Ватанны саклау - изге бурыч

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга рәхмәтләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә, Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләребез, бүгенге вәгазебез Ислам динендә Туган илне саклау темасына булыр.

Коръәни-Кәрим мөселманнарны барча кешеләргә – якыннарга, туганнарга, дусларга, таныш булмаган кешеләргә дә яхшылык эшләргә өйрәтә. Аятьләр һәм хәдисләрдә әйтелгәнчә, еракта торучылар белән чагыштырганда, янәшәдә булган туганнар һәм күршеләр алдында мөселманның бурычлары күпкә мөһимрәк. Үз гаиләң, дусларың, халкың һәм Туган ил алдында булган бурычларны тану патриотлыкның нигезен тәшкил итә.

Туган илне ярату – ул аның халкын ярату, данлыклы тарихы өчен рәхмәтле булу һәм аның турында кайгыртучанлык күрсәтү, туган җиреңне – кендек каны тамган туфракны ярату, якын күрү. Мөселманнар туган илне сайламый, алар аның өчен җаваплылык тоеп яшиләр.

Туган илгә мәхәббәт – мөселманның иманының бер өлеше. Ул Туган илен ярата, чөнки бу Аллаһы Тәгаләнең аны яратуының чагылышы булып тора. Тән җан белән бәйле булганда гына тере булган кебек, иманлы мөселман башка кешеләр белән бәйле булып, аларга яхшылык эшли алганда гына үз тормышыннан канәгатьлек табачак.

Тел кешеләрнең аңын формалаштыра, ә тарих хәтергә, истәлекләргә нигез сала. Тарих – акыл һәм көч хәзинәсе, ул кешеләр аңында һәм тормышында тирән эз калдыра. Бөек җиңүләр һәм үкенечле җиңелүләр, ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм геройлыгы турында легендалар һәм чын тарихлар кешеләр арасында бердәмлек һәм үзара теләктәшлек хисе тудыра.

Ислам – тынычлык һәм гармониядә яшәү дине, ул барлык конфликтларны тыныч юл белән хәл итәргә өнди. “Тыныч юл белән җайга салу – иң яхшысы” (“Хатын-кызлар” сүрәсе, 128). Коръәннең бик күп аять-сүрәләрендә үпкәләтүчене гафу итү, кичерү яхшылык эшләү булып санала. Мөселман кешесе начарлыкка яхшылык белән җавап бирергә бурычлы. Ягъни мәхәббәт, ярату, киң күңеллелек начарлыкны, явызлыкны бетерергә мөмкин. Әгәр мөселман яшәгән илгә һөҗүм итәләр һәм бер гаепсез кешеләрнең – хатын-кызлар, карт-карчыклар һәм балаларның каны коела икән, бу явызлыкны туктатуның бердәнбер чарасы – кулга корал алу. Андый очракларда Коръән мөселманнарга үз илен сакларга һәм дошманга каршы торырга куша. Изге китабыбызда болай диелә: “Әгәр сезгә кемдер һөҗүм итсә, сез дә ул һөҗүм иткән шикелле аңа һөҗүм итегез” (“Әл-Бакара”, 194).

Туган илне саклау – ул мөселманның изге бурычы. Мөселман кешесе үзенең Туган илен саклау өчен үзенең өен һәм гаиләсен, мәдәниятен һәм традицияләрен, үз динен һәм инануларын саклый. Моның өчен мөлкәтен дә, газиз гомерен дә кызганмый. Армиядә хезмәт итү һәм илебез чикләрен саклау иманлы кеше өчен төп бурычларның берсе булып тора. Мөселманнар Россия армиясе сафларында хезмәт итәләр һәм Туган илебез чикләрен намуслы саклыйлар.

Коръәндә болай диелә: “Тынычлык һәм иминлек – бөтен нәрсәдән дә яхшырак”. Бары тик илдә тынычлык һәм иминлек булса гына әйбәт итеп яшисең, эшләп йөрисең, балалар үстерәсең. Әгәр хәтта гаиләдә ир белән хатын яки ата-аналар, балалар, туганнар яки күршеләр арасында аңлашу, татулык булмаса, тамактан ипи һәм су үтми, татлы нәрсә ашасаң да, тәмен тоймыйсың.

Президент тарафыннан игълан ителгән махсус хәрби операция – ул тынычлык урнаштыру операциясе. Бары тик тынычлык урнаштыру максаты куела. Бу адымга барырга без мәҗбүр булдык, диде Президент. Аллаһының ярдәме белән тизрәк тәмамлансын иде ул. Элеккеге кебек үк Россия халкы белән украинлылар арасында үзара аңлашу, тынычлык урнашсын иде. Без әлеге операция тиз арада тәмамланыр дип өметләнәбез. Күпме сөйләшүләр алып барылды, нинди генә илләрнең җитәкчеләре килмәде, барысы да, без хәл итәбез, дип ышандырдылар һәм ахыр чиккә җиттек. Махсус хәрби операция төгәлләнгәннән соң, халыкара хокукның барлык нормалары да, һичшиксез, үтәлер. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әй, иман китерүчеләр! Дөньяга бергәләп керегез һәм шайтан – ымсындыручы иблис юлыннан бармагыз. Хаклыкта,  ул сезнең өчен ачыктан-ачык дошман”.

Бүген безнең сугышчыларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк бандерачыларга, нацизмга һәм неофашизмга каршы чын геройларча сугышалар. Илебездә яшәүче барча халыклар рус халкы белән берлектә теләсә нинди сынауны да җиңеп чыга алачак, чөнки Россия Федерациясе – безнең уртак йортыбыз. Ата-бабаларыбыз аны бердәмлектә һәм куәтле итеп саклауны безгә васыять әйтеп калдырган.

Аллаһы Тәгалә безгә һәммәбезгә дә Үзенең кушканнарын үтәп яшәргә насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде