Үзәк диния нәзарәтенең флагы

Җомга вәгазе

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте (ЦДУМ России) флагының төсләре нәрсәне аңлата һәм анда нинди сүзләр язылган?

Үзәк диния нәзарәте флагында иң астагы ак полоса Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) җир йөзенә, дөньяга килүен аңлата.

Кояш үзенең нурлары белән җирне яктырткан кебек, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) кешелек дөньясын караңгылыктан яктылыкка алып чыга. Анда “Әл-Бәкара” сүрәсенең 21-22 нче аятьләре язылган. Әлеге аятьләрдә болай диелә:

“И, кешеләр! Сезне дә, сездән әүвәлгеләрне дә Яралтучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз, бәлки, (Аллаһның газабыннан үзегезне коткарып) саклана алырсыз. Ул җирне – сезнең өчен түшәк, күкне бина итте, күктән су иңдерде һәм, аның белән сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр чыгарды. Сез, белгән хәлдә, Аллаһка һичнәрсәне тиң итеп куймагыз”.

Ак полосадан соң аста яшел төс бара. Бу төс ата-бабаларыбыз – Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүне аңлата. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең өч сәхабәсен безнең якларга җибәрә, алар ата-бабаларыбызга саф вә пакь динебезнең асылын аңлатып бирәләр, шуннан соң Идел буе болгарлары мөселман булып яши башлый. Әлеге полосада “Әлү-Гыймран” сүрәсенең 193-194 нче аятьләре язылган. Бу аятьләрдә болай диелә:

“И, Раббыбыз! Һичшиксез, без: “Раббыгызга иман китерегез!”- дип иманга чакырган чакыручыны ишеттек һәм ышандык. Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны ярлыка, кабахәт эшләребезне юкка чыгар һәм безне изге коллар белән берлектә вафат кыл. И, Раббыбыз! Безгә пәйгамбәрләрең аша вәгъдә иткән нәрсәңне бир. Безне Кыямәт көнендә хурлыкка төшермә. Һичшиксез, Син вәгъдәңне бозмыйсың”.

Бу аятьтә сүз нәкъ менә шушы вакыйгалар турында бара сыман. Ата-бабаларыбызга: “Раббыгызга иман китерегез!”- дип әйтәләр һәм алар иман китерәләр.

Яшел төстән соң кара полоса бара. Кара төс кайгы һәм борчылуны, үткәннәр, ата-бабаларыбыз өлешенә туры килгән авырлыклар, чиксез сынаулар турында уйлануларны аңлата. Бу полосада “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 23 нче аяте язылган. Әлеге аятьтә Аллаһы Тәгалә безне Адәм атабыз (а.с.) белән Һава анабыз кылган гыйбадәтләрне кылырга өйрәтә:

“И, Раббыбыз! Без үз-үзләребезгә золым иттек. Әгәр дә Син безне гафу итмәсәң һәм безгә мәрхәмәт итмәсәң, без зарар күргәннәрдән булырбыз”,- диделәр”.

Адәм галәйһиссәлам озак еллар дәвамында җирдә йөри, күз яшьләрен түгеп, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорый. Адәм галәйһиссәлам җәннәттән чыгарылган кебек, безнең ата-бабаларыбыз да Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булмаулары сәбәпле, башта Идел Болгарстаны дәүләтен югалталар, аннары ул чордагы башка казанышлардан колак кагалар, мәчетләре һәм мәдрәсәләре җимерелә. Мөселманнар бик күп кайгы-хәсрәт, сынаулар күрә, авыллары белән башка җирлекләргә һәм күрше дәүләтләргә күченергә мәҗбүр була. Бары тик Екатерина II – Әби патша заманында гына дин кардәшләребез җиңел сулап куя. 1788 елның 22 сентябрендә Оренбург мөселман дини җыелышын булдыру турында указ дөнья күрә, соңрак ул Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте итеп үзгәртелә.

Кара төстән соң кызыл полоса бара. Бу төс безнең тарихыбызда атеизм – динсезлек, дәһрилек заманын аңлата. Әлеге полосада “Мәрьям” сүрәсенең беренче аятьләре һәм “Шура” сүрәсе язылган. Бу хәрефләрнең мәгънәсен фәкать Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Шулай ук анда “Әл-Фил” сүрәсе тулысынча китерелә.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) туган елны Йәмән дәүләтенең Әбрах исемле патшасы Кәгъбәне җимереп ташлау ниятендә үзенең гаскәрләре белән Мәккәгә юл тота. Гаскәрләр Мәккә каласына якынлашкач, Аллаһы Тәгалә аларга каршы томшыкларына кызган ташлар капкан кошлар көтүен җибәрә. Кошлар барып җитеп, кызган ташларны Әбрах гаскәрләре өстенә сибә башлый. Нәтиҗәдә, күбесе һәлак була, гаскәрнең аз өлеше генә качып котыла. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Кәгъбәтуллаһны Үзе коткара. Ә динне юк итәргә теләүчеләр һәлак була. Җир йөзендә дин һәм иман сакланып кала.

Кызыл төстән соң яшел төс бара. Әлеге төс динебезнең яңарыш чорын аңлата. 1991 елдан башлап, Россиянең башка традицион диннәре кебек үк, Ислам дине дә җанланып китә. Шәһәрләр һәм авылларда мәчетләр төзелә, дини мәктәпләр һәм мәдрәсәләр, Ислам университетлары ачыла. Бу полосада “Тәүбә” сүрәсенең 129 нчы аяте язылган. Әлеге аятьтә болай диелә:

“Әгәр алар йөз чөерсәләр, син әйт: “миңа Аллаһ җитә! Аннан башка илаһ юк. Мин Аңа гына тәвәккәл иттем. Ул – бөек Гарешнең Раббысы”.

Бу аятьнең дәвамы буларак, “Әл-Мүҗәәдәлә” сүрәсенең 21 нче аяте язылган:

“Аллаһ: “Тулысынча Мин җиңәчәкмен, рәсүлләрем дә!”- дип язды. Һичшиксез, Аллаһ – Иң көчле, Бөек (Җиңелмәс)”.

Флагның уртасында: “Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәд - Аның Илчесе”,- дип иман кәлимәсе сүзләре язылган. 

Диния нәзарәте флагының өстәге сул як почмагында яңа гына калыккан ярымай сурәтләгән. Анда “Әлү-Гыймран” сүрәсенең 103 нче аяте язылган. Әлеге аятьтә болай диелә:

“Барыгыз бергә Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз”.

Ярымай астында Аллаһы Тәгаләнең ике күркәм исеме язылган – Әл-Хәййүл -Каййүм (Тере һәм Тереклек бирүче).

Яшел төстән соң соңгы ак полоса бара. Әлеге төс җәннәтне – оҗмахны аңлата. Без барыбыз да Аллаһы Раббыбызның рәхмәте һәм ризалыгы илә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) белән бергә җәннәткә эләгербез, инша Аллаһ. Бу полосада “Әл-Фуркан” сүрәсенең дүрт аяте (63-66) китерелә:

“Рахманның коллары шулар ки, алар җирдә түбәнчелек белән йөриләр. Надан (һәм акылсыз) кешеләр аларга дәшкән чакта, пакь сүз әйтәләр. Алар Раббылары өчен сәҗдә кылып һәм аягүрә торып төнне үткәрәләр. Алар (догаларында) әйтәләр: “И, Раббыбыз! Бездән җәһәннәм газабын ал! Аның газабы бит – аерылмый торган һәлакәт. Тору һәм урнашу өчен бу нинди яман урын!”

Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәннән соң 1100 елдан артык вакыт узып, бүген мөселманнар Россиянең 12 нче Баш мөфтие, Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә яңадан бергәләп, аерылмыйча һәм бүленмичә, барлык сынауларны лаеклы рәвештә үтәләр. Бөек Россиябездә тынычлык, иминлек булсын һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) өйрәткәнчә барлык халыклар да дус-тату яшәсен өчен мөмкин булганны барысын да эшлиләр.

Аллаһы Раббыбыз безнең барлык изге гамәлләребезне дә кабул кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, гафу итсен һәм иманыбызны ныгытырга ярдәм бирсен. Әмин!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.