Рамазан аеның үзенчәлекләре

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын. Изге Рамазан аена килеп җитә алуыбыз өчен Аллаһы Раббыбызга чиксез рәхмәтлебез.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Әлһәмдүлилләһи шөкер, Рамазан аеның кыйммәтләре турында күп ишетәбез, укыйбыз, беләбез. Бүгенге вәгазебез изге Рамазан аеның кайбер үзенчәлекләре турында булыр.

Фарыз

Рамазан аенда ураза тоту фарыз булуын искә төшереп үтәсе килә. Ягъни Аллаһының приказы – әмере ул. Раббыбызның башка әмерләрен үтәмәүче мөселман гөнаһ эшли, әмма бу ураза тоту өчен аның өстеннән җаваплылыкны төшерми. Бары тик Рамазан аенда ураза тотып кына Ислам диненең баганасы буларак безгә йөкләнгән ураза тоту бурычын үти алабыз.

Әҗер-савап

Рамазан аенда башкарылган эш-гамәлләр Аллаһы тарафыннан бик югары бәяләнә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Аллаһы Адәм баласына ураза тоткан өчен генә уннан алып җиде йөзгә кадәр әҗер-савап бирә. Ураза тоту, намаз бары Минем хакка, һәм аңа әҗер-савабын Мин үзем сайлармын”,- дигән (Нәсәи, Әхмәд). Шуны исәпкә алып, игелекле эшләр кылуны кичектерергә ярамый. Хәйриячелек, сәдака, зәкят, сәдака җария – боларны изге аебызда башкарырга тырышыйк.

Дога

Дога – иманлы кешенең юлдашы. Без барыбыз да ярдәмгә мохтаҗ, көненә берничә тапкыр ярдәм сорап дога кылабыз. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Хакыйкатьтә, ураза тотучының ифтар алдыннан кылган догасы кире кагылмый”,- дип әйткән (Ибн Мәҗә). Һәр мәчеттә ахшам намазына азан әйткәннән соң, ураза тотучылар дога кылырга өлгерсен өчен имам камәт төшерергә ашыкмый, моңа әле авыз ачкан вакытта укыган дога да өстәлә.

Актив шайтаннар көчсезләнә

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, ошбу айда шайтаннар чылбырга богаулана. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Рамазан ае башлангач, Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар чылбырга богаулана” (Бохари, Мөслим). Ураза тотмаучылар аркасында гөнаһ эшләү тукталмый, чөнки нәфес, ризыкланып, үзенең көчен – йогынтысын югалтмый. Шуңа күрә психологлар да авырлыклар, сынаулар аркылы ихтыяр көче булдыру өстендә эшләргә киңәш итә. Рамазан аенда ураза тоту – менә дигән мөмкинлек. Максатчан мөселман Рамазанда күп начар гадәтләреннән җиңел котыла.

Сабырлык

Сабырлык төрле була. Аллаһының әмерләрен сабырлык белән үтәү – сабырлыкның бер төре. Раббыбыз Коръәндә болай әйтә: “Күкләрнең дә, җирнең дә, аларның икесе арасындагыларның да Раббысы. Аңа гыйбадәт кыл һәм Аңа гыйбадәттә сабыр бул!” (19-65). Аллаһы биредә, нык яки бик тә сабыр бул, ягъни сабырлык күрсәт, дип белдерә.

Намаз

Ураза тоту турында сөйләгәндә намаз турында онытырга ярамый. Рамазан аенда ураза тоту кебек үк намаз уку да фарыз гамәлләргә керә. Рамазан ае – күмәкләшеп намаз уку, дога кылу вакыты. Мәчеткә барып, тәравихка калып, үзеңне намазга басарга бик җиңел генә күндерергә була. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Аллаһы иманлы кешедән иң беренче итеп: “Намаз укыдыңмы?”- дип сорар”,- дигән (Тирмизи).

Коръән

Рамазан ае – Коръән ае. Һәр мөселман бер ай эчендә Коръәнне тулысынча укып чыгарга тырышырга тиеш. Әгәр андый мөмкинлеге юк икән, аны өйрәнә башласын. Әгәр мондый мөмкинлеге дә булмаса, Аллаһыдан Коръәнгә таба юл ачуын сорасын. Галимнәр болай әйткән: “Икейөзле кешегә, Коръән укуга караганда, таш ташуы җиңелрәк” (Хильят-үл Әвлия).

Сәхәр

Рамазан ае дәвамында таң алдыннан ашау сәхәр дип атала. Сәхәр ашау таң атуның беренче билгеләре күренгәнче тәмамланырга тиеш. Әгәр ураза тотучы болай эшләмәсә, әҗер-савапның билгеле бер өлешен югалтачак, чөнки сәхәр ашау Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтенә керә. Рәсүлебез (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелгән: “Сәхәр ашагыз, хаклыкта, аңарда бәрәкәт бар” (Мөслим).

Ифтар

Рамазан ае дәвамында кич белән авыз ачу ифтар дип атала. Мөселманнар ахшам намазын укыганнан соң ифтар кыла. Кояш баегач, авыз ачарга рөхсәт ителә. Ураза тотучыга ифтар кылуын кичектерергә киңәш ителми. Башта хөрмә җимеше белән аваз ачарга, аннары су эчәргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай дигән: “Сезнең кайсыгыз да булса авыз ачса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, әгәр хөрмә тапмаса, су белән авыз ачсын, чөнки хаклыкта ул чистарта”. Хөрмә җимеше урынына канны глюкоза белән тулыландыручы башка ризыклар, кипкән җимешләр яки җиләк-җимешләр, сөт кулланырга мөмкин.

Ураза тотучыны ашату

Әлеге изге эштә байлар, хәлле мөселманнар гына түгел, һәркайсыбыз мөмкин булган кадәр катнашырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса,  ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс” (Тирмизи). Аш һәм башка ризыклар белән сыйлау мәҗбүри түгел, ураза тотучыга хөрмә җимеше яки су бирү дә җитә.

Хөрмә җимеше

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Хөрмә җимешләре булмаган өй – ашарга ризык булмаган өй кебек” (Ибн Мәҗә). Хөрмә җимешләрен ярату – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен ярату. Хөрмә җимешенә мәхәббәтне бала вакытта ук тәрбияләргә кирәк. Нәфес белән шайтан зыянлы ризыклар ашарга өйрәтә. Иманлы, кайгыртучан ата-аналар хөрмә җимешенең файдасы турында да онытмасыннар.

Сәдака

Теләсә нинди сәдака өчен әҗер-савап берничә тапкыр арттырып языла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Рамазан аенда бирелгән сәдака – иң яхшы сәдака” (Тирмизи). Сәдака бирү киң күңелле, юмарт булырга өйрәтә, мал-мөлкәтне арттыра, ике дөньяда да бәладән саклый, хәтта әрвахларга да файда китерә.

Әдәп

Ураза тотучы мөселман ашау-эчүдән тыелу белән генә чикләнми. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлы эшләр кылудан тыела. Шулай ук телен гайбәт сүзләр сөйләүдән тыя. Әлбәттә, хәрәм нәрсәләргә күз салудан тыела.  Гөнаһ эшләүчеләргә ачуланырга кирәкми, Аллаһыдан аларны дөрес юлга бастыруын догалар кылып сорыйк, җәмәгать. Бурычлы булганнарга да үпкәләмик, Аллаһы аларга бурычларын түләргә ярдәм итүен дога кылып сорыйк.

Иманлы кеше өчен ураза тоту – Аллаһыга якынайтучы баскыч. Әлеге баскычтан бертуктаусыз күтәрелергә мөмкин.

Аллаһы әлеге Рамазаныбызны әүвәлгесеннән яхшырак үткәрергә насыйп итсен. Аллаһы Раббыбыздан барыбызга да Үзенең кушканнарын үтәп яшәргә ярдәм итүен сорыйбыз. Әмин!

Йә, Аллаһ, безгә барлык сынауларны да лаеклы рәвештә үтәргә ярдәм ит!

Йә, Аллаһ, Синнән Җирне сугыш һәм кан коюлардан саклавыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Туган илебезне ачлык һәм ялангачлыктан, фетнәләрдән сакла!

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда сугышучы сугышчыларыбызның рухын ныгыт, безгә тиз арада Җиңү шатлагын бүләк ит!

Йә, Аллаһ, дөреслек һәм гаделлек хакына үзләрен корбан иткән сугышчыларның (шәһитләрнең) рухларын шат кылуыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Үзеңнең колларыңны кайгы-хәсрәт, бәла-каза һәм явызлыклардан сакла! Бары тик Синнән генә ярдәм һәм яклау көтәбез! Чиксез Юмарт Раббыбыз, барча кешеләргә дә тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсәң иде.

* * *

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Менә изге Рамазан аена да кердек. Турылыклы хәлифләр заманыннан бирле Рамазан ае – Коръән уку һәм өйрәнү, игелекле гамәлләр кылу, шул исәптән ураза тотучыларны тукландыру ае ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай әйтә: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс” (Әхмәд, 5/192, әт-Тирмизи, 807, Ибн Мәҗәх, 1746).

14 апрельдә Ульяновскиның “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда узачак өлкә ифтары, Аллаһы насыйп итсә, быелның иң зур дини-иҗтимагый чарасына әверелер дип көтелә. Авыз ачар алдыннан күп санлы мөселманнар катнашында җәмәгать намазы укылачак, моның өчен Аллаһы тарафыннан күп әҗер-саваплар бирелер, ин ша Аллаһ.

Быел өлкә ифтарында 4 мең кеше катнашыр дип көтелә. Ифтарны оештыру өчен сәдаканы акчалата да, азык-төлек белән дә тапшырырга була, шулай ук оештыру эшләрендә катнашырга мөмкин. Барыгызны да изге эшкә кушылырга чакырабыз! Реквизитларны шәһәр һәм өлкә мәчетләрендә таратылган махсус буклетларда, шулай ук социаль челтәрләрдәге сәхифәләребезгә табарга мөмкин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.