Ялганның зыяны

Җомга вәгазе

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез ялганның зыяны һәм фани дөньяда һәрчак намуслы булу кирәклеге хакында.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Әл-Әхзәб” сүрәсендә болай дип әйтә: “И, иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез. Шулвакыт Ул сезнең гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны кичерер. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагать итсә, һичшиксез, ул зур котылуга ирешкән” (70-71).

Әлеге изге аятькә галимнәрнең комментарийларында болай диелгән: “Һәрвакыт, нинди генә хәлдә булсагыз да, нияттән чыгып, нәрсә дә булса сөйләгәндә, турысын сөйләгез һәм сүзегездә намуслы булыгыз. Бернәрсә белән дә дәлилләнмәгән сүзләр сөйләмәгез, алар ниндидер сүз әйтүчене түбәнсетергә һәм ялганчы итеп күрсәтергә мөмин. Аерым төркем кешеләрнең сүзләре хак булган дәрәҗәдә эшләре дә шул дәрәҗәдә дөрес булачак. Кешенең сүзләре ышанычлы булу аның үзенең ышанычлы булуын күрсәтә, ә ышанычлы кешенең эшләре дә ышанычлы булыр”.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип нәсыйхәт бирә: “Һичшиксез, дөреслек изге гамәлләргә китерә, ә изге гамәлләр җәннәткә китерә. Хакыйкатьтә, дөресен, турысын, хаклык сөйләүче кеше, ахыр чиктә, Аллаһы каршында дөрес – “Сыддик” итеп язылачак. Һичшиксез, ялган явыз, гөнаһлы эшләргә китерә, ә алар, үз чиратында, кешене тәмугка китерә. Хакыйкатьтә, ялганлаучы, алдап сөйләүче кеше, нәтиҗәдә, Аллаһы каршында ялганчы – “Каззаб” итеп язылачак” (Сәхих Мөслим).

Ялган – ул хакыйкатькә, дөреслеккә, чынлыкка тәңгәл килмәгән, каршы булган нәрсә. Ялган сүзне махсус сөйләү, тарату, һичшиксез, хәрәм гамәл санала. Ялган – йөрәктәге барлык рухи чирләрнең тамыры ул. Гөнаһлар чүп үләннәре кебек ялган нигезендә үсеп чыга.

Зур гөнаһлар – ышанмау (көферлек), Аллаһыга кемне яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту (ширк), болар барысы да ялганның бер төре була. Чөнки Аллаһы Раббыбыз белән Аның Рәсүленә (с.а.в.с.) яла ягудан да түбәнрәк ялган юк, була алмый. Изге аятьләрдә ышанмаучылар ялганчы дип атала. “Әл-Нәхл” сүрәсендә болай диелә: “Ялганны Аллаһның аятьләренә ышанмаган кешеләр чыгара. Алар – ялганчыларның нәкъ үзләре” (105).

Ибн Мәсүд (р.а.) болай дип аңлаткан: “Әгәр кеше ялган сөйләвен дәвам итсә, аның йөрәгендә кара тап барлыкка киләчәк. Аннары әлеге тап зурая барып, йөрәген тулысынча каплаячак. Андый кеше Аллаһы каршында ялганчы итеп язылачак” (Имам Мәлик, Мүвәттә).

Тел – ул җанның тәрҗемәчесе һәм идарәчесе, дип әйтәләр (Тухфәтүл-Әхвәзи, Шәрх Сүнән әт-Тирмизи). Шулай итеп, җанның явыз, гөнаһлы булуы телдә чагылыш таба, ә телнең явызлыгы, үз чиратында, гәүдәнең калган барлык органнарына тәэсир итә.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мөселманнарны ялганлык сыйфатына ия булудан сакланырга киңәш иткән.

Сәфуан ибн Сүләйм (р.а.) тапшыруынча, Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле! Мөселман кешесе куркак була аламы?”- дип сораганнар. Ул: “Әйе”,- дип җавап биргән. “Мөселман саран була аламы?”- дип сораганнар. “Әйе”,- дигән Рәсүлебез. “Мөселман кешесе ялганчы була аламы?”- дип сораганнар. “Юк”,- дип җавап биргән Пәйгамбәребез” (Имам Мәлик, Мүвәттә).

Башка изге хәдистә болай диелгән: “Хакыйкатьтә, алдау – икейөзлелекнең бер ишеге” (Кәнз әл-Уммәл). Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңлатуынча, икейөзле кеше ялганчы, алдакчы булуы белән аерылып тора. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Хәтта намаз укып ураза тотучы икейөзле кешенең өч билгесе бар: сөйләшкәндә - ялганлый, вәгъдә бирсә – үтәми, әгәр аңа ышаныч белдерсәләр – хыянәт итә” (Мүснәд Әхмәд Ибн Ханбәл).

Әбү Бәкр (р.а.) болай дип тапшырган: “Без Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) янәшәсендә идек. Ул бездән: “Сезгә иң зур гөнаһ турында сөйләргәме?”- дип сорады. “Әйе, Аллаһының Рәсүле”,- дип җавап бирдек без. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип дәвам итте: “Аллаһыга кемне яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту (ширк) һәм ата-анага буйсынмау, аларны итагать итмәү”. Хөрмәтле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бу сүзләрне әйткәндә таянып басып тора иде. Ул шунда ук туры басты һәм утырды һәм шушы сүзләрне өч тапкыр кабатлады: “Тыңлагыз инде! Шулай ук алдау һәм ялган шаһитлык китерү”. Аннары Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бу сүзләрне берничә тапкыр кабатлады һәм миңа ул туктