Шәгъбан аеның фазыйләтләре

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез “Шәгъбан аеның фазыйләтләре” темасына булыр.

Безгә Рамазан аена якынлашу мөмкинлеге бирүе өчен Аллаһы Раббыбызга рәхмәт әйтәбез. Раббыбыздан безгә изге аебызга - ярлыкау һәм юмартлык аена кадәр яшәргә насыйп итүен догалар кылып сорыйбыз.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Шәгъбан аена аеруча зур игътибар биргән.

Хәдисләрнең берсендә Үсәмә бин Зәйднең (р.а.) Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле! Синең Шәгъбан аенда ураза тоткан кебек кайчан да булса ураза тотуыңны күргәнем юк”,- дип соравы турында китерелә. Рәсүлебез (с.а.в.с.) аңа болай дип белдерә: “Рәҗәб һәм Рамазан айлары арасындагы шушы ай турында кешеләр оныталар. Ошбу айда гамәлләр барча галәмнәр Раббысына барып ирешә һәм мин ураза тоткан вакыттагы гамәлләремнең Аңа барып ирешүен телим” (Нәсаи).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әлеге айның күпчелек өлешен ураза тотып үткәргән.

Аллаһы Тәгалә Шәгъбан аеның бер кичен аерым билгеләгән. Әлеге кич айның нәкъ уртасына, 14еннән 15енә каршы кичкә туры килә. Һәм ул Бәраәт кичәсе дип атала. Быел Бәраәт кичәсен 6 марттан 7 мартка каршы кичтә билгеләп үтәрбез, ин ша Аллаһ.

Шәгъбан аеның уртасы турында безгә бик күп хәдисләр килеп җиткән, аларның дөрес булуын галимнәр раслый. Шундый хәдисләрнең берсен Мүәз ибн Җәбәл тапшырган. Анда Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) мондый сүзләре китерелә: “Аллаһы Шәгъбан аеның уртасындагы кичтә Үзе яралтканнарга карый һәм, мөшрикләр (многобожник) белән ачу саклаучылардан (мөселман кардәшенә шәригать ягыннан бернинди сәбәпсез өч көннән артык ачуланып торучылар) кала, барысын да кичерә, гафу итә” (Ибн Мәҗә һәм Тәбәрәни).

Башка хәдистә Рәсүлебез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Хакыйкатьтә, Шәгъбанның уртасына туры килгән кичтә Аллаһы Раббыбыз якындагы күк катына төшә һәм калбия сарыклары йоны саныннан да күбрәк булган кешене кичерә, гафу итә” (Тирмизи).

Югарыда китерелгән хәдисләрдән чыгып: “Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү өчен шушы һәм башка мөбарәк кичләрне, көннәрне ничек үткәрергә соң?”- дигән урынлы сорау туа.

Моңа карата өч төп фикер бар:

  1. Мәчеттә җәмәгать белән җыелып Бәраәт кичәсен үткәрүнең аерым билгеләнгән йоласы юк.
  2. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үрнәгендә төнлә “Әт-тәхәҗҗүд”не укырга, догалар кылырга мөмкин. Билгеле ки, болар ел дәвамында башкарыла торган гамәлләр.
  3. Елның аерым кичәләрендә гыйбадәт кылу турында зәгыйфь хәдисләр текстларын файдаланырга була.

Мөбарәк кичәләрне үткәрү турында галимнәрдә төрле фикерләр барлыкка килә. Шундый бер фикер белән без дә танышып үтик: “Бу кичне мәчеттә җыелып намаз уку, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләү һәм догалар кылып Аллаһыдан сорау мәкруһ (нежелательный) гамәл булып санала, боларны өйдә эшләү дә мәкруһка керә. Шәмә халкының имамы, фикһ белгече һәм зур галим әль-Әүзәи (һиҗри буенча 80-157 еллар) шул фикердә булган” (Ибн Рәҗәб, “Ләтәиф әль-мә ариф”, 144 нче бит).

Күпчелек мәчетләрдә мондый чаралар үткәрелмәсә дә, һәр мөселман кешесе исенә төшерергә һәм үз өстендә эшләргә тиеш. Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре турындагы хәдисләргә таянып, Аллаһыдан гөнаһларыбызны ярлыкавын сорыйбыз һәм Раббыбыз тарафыннан гафу ителгән коллары арасында булырга өметләнәбез.

Шәгъбан аеның уртасына туры килгән кичәгә кагылышлы тагын бер хәдис моңа этәргеч бирә: “Шәгъбанның уртасындагы кичтә Аллаһы “үлем фәрештәсенә” быел кемнең җанын алырга кирәклеге турында хәбәр итә, шуңа күрә мин ураза тотам” (Әбү Я лә, Әс-Сүютә).

Ә инде Шәгъбан уртасындагы кичтә гөнаһлары һәм начар гамәлләре кичерелмәячәк кешеләр исемлегенә, хәдистә атап үтелгәнчә, үзләрендә ачу һәм усаллык хисе саклаучылар керә. Бу мөселманнарның үзара усаллык һәм ачу саклаулары бик тә куркыныч нәтиҗәгә китерүен күрсәтә.

Мөселман кешесе үзенең тойгыларына, дәртенә буйсынып, дин кардәшенә нәфрәт һәм дошманлык хисе белән карый, бу усаллык күрсәтү була.

Бертуганнарның үзара сөйләшмәве, күршеләрнең үзара аралашмавы гөнаһлар кичерелгән вакытта барча гөнаһлардан да котылуга киртә булып тора.

“Сәхих Мөслим” җыентыгында Әбү Хөрәйрә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшыра: “Җәннәт ишекләре дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ачыла. Шул вакытта, бер-берсенә нәфрәт белән караучы ике мөселманнан тыш, Аллаһыга тиңдәш кылмаучыларның һәркайсының гөнаһлары кичерелә. “Алар үзара дуслашканчы, шушы икесен кичектереп торыгыз.  Алар үзара дуслашканчы, шушы икесен кичектереп торыгыз. Алар үзара дуслашканчы, шушы икесен кичектереп торыгыз”,- дип әйтеләчәк”.

Үзебез өчен нәтиҗә ясап, Аллаһының ризалыгына ирешү, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерсен өчен Рамазан алдыннан теләсә нинди мөмкинлекне дә файдаланабыз.

Шәгъбан ае безгә шундый мөмкинлек бирә. Ураза тоту, гөнаһлар кичерелү, бакый дөнья, начар сыйфатлардан котылу, дуслык һәм туганлык турында хәдисләр безгә изге Рамазан аена әзерләнергә ярдәм итә.

Аллаһы Тәгалә һәр мөселманга Үзенең рәхмәтенә һәм Раббыбыз гөнаһларын кичерүенә ирешергә насыйп итсен.

Аллаһы Раббыбыз безнең һәркайсыбызга Бәраәт кичәсендә гөнаһлары гафу ителгәннәр исәбендә булырга насыйп әйләсен.

Аллаһы Тәгаләдән безгә барыбызга да Үзенең кушканнарын үтәп яшәүчеләрдән булырга насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.

 

 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Хәзерге вакытта Засвияжье районының “Юго-Западный” микрорайонында Ульяновск өлкәсендәге иң зур мәчетне төзү эшләре ахырына якынлашып килә. Кыямәт көнендә котылуга сәбәп булсын өчен, әйдәгез, һәркайсыбыз шушы изге эшкә үз өлешебезне кертик әле. Төзелешне тәмамлау өчен әллә ни күп тә кирәкми. Бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтеп, 100, 200 яки 1000 сумны сәдака итеп бирсәк һәм җәннәттә үз йортыңны салып кую мөмкинлеге булуы турында туганнарыбызга, дусларыбызга, якыннарыбызга, күршеләребезгә дә җиткерсәк, шәһәребездәге иң зур Аллаһы йорты төзелеп бетәчәк, ин ша Аллаһ. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә безгә бик тә шатлыклы хәбәр җиткерә: “Кем Аллаһы хакына мәчет төзесә, Аллаһы җәннәттә аңа йорт төзер”.