“Экология” илкүләм проекты урманнар һәм елгаларны саклый
Ульяновск өлкәсендә “Экология” илкүләм проекты атнасы бара. Үткән елда әлеге проект буенча башкарылган эшләр белән табигать ресурслары министры Гөлнара Рахматулина таныштыра.
* Без “Урманнарны саклау”, “Иделне сәламәтләндерү”, “Чиста ил”, “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектларын тормышка ашыруны дәвам итәбез.
* Урманнарны пожарлардан саклау станцияләре махсус техника һәм җиһазлар белән 100 процентка тәэмин ителгән.
* 2022 елда урманнарда янгыннар мәйданын – 6 тапкыр, ә аларның санын 5 тапкыр киметүгә ирештек.
*1800 гектардан артык мәйданда урманнар яңадан торгызылды.
* Чардаклы районының Юрманка заливында экологик реабилитацияләү эшләре тәмамланды.
* 4000нән артык ульяновскилы “Россия суы” экологик акциясендә катнашты. Аның максаты – елга һәм күл буйларын чүп-чардан чистарту.