Рамазан ае якынлаша

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез изге Рамазан аеның әһәмияте һәм фазыйләтләре турында булыр.

Аллаһы Раббыбыз насыйп әйләсә, быел изге Рамазан аебыз 22 мартта кояш иңгәннән соң башланыр. Шулай итеп, 22 март кичендә беренче тапкыр тәравих намазын укып, 23 мартта уразага керәчәкбез.

Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның әһәмияте турында бик күп хәдисләр һәм әһли сөннәт вәл җәмәгать (дүрт мәзһәб) галимнәренең сүзләре бар. Бүген без Коръәни-Кәримдәге өч аятькә – “әл-Бәкара” сүрәсенең 183, 184 һәм 185 нче аятьләренә тукталырбыз. Әлеге аятьләрдә Аллаһы Раббыбыз иманлы кешеләргә Рамазан аеның олуглыгын, бөеклеген кыска һәм төгәл итеп аңлата. Бу аятьләрне Изге Коръәнебезне тәфсир кылучы имам Ибн Кәсир шәрехләр, ин ша Аллаһ.

“И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аендагы) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки, (ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып) тәкъвалык ияләреннән булырсыз!”- диелгән Изге китабыбызда (“әл-Бәкара”, 183).

“И, иман китерүчеләр!” Аллаһы Тәгалә иманлы кешеләрне гыйбадәткә һәм дингә тагын да ныграк тарту максатында әнә шул рәвешле мөрәҗәгать итә.

“Ураза фарыз буларак язылды”, ягъни Рамазан аенда ураза тоту барыбыз өчен дә фарыз санала.

“Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек”. Безгә кадәр яшәгән буыннар өчен дә ураза тоту фарыз булган.

“Тәкъвалык ияләреннән булырсыз”. Сүз Аллаһы тарафыннан тыелган гөнаһлы эшләрдән курку турында бара.

“Сәум” сүзе татар теленә “ураза тоту” дип тәрҗемә ителә, гарәп телендә ул “тыелу” дигәнне аңлата. Шәригать кануннары буенча ураза тотуга ният кылганнан соң, таңнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм җенси (сексуаль) канәгатьлек алудан баш тартырга, тыелырга кирәк.

Ураза тоту иң мөһим гыйбадәтләргә керә, ул – Ислам диненең бер баганасы. Аллаһы тарафыннан кабул ителгән ураза тоту өчен әҗер-саваплар иксез-чиксез, санап бетергесез. Әбү Хөрәйрә (р.а.) хәбәр иткәнчә, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһы әйтте: “Адәм баласы, ураза тотудан кала, теләсә нинди эшне үзе өчен кыла. Чөнки, хаклыкта, ул (ураза тоту) – Минем хакка, һәм Мин аның өчен әҗер-савапны Үзем бирермен...” (Сәхих әл-Бохари).

Ураза тоту иманлы кешегә үзенең нәфесен һәм теләкләрен контрольгә алу сәләтенә ия булу мөмкинлеге бирә. Бу сәләт мөселман өчен мөһим сыйфат – тәкъвалыкның нигезе булып тора. Тәкъвалы (богобоязненный) кеше Аллаһыдан куркып, кушканнарын үти, тыйганнарыннан тыела.

“Санаулы көннәрдә (ураза сезгә фарыз кылынды). Ләкин арагызда кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәр (тотарга тиеш). Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне туендырырлык фидия (йөкләнә). Кем үз иреге белән бер игелек кылса, бу аның өчен хәерлерәк. Ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр сез (уразадагы фазыйләтне) белсәгез иде” (“әл-Бәкара”, 184).

“Ураза тоту – ул санаулы көннәр”. Аллаһы Тәгалә иманлы кешеләргә ел буе яки аның күпчелек өлешендә ураза тотуны йөкләми. Ул берничә санаулы көндә, нәкъ менә Рамазан аенда ураза тотуны фарыз кылган.

“Ләкин арагызда кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәр (тотарга тиеш)”. Рамазан аенда авырып ятучыларның яки сәфәрдә булучыларның (90 километр ераклыкта) ураза тотмаска хокукы бар, әмма алар калдырган көннәрне башка вакытта тотарга тиеш.

“Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне туендырырлык фидия (йөкләнә)”.

Ибн Кәсир болай дип аңлатма бирә: “Ислам диненең башлангыч чорында сау-сәламәт булган һәм сәфәрдә булмаган мөселманның сайлау мөмкинлеге була – ул ураза тота яки мохтаҗларны ашата. Теләге булганнар ураза тоталар, калганнар исә ураза аеның һәр көне өчен бер мохтаҗны ашатырга тиеш була. Тагын да күбрәк кешене тукландыру ирекле (өстәмә) игелекле гамәл булып саналган. Әмма шул вакытта да ураза тоту хәерлерәк булып исәпләнә” (Ибн Мәсүд, Ибн Аббәс, Мөдҗәһид һәм башкалардан тапшырыла).

