“Җәннәт - әниләрнең аяк астында”
Җомга вәгазе
Кадерле мөэмин кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбез дөньяда яшәү дәверендә безне тудырып үстергән газиз әниләребезнең ризалыгын алырга тырышу кирәклеге турында булыр.
Аллаһы Тәгалә бары тик Үзенә генә гыйбадәт кылганнан соң, әти-әниләребезгә яхшылык эшләргә, аларга карата шәфкатьле, игелекле, мәрхәмәтле булырга куша. “Ниса” сүрәсенең 36 нчы аятендә болай дип әйтелә: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа һичбер тиң зат эзләмәгез. Әти-әниләрегезгә яхшы мөгамәләдә булыгыз...” Башка аятьтә болай диелә: “Без кешегә, әти-әниеңә карата игелекле бул, дип васыять иттек. Әнисе аны зур кыенлыклар күреп карынында йөртә. Ике ел буе күкрәк сөтеннән аермыйча, имезеп үстерә. Дәхи, иң башта Миңа, аннары әти-әниеңә шөкер ит, дип васыять иттек. Кайтарылыш бары тик Миңа гына булыр” (“Локман” сүрәсе, 14). Бу аятьләрдә Аллаһы Раббыбыз әти-әниләребезгә яхшылык әшләргә, аларга карата игелекле булырга әмер итә.
Абдуллаһ ибн Мәс’үд (р.а.) Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.), гамәлләрнең кайсысы иң фазыйләтлесе, дип сорагач, Рәсүлүллаһ (с.а.в.с.): “Иң башта - вакытында укылган намаз, аннары - әти-әнигә яхшылык эшләү”,- дип җавап бирә.
Әтиләребез белән чагыштырганда, әниләребезнең безнең өстебездә булган хаклары тагын да күбрәк. Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына бер ир кеше килә һәм: “Әй, Аллаһының Рәсүле, үзенә иң яхшы мөгамәлә күрсәтүгә һәм минем иң якын дустым булырга бу дөньяда кем иң күп лаеклы?”- дип сорый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа: “Әниең”,- дип җавап бирә. Бу ир кеше: “Ә әниемнән соң кем?”- дип соравын җиткерә. Рәсүлүллаһ (с.а.в.с.): “Тагын әниең”,- дип әйтә. Ир кеше: “Ә аңардан соң кем?”- дип сорагач, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) өченче тапкыр: “Аңардан соң да әниең”,- дип җавап бирә. Сорау дүртенче тапкыр кабатлангач, Рәсүле Әкрам (с.а.в.с.): “Аннары әтиең”,- дип җавап кайтара.
Сәхих Бохари китабын шәрех кылучы Имам Әйни хәзрәтләре бу хәдисне аңлатканда болай дип әйтә: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сүзләреннән аңлашылганча, әниләребезне, әтиләребезгә караганда, берничә тапкыр күбрәк яратырга кирәк. Аталарыбыз хәдистә дүртенче тапкырда гына искә алына”.
Җәннәтне кайдан эзләргә кирәк, дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Җәннәт – әниләрнең аяк астында”,- дип әйтә.
Бернәрсә дә эшләмичә, менә шул дүрт нәрсәгә – Кәгъбәтүллаһка, Коръәни-Кәрим китабы битләренә, хәзрәтнең йөзенә, әти-әниләребезнең йөзенә карап торсак кына да, гамәл дәфтәрләребезгә әҗер-савап язылачак, ин ша Аллаһ.
Бер ир кеше Әбү Исхак Исфираини (кабере нурлансын) хәзрәтләре янына килеп: “Кичә төнлә Сезне төшемдә күрдем. Сакалыгыз кыйммәтле ташлар белән бизәлгән иде”,- дип әйтә. Әбү Исхак хәзрәтләре: “Дөрес күргәнсең. Чөнки кичә йокларга ятар алдыннан сакалымны әниемнең аяк астына сөртеп яттым. Шуңа күрә сакалымны кыйммәтле ташлар белән бизәлгән хәлдә күргәнсең”,- дип белдерә.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Әгәр бала әти-әтисенең йөзенә мәрхәмәтле караш белән караса, Аллаһы Тәгалә ул балага кабул булган гомрә хаҗы белән кабул ителгән хаҗ савабын бирә”,- дип әйтә. Шулай бервакыт шәкертләре Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), әгәр көненә мең тапкыр карасадамы?”- дип сорыйлар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Көне буена йөз мең тапкыр бакса да!”- дип җавап бирә.
Әбүл Хәсән әль Хыркани (к.с.) хәзрәтләре шундый бер гыйбрәтле хәл турында бәян итә: “Ике кардәш яшәгән. Алар үзара шулай килешкәннәр: бер төнне берсе әниләренә ярдәм итеп үткәрә, ә икенчесе төнен Аллаһка гыйбадәт кылып уздыра. Икенче төнне икенчесе әниләренә булышып үткәрә, ә беренчесе төнен Аллаһка гыйбадәт кылып уздыра. Ике кардәшнең берсе төне буе гыйбадәт кыла, Аллаһы Тәгаләне зикер кыла һәм күңеле бик нык нурланып китә. Ул кардәше янына килә дә: “Әй, кардәшем, кичә гыйбадәт кылганда шундый бер тәм алдым, андый тәмне беркайдан да алып булмас. Бүген дә гыйбадәт кылсам, син төнне әниебез янында утырып үткәрә алмассыңмы?”- дип әйтә. Кардәше ризалаша: “Була, ник булмасын”,- дип белдерә. Гыйбадәт кылырга омтылучы кардәше төне буе күп итеп намаз укый, сәҗдәгә киткәч, йокыга тала һәм шундый хикмәтле төш күрә. Төшендә: “Аллаһы Тәгалә кардәшеңнең бөтен гөнаһларын да гафу итте, аның бәрәкәтенә синең гөнаһларыңны да ярлыкады”,- дигән сүзләрне ишетә. Ул: “Әй, Раббым! Мин Сиңа хезмәт итәм, ә кардәшем әниемә хезмәт итә”,- дип әйтә. Һәм шундый җавап ишетә: “Әйе, син хезмәткә мохтаҗ булмаганга хезмәт итәсең, ә кардәшең ярдәмгә мохтаҗ әниеңә хезмәт итә”.
Без газиз әниләребезгә күпме генә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтсәк тә, аларга күпме генә ярдәм кулы сузсак та, аларның безнең өстебездә булган хакларын тулысынча үти алмабыз. Ата-бабаларыбыз мәкалендә: “Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада”,- дип әйтелә. Күңелләребез далада булмасын иде. Аллаһы Раббыбыз әниләребезнең ризалыгын, хәер-догаларын, бәхиллеген алырга насыйп итсен.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.