Ифтарлар үткәрик, тәравих намазыннан калмыйк!

Җомга вәгазе

Мөхтәрәм җәмәгать! Бу атнадагы хотбәбез изге вә мөбарәк Рамазан аенда ураза тоту, ифтар мәҗлесләре үткәрергә тырышу hәм тәравих намазын кылырга ашыгу кирәклеге хакында булачак.

Аллаhка шөкерләребез булсын, Раббыбыз әмер иткән гыйбадәтләрнең берсен үтибез - уразабызны тотабыз. Әллә ни сизәргә дә өлгермәдек, сагынып көткән Рамазан аебызның яртысы үтеп тә китте инде. Рамазанны hәрбер мөселман зур дулкынлану hәм түземсезлек белән көтеп ала, чөнки бу - гыйбадәт кылу hәм рухи яктан пакьләнү ае. Әлеге санаулы көннәрне мөселманнар динебез кушканнарны үтәп hәм мөмкин кадәр күбрәк изгелек эшләп үткәрергә тырышалар. Рамазан аенда ураза тоту - hәрбер мөселман кешесенә йөкләнгән бурыч. Ураза гарәпчә “сәум” дип атала hәм татар теленә тәрҗемәдә “тыелу” дигәнне аңлата. Шәригатьтә ул таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан hәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала.

Ураза тоту хакында сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) болай дип әйткән: «Һәр нәрсәнең зәкяте бар, тәннең зәкяте - уразадыр». Ураза тоту белән без тәнебезнең зәкятен үтибез hәм сау-сәлaмәт булуыбыз өчен Раббыбызга рәхмәтләребезне белдергән булабыз. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) башка хәдисендә болай дип әйтелгән: “Әгәр Аллаhының коллары Рамазан аенда булган фазыйләтне hәм бәрәкәтне белсәләр, алар бу айның ел буе булуын теләрләр иде”. Ураза мөселманның рухын пакьли, тамагы тук кешегә ач кешенең хәлен белергә, аңларга булыша, моңа өстәмә булып, ураза тотучы Аллаhы Раббысының hәрбер кешегә булган рәхмәтен дә тоя ала.  Берәр җитди хасталык булуы сәбәпле ураза тота алмаучы кешеләр фидия сәдакасын бирергә тиеш.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан агымдагы елга фидия сәдакасының күләме 200 сум итеп билгеләнде. Фитрa сәдакасының да күләме расланды: фәкыйрьләр өчен - 100 сум, зәкят түләргә мөмкинлеге булган мөселманнар өчен - 500 сум.

Рамазан аенда ифтар, ягъни авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрү дә бик саваплы гамәлләрдән санала. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) болай дип әйткән: «Бер кеше ураза тотучы кешене ифтар кылдырса, уразада булган кешегә Аллаhы Тәгалә күпме савап бирсә, ризык биреп авыз ачтыручы кешегә дә Аллаhы Раббыбыз шул кадәр үк әҗер-савап бирер hәм ураза тотучының савабыннан бернәрсә дә кимемәс». Ягъни арабыздан беребез кардәшләрен чакырып өендә ифтар мәҗлесе үткәрсә, өстәл артында ничә уразалы кеше ифтар кылса, Аллаhы Тәгалә аларның hәрберсенә биргән әҗерне, бер дә киметмичә, кунакларны чакыручы кешегә дә бирәчәк.

Шулай ук бу мөбарәк айда махсус бер намаз бар, аны тәравих намазы дип атыйлар. Тәравих намазы - Рамазан аебызның рухы. Бу намазны башка айларда телeсәң дә укып булмый бит. Рамазан аенда тәравих намазы укырга тырышу кирәклеге хакында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) болай дип әйткән: «Кем Рамазан аен чын күңелдән ышанып hәм Аллаhтан әҗер өмет итеп намазлар кылып үткәрсә, бу кешенең булган бөтен гөнahлары гафу ителер».

Аллаhы Раббыбыз үткәргән ифтарларыбызны, кылган намазларыбызны hәм тәравихларыбызны кабуллардан кылсын иде.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.

* * *

Йә, Аллаһ, безгә барлык сынауларны да лаеклы рәвештә үтәргә ярдәм ит!

Йә, Аллаһ, Синнән Җирне сугыш һәм кан коюлардан саклавыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Туган илебезне ачлык һәм ялангачлыктан, фетнәләрдән сакла!

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда сугышучы сугышчыларыбызның рухын ныгыт, безгә тиз арада Җиңү шатлыгын бүләк ит!

Йә, Аллаһ, дөреслек һәм гаделлек хакына үзләрен корбан иткән сугышчыларның (шәһитләрнең) рухларын шат кылуыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Үзеңнең колларыңны кайгы-хәсрәт, бәла-каза һәм явызлыклардан сакла! Бары тик Синнән генә ярдәм һәм яклау көтәбез! Чиксез Юмарт Раббыбыз, барча кешеләргә дә тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсәң иде.

* * *

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Менә изге Рамазан аеның уртасына килеп җиттек. Турылыклы хәлифләр заманыннан бирле Рамазан ае – Коръән уку һәм өйрәнү, игелекле гамәлләр кылу, шул исәптән ураза тотучыларны тукландыру ае ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзенең хәдисендә болай әйтә: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс” (Әхмәд, 5/192, әт-Тирмизи, 807, Ибн Мәҗәх, 1746).

14 апрельдә Ульяновскиның “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда узачак өлкә ифтары, Аллаһы насыйп итсә, быелның иң зур дини-иҗтимагый чарасына әверелер дип көтелә. Авыз ачар алдыннан күп санлы мөселманнар катнашында җәмәгать намазы укылачак, моның өчен Аллаһы тарафыннан күп әҗер-саваплар бирелер, ин ша Аллаһ.

Быел өлкә ифтарында 4 мең кеше катнашыр дип көтелә. Ифтарны оештыру өчен сәдаканы акчалата да, азык-төлек белән дә тапшырырга була, шулай ук оештыру эшләрендә катнашырга мөмкин. Барыгызны да изге эшкә кушылырга чакырабыз! Реквизитларны шәһәр һәм өлкә мәчетләрендә таратылган махсус буклетларда, шулай ук социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезгә табарга мөмкин.