“Кем үз иреге белән бер игелек кылса, бу аның өчен хәерлерәк”, ягъни фәкыйрьләргә тиешле булганнан тагын да күбрәк бирсә, “бу аның өчен хәерлерәк”, чөнки Аллаһы Раббыбыз моның өчен аңа әҗер-саваплар бирәчәк.

“Ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр сез (уразадагы фазыйләтне) белсәгез иде”. Фидия бирүгә караганда, ураза тоту сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр сез ураза тотучы мөселманны нинди әҗер-саваплар көткәнен белсәгез, һичшиксез, ураза тотуны сайлар идегез.

“Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәүләр Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһ сезгә авырлык теләми, җиңеллек тели, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип)” (“әл-Бәкара”, 185).

“Рамазан ае – Коръән иңдерелгән (ай)”. Сезнең өчен ураза тоту фарыз булган санаулы көннәрдә, ягъни Рамазан аенда Коръәни-Кәрим китабы иңдерелгән.

Имам Ибн Кәсир болай дип яза: “Аллаһы Раббыбыз Рамазан аен башка берничә айдан аера һәм нәкъ менә шушы айда Коръәнне иңдерә башларга теләп, аның дәрәҗәсен арттыра. Башка изге Китаплар нәкъ менә шушы айда башка пәйгамбәрләргә иңдерелә, диелгән хәдистә”.

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Һичшиксез, Без аны Кадер кичәсендә иңдердек” (“Кадер”, 1).

Аннары Коръәннең аерым өлешләре Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) теге яки бу уңайдан иңдерелә.

“Кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәтүче”. Коръән адәм балаларын дөрес юлдан алып барырга, ачык дәлилләр белән хакны ялганнан аерырга өйрәтергә бурычлы. Ягъни барча мөселманнар өчен дә изге саналган Коръәни-Кәрим китабы аны өйрәнүчегә кайда хаклык һәм бәхеткә илтүче юл, һәм кайда ялган, алдау, ялгышу һәм һәлакәт булуын аңлау мөмкинлеге бирә.

“Сездән берәүләр Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен”. Рамазан аена керүчеләр өчен бу айда ураза тоту фарыз булып санала.

“Ләкин кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш)”. Ниндидер сәбәп табып, ураза тотмау мөмкинлеге булмасын өчен әлеге аять моңа кадәр китерелгән аятьне кабатлый.

“Сездән берәүләр Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш)”. Авырып ятучы кеше савыккач һәм сәфәрдәге кеше тиешле урынга барып җиткәч, Рамазан аеның калган көннәрендә ураза тотуын дәвам итәргә тиеш. Ә инде изге аебыз тәмамлангач, авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле тотмаган көннәр өчен ураза тотарга бурычлы.

“Аллаһы сезгә авырлык теләми, җиңеллек тели”. Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек бирә – аеруча авыр булганда ураза тотмаска, әмма тотмый калган көннәр өчен елның теләсә кайсы вакытында тотарга мөмкин. Һәм Рамазан аенда кебек берничә көн рәттән тоту мәҗбүри түгел.

“Аллаһы ураза тотарга кирәкле көннәр санын тутыруыгызны һәм Аллаһны олылавыгызны тели”. Сүз бәйрәм көнендә тәкбир әйтү һәм Раббыбызны олуглау турында бара. Безне туры, хак юлдан алып баруы, безне ике дөнья бәхетенә илтүче туры, хак юлга бастыруы өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле булырга тиешбез.

Шулай итеп, беренче аятьтә Аллаһы Тәгалә ураза тотуның әһәмиятен, аның фарыз булуын ачыклый. Икенче аятьтә ураза тоту бары тик Рамазан аенда гына фарыз булуын ассызыклый. Ә өченче аятьтә шушы айда Коръән иңдерелүен, Ислам диненең төп асылын, мәгънәсен күрсәтә. Безгә һәммәбезгә дә Раббыбызга рәхмәтле булып, тәкъвалык дәрәҗәсенә ирешергә насыйп итсен.

Аллаһы Тәгаләдән шушы мөбарәк аебызны иң яхшы рәвештә – ураза тотып, ифтарлар оештырып, игелекле гамәлләр кылып үткәрергә ярдәм итүен сорыйбыз. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтерең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.

 

Аллаһы Раббыбыз насыйп әйләсә, быел изге Рамазан аебыз 22 мартта кояш иңгәннән соң башланыр. Шулай итеп, 22 март кичендә беренче тапкыр тәравих намазын укып, 23 мартта уразага керәчәкбез.