үзенең кабер ташына бернинди мактаулар һәм эпитафияләр язмаска васыять әйтеп калдыра.

Шулай итеп, турылыклы хәлифләрнең чын дәвамчылары – алар шундый нәрсәләрдән йөрәкләре тетрәнгән, калебләре сыкранган иманлы кешеләр.

Шунысын да онытырга ярамый: күпләр үз пәйгамбәрләрен артык мактау, күтәрү аркасында гакыйдә - бер Аллаһыга инану кагыйдәсен боза һәм Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш нәрсәләр кыла.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) үзенең өммәтен шундый куркынычтан саклап калу ниятендә: “Мине кол һәм Аллаһының Рәсүле дип атагыз”,- дип әйткән (Сәхих Бохари).

“Мин лаек булганнан югарырак күтәрмәгез! Чөнки Аллаһы Тәгалә мине Үзенең колы итеп алды, аннары гына Үзенең Рәсүле итеп билгеләде” (Хәким).

Безнең Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең кол дәрәҗәсен, урынын бөтен нәрсәдән дә өстен күргән.

Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Җәбраил (р.а.) фәрештә белән әңгәмә корган. Шул мизгелдә күктән башка фәрештә килеп төшә. Җәбраил (р.а.), бу фәрештә фани дөньяга беренче тапкыр килде, дип әйтә. Әлеге фәрештә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) болай дип мөрәҗәгать итә: “Әй, Мөхәммәд! Мине синең яныңа Раббың җибәрде. Ул синең “пәйгамбәр-патша” яки “пәйгамбәр-кол” булырга теләвеңне белешергә кушты. Безнең Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Җәбраилгә (р.а.) карый, анысы: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Үзеңнең Раббың каршында тыйнак бул!”- дип әйтә. Шуннан соң Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.): “Мин пәйгамбәр-кол булырга телим”,- дип белдерә (Әхмәд).

Нәкъ менә шул вакыйгадан соң “кол хәле” иң дәрәҗәле, мактаулы исемгә әверелә, аңа һәрбер кеше ирешә ала.

Бер Аллаһыга гына инану формуласының сүз Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) турында барган өлешендә, беренче чиратта, ул нәкъ менә “кол” буларак телгә алына. Димәк, гомеребезнең һәрбер мизгелен Аллаһыга гыйбадәткә багышлап, ягъни колы булып кына Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә мөмкин.

Шулай ук барлык кешеләрнең дә зәгыйфь һәм җитешсезлекләре булуы турында онытырга ярамый. Хәтта пәйгамбәрләр дә, кешеләр булулары сәбәпле, “зәллә” – хата ясаганнар. Әмма Аллаһының аларны ярдәменнән ташламавы аркасында, хаталары төзәтелгән. Болар барысы да һәммә кешеләрнең, шул исәптән пәйгамбәрләрнең дә зәгыйфь булуы турында искәртә һәм өммәтләргә үзләренең пәйгамбәрләрен артык күтәрергә ярамавы турында искә төшерә.

Дин әһелләренә, рухи лидерларга ярату һәм хөрмәт хисләрен белдергәндә шәригать кануннары билгеләгән кысалардан чыкмаска кирәк. Югыйсә, рөхсәт ителгән кысалардан чыгучы кешеләр үзләренә зыян салу белән беррәттән, үзләре барган дин юлына да тап төшерәчәкләр. Мәсәлән, хәзерге вакытта куш тырнаклар эчендәге галимнәр юлыннан баручы кардәшләребез, имам Әбү Хәнифә (р.а.) хата ясаган, дип әйтәләр икән, алар имамнан күбрәк яки имам Шәфигыйга (р.а.) барып җитмәгән хәдисне яхшырак белүләрен күрсәтергә тырыша.

Мөселманнарның турылыклы хәлифе Усман: “Кыямәт көнендә - башка кешеләрне коткарылган, ә үзен һәлак булган итеп күрү – тәкъвалы колның бер билгесе”,- дип әйткән.

Шуны онытмыйк, исебездә тотыйк, җәмәгать: фәкать сынаулардан гына торган бу фани дөньяга без бер-беребезне мактау белән шөгыльләнү өчен килмәдек. Без барыбыз да бу җиргә, үзебезнең зәгыйфь, ярдәмсез, көчсез мәхлуклар булуыбызны аңлап, Аллаһы Раббыбызга хезмәт итү, гыйбадәт кылу өчен иңдерелгән. Әлеге вакытлыча дөньяда Аллаһыга гыйбадәт кылу иң зур, иң олуг дәрәҗә булып санала. Үзебезнең җитештезлекләребез һәм игелекле гамәлләребез белән Аллаһы каршында без фәкать коллар гына бит. Ә инде хәлебездән, көчебездән килгәнне барысын да эшләгәннән соң, Аллаһы Раббыбыздан безгә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуын, белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны кичерүен, гафу кылуын, ярлыкавын сорыйбыз.

Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аенда барыбызга да күркәм әхлакка ирешергә һәм Раббыбызның барлык әмер-кушканнарын үтәү өчен ныклы иманга ия булырга насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.