Мәхәббәт авырлыкта беленә

Булган хәл

Фәрзанә күп балалы гаиләдә үсә. Мәктәпне тәмамлагач, бухгалтерлар курсларында укый. Сугыштан соңгы еллар: ачлык, кием турында уйларга да юк. Шулай да, бизәкләре уңып беткән ситса күлмәген юып, үтүкләп кигәч, кечкенә генә көзге каршына баса. Эшкә урнашып булырмы? Ничек каршы алырлар, дигән уй башыннан йөгереп уза. Алалар аны, автозаводка бухгалтер ярдәмчесе итеп.

Тора-бара киемнәр дә юнәтә. Иңнәренә дулкынланып төшкән куе, кара чәчләре кызны тагын да сөйкемлерәк күрсәтә. Аңа сокланып та, яшьрәкләр көнләшеп тә карыйлар. Ир-ат заты да юк-бар сәбәп табып, бухгалтериягә ешрак керә. Илгиз исемле инженер егет барысыннан да өлгеррәк булып чыга, Фәрзанә белән ара-тирә сөйләшә. Араларында мәхәббәт уты кабынгач, үткен егет тиз генә өйләнергә карар кыла. Бер елдан кызлары Сания тугач, ике бүлмәле фатирга күчәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәлә, сокланырлык, бәхетле гаилә. Берничә елдан соң җиңел машинага чиратлары җитә. Шатлыкны уртаклашырга күрше өйдә яшәүче дуслары керә, алар бергәләшеп машина алырга баралар. Шау-гөр килеп кайткан вакытта, әллә Илгиз сүзгә кушылып, алда йөк машинасы пәйда булуын күрми кала. Тизлекне киметеп, рульне борганда соң була инде...

Фәрзанәнең гәүдәсен машинадан көчкә тартып алалар һәм моргка озаталар. Артта утырган дуслары җиңелчә генә яралана. Ә Илгизгә берни дә булмый.

Ике-өч көн үткәннән соң, Фәрзанәне җирләргә вакыт җитә. Моргка барып кергәч, Илгиз үз-үзенә ышанмый – хатыны керфекләрен селкетә. Ул исән!

Травматология бүлегендә хатынның башына операция ясарга кирәклеге ачыклана. Кул-аягы гипста булган, умыртка баганасы да зыян күргән яшь хатын караватка беркетелгән килеш сөйләшмичә ята. Эштән соң янына хәл белергә кергән Илгиз нидер уйлана. Ни булды соң безгә, әллә артык шатландык инде, әллә, әбиләр әйтмешли, күзектерделәр, дип сөйләнеп тә ала. Дөрестән дә, бу бәхетле гаиләнең күген, әйтерсең лә, кара болыт каплый. Өй эшләре, авыру әнисе 13-14 яшьлек Сания карамагында. Ул вакытта памперслар да, кер юу машиналары да юк иде бит. Шушы кыз бала табибны, укол ясарга килгән шәфкать туташын каршы алып, дарулар биреп, ашатып-эчертеп тора. Мәктәпкә бара алмаганга, укытучылар өйләренә килеп йөри. Вакыт үтү белән Фәрзанәгә торып утырырга, аякка басарга олылар ярдәме кирәк була. Хезмәттәшләре дарулар, азык-төлек белән яки акчалата булышу ниятендә чиратлашып киләләр. Дус булып йөргән гаилә генә күренми. Фәрзанә әкрен генә бер аягына басып, инвалид коляскасына күчеп утыра башлый.

Тик Илгиз генә моңа шатланмый. Хатынының озак авырып ятуымы, әллә инде хезмәттәш хатыннарның кызганып хәл белүләре йогынты ясыймы – эштән соң гына салгалап кайта, тора-бара кунып та калгалый.

Аны да, ирләре сугыш кырында ятып калган тол хатыннарны да аңларга була. Өйдә тынычлык бетә, һәркөн тавыш-гауга чыга. Фәрзанә аерылышу турында әйткәч, Илгиз шатланып ризалаша. Ул гарипләр арбасына утырган килеш ишек тоткасына тотынгач, иренә борылып карый. Ләкин аның күңеле йомшармый, тәрәзәдән берсүзсез урамны күзәтә...

Сания әнисе белән бер бүлмәле фатирда яшиләр. Тыныч тормышта аның сөйләме дә яхшыра. Сыгылып төшми Фәрзанә, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән исән калуына ышана, дога кылып Раббыбызга ялвара.

Яңа күршеләре бик ярдәмчел булып чыга. Башка милләт кешесе булса да, Аня апа сөйләшергә ярата. Шулай беркөнне Сания кибеттән ашкынып кайтып керә дә, әни, кер юу машинасы бар, алыйк әле, дип барлы-юклы акчаларын җыеп чыгып барганда, Аня апа да әҗәткә акча кертә. Ул яңа гына эштән кайткан малае Сергейны да Сания белән кибеткә җибәрә. Яшьләр арасына чыкмаган буй җиткән кыз ярдәмне оялып кына кабул итә. Аня апа Саниянең җитезлегенә, оста итеп укол ясавына, гомумән, уңганлыгына соклана. Үзенең  йөрәге авыртса яки кан басымын үлчәргә кирәк булса, Сания янына кереп җитә.

Беркөнне Аня апа белән Сергей бүләкләр күтәреп Сания янына керәләр. Туй хакында сөйләшергә тели алар. Яратуы бик көчле булмаса да, Сания ризалаша. Өч бүлмәле фатирда Фәрзанәгә дә урын җитәрлек. Әмма бу вакытта ул байтак түгәрәкләнгән була, таяк белән йөри һәм үзе генә дә яши ала.

Фәрзанә ялгыз калган вакытта еш кына уйлана: кая китте аларның мәхәббәте?.. Илгиздән хәбәр булмагач, Сания эзләргә керешә, бәлки, аңа ярдәм кирәктер, дип уйлый.

Фәрзанәнең сүзне артык озайтасы килмәде. Исән булсам, быелның 30 мартында 95не тутырам, Аллаһы боерса, дип елмаеп кына әйтеп куйды.

Форсаттан файдаланып, Фәрзанә Кыям кызын туган көне белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлекле озын гомер, шатлык-куанычлы көннәр, бала-оныкларының күңел җылысын, хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп итсен.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА.