Татар егете – “Ел укучысы”
Димитровград шәһәренең Г.Ф.Полнов исемендәге 9 нчы мәктәбе укучысы – 15 яшьлек Рифат Ахметзянов Ульяновск өлкәсенең “Ел укучысы” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.
“Юность” балаларны сәламәтләндерү үзәгендә “Ел укучысы – 2023” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды. Анда өлкәнең 24 мәктәбеннән 50 малай һәм кыз катнашты. Алар “Иҗат”, “Спорт”, “Җәмгыять”, “Интеллект” юнәлешләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Димитровград шәһәренең Г.Ф.Полнов исемендәге 9 нчы мәктәбе укучысы – 15 яшьлек Рифат Ахметзянов конкурсның барлык биремнәрен дә уңышлы үтәгән. Ул 1 нче урынга чыгып, Ульяновск өлкәсенең “Ел укучысы” исеменә лаек табылды.
“Минем җиңүем – ул тәрбия эше буенча директор урынбасары Мария Севастьянова җитәкчелегендәге мәктәп укытучылары командасының уртак хезмәте, зур тырышлыгы нәтиҗәсе”,- ди Рифат.
Рифат Ахметзянов быелның октябрь аенда Бөтенроссия конкурсының финал этабында безнең төбәкне тәкъдим итәчәк.