Рамис Сафинга – Рәхмәт хаты

Шәһри Болгарда федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы утырышы узды. Җыенда Россиянең 43 төбәгеннән 97 делегат катнашты.

Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе конференциясе эшендә җитәкчеләр, Россия төбәкләреннән татар милли-мәдәни автономияләре, хакимият органнары, иҗтимагый институтлар вәкилләре һ.б. катнашты.

Автономия 25 ел дәвамында эшчәнлек алып бара. Аның составына 38 региональ һәм 7 җирле автономия керә.

Автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, 25 ел элек нигез салынган оешма бүген дә актив эшли.

«Әйтергә кирәк, без Россия күләмендә иң зур милли оешмаларның берсе һәм шушы вакыт дәвамында гел үсеш юнәлешендә бардык. Автономия барлыкка килгәндә дистәдән артык оешма керә иде, бүген аларның саны 50гә якын. Бу – регионнардагы татарларының активлыгын, татар милләтен үстерүгә көч куярга әзерлеген дәлилли”,– диде ул.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин төбәгебездә татар теле һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә юнәлдерелгән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Губернатор, өлкә Хөкүмәте, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, төрле министрлыклар белән уртак тел табып, аңлашып эшләү нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешәбез, диде ул.

РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе вәкиле Алмаз Фәйзуллин федераль автономия эшчәнлегендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ульяновск татар автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның президиумы рәисе М.Магомедов тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.