Чардаклыда Аксакаллар шурасы оешты

Чардаклы район үзәге мәдрәсәсендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган мөселман кардәшләребезне дога белән искә алуга багышланган мәҗлес узды.

Чардаклы районының Почетлы гражданины, өлкә татар автономиясенең президиумы әгъзасы Җәмил Хакимов инициативасы буенча үткәрелгән мәҗлестә төрле елларда җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле милләттәшләребез, хәзерге вакытта милли һәм дини эшләргә ярдәм күрсәтүче бизнесменнар, җирле татар язучылары катнашты.

Чардаклы мәчетенең имам-хатыйбы Шәрифулла хәзрәт барча әрвахларның да рухларын шатландырып Коръәни-Кәримнән сүрә укыды. Ә районның имам-мөхтәсибе, Мирный мәчете имам-хатыйбы Усман хәзрәт Айбулатов Аллаһы Тәгалә Туган илебез өчен сугышта башларын салган солдатларга шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итүен һәм хәзер фашист калдыкларына каршы чын батырларча сугышучы ир-егетләрнең өйләренә җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырды.

Район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров әлеге истәлекле очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Туган илебез зур сынаулар аша узган бик тә кырыс, катлаулы вакытта яшибез. Бөтен гомерләрен тырыш хезмәткә багышлап, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган сезнең кебек акыллы, зирәк бабайлар – аксакаллар сүзе, төпле киңәше бүген аеруча да кадерле һәм кыйммәтле. Дөреслекне, хакыйкатьне яшьләргә, үсеп килүче буынга җиткерергә, аңлатырга кирәк”,- диде ул.

Район җитәкчесе фронтка җибәрү өчен берничә эшелон гуманитар ярдәм туплауда актив катнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларына һәм фермерларга аерым рәхмәтен җиткерде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да күркәм мәҗлесне оештыру максатында күп көч һәм тырышлык куйган фидакарь затларга – Җәмил Хакимов белән Наилә Потеевага рәхмәтләрен юллады. Ватаныбыз азатлыгы хакына яу кырында ятып калган геройларны онытырга хакыбыз юк, аларның батырлыгы – яшьләр өчен үрнәк, диде ул. Мохтарият җитәкчесе районда милли-мәдәни чаралар уздыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Самат Насыйров, Мансур Хәлимов, Җәмил Хакимов, Җәүдәт Мубинов, Рәһиб Гәрәев һәм Шәүкәт Мубинов бар иде.

Рамис Сафин җирле татар автономиясе карамагында Аксакаллар шурасы булдырырга тәкъдим итте. Әлеге совет халкыбызны аеруча борчыган проблемаларны власть органнары алдында кабыргасы белән куяр иде, ә чишелешен көткән мәсьәләләр җитәрлек, диде ул. Очрашуда катнашучылар Аксакаллар советы оештыру турында карарны бертавыштан кабул иттеләр. Анда Папау авылы администраторы Рөстәм Бихузин, имам-хатыйб Шәрифулла хәзрәт, имам-мөхтәсиб Усман хәзрәт – барлыгы 11 кеше керә. Советның рәисе итеп актив җәмәгать эшлеклесе Җәмил Хакимов сайланды.

Татар автономиясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Җәүдәт Мубинов яңа гына оешкан Аксакаллар советы белән кулга-кул тотынышып эшләргә әзер булуы турында белдерде. Безне уртак максат – халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү, динебезне җәелдерү юнәлешендә бергәләп эшләү бурычы берләштерә, диде ул. Чардаклы татарларының лидеры Сабантуй бәйрәмен, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен үткәрүдә булышучыларны рәхмәт сүзләре белән телгә алып үтте. Наил Каюмов, Азат Туйметов кебек асыл ир-егетләребез күбрәк булсын иде, диде Җәүдәт Абдулла улы.

Тарих фәннәре кандидаты Әмир Ахметов Чардаклы төбәгенең үткәненә багышланган китабын район үзәге мәчетенә бүләк итеп тапшырды. Ә Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов халыкны Туган илебезнең мөстәкыйльлеген саклап калу өчен Россия Президенты тирәсендә берләшергә, аңа теләктәшлек белдерергә, хәлебездән килгән кадәр ярдәм итәргә чакырды. Ульяновск дәүләт аграр университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Олег Хасәнов илебезгә килгән бәланең Советлар Союзы җимерелүе белән турыдан-туры бәйле булуын аңлатып үтте. Бүген Россиянең Коллективлы Көнбатышка каршы торып, дошманны җиңү өчен бөтен мөмкинлекләре бар, иң зур байлыгы һәм терәге – дус-тату, аңлашып яшәүче күп милләтле халкы, диде галим.

Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрү өчен сәдака акчасы җыйдылар. Җиңү көнен якынайтуга һәркайсыбыз үз өлешен кертергә бурычлы, диде районның Аксакаллар шурасы рәисе Җәмил Хакимов.

Исхак ХӘЛИМОВ.