Шагыйрь янында кунакта

Танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Хисмәт тугызынчы дистәсен ваклап бара. Ул менә җитмеш өч ел инде иҗат, каләм тибрәтү белән шөгыльләнә. Милләт җанлы әдипнең исеме Тимерьюл районының Мактау китабына кертелгән.

Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында туып үскән Рифкать Хисмәт үзенең шигырьләрендә бар нәрсәдән дә җанга якын туган ягының кабатланмас гүзәллегенә мәдхия җырлый, газиз ана теленең бетеп баруына борчылуын белдерә, кече Ватанына, тугрылыклы дусларына хөрмәтен, хәләл җефетенә карата мәхәббәт хисләрен чагылдыра.

Шушы көннәрдә генә Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов яраткан шагыйребез янында кунакта булды. Ул аңа яңа гына табадан төшкән “Сембер язлары” әдәби альманахын бүләк итеп тапшырган. Әлеге җыентыкта Рифкать аганың иҗат җимешләре дә урын алган.

“Рифкать Әхмәдулла улы “Өмет” газетасының барлык саннарын да кадерләп саклый. Аларның шактый өлешендә әдипнең шигырьләре басылган. Сембер шагыйренең “Эшче сүзе” дип аталган шигыре газетаның беренче санында – 1989 елның 30 декабрендә дөнья күргән икән. Якташыбызның “Үз сукмагым” исемле беренче җыентыгы да “Өмет” газетасы редакциясе базасында басмага әзерләнгән булып чыкты. Рифкать ага шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның танылган якташыбыз – академик Мәгъзүм Сәлаховка мактаулы исем бирүенә бәйле фотосурәт урнаштырылган газетаны да олы ядкарь итеп саклый. Шагыйрь белән данлыклы галим – ике туганнар. Безнең арабызда менә шундый легендар шәхес яши”,- ди Рамил Абитов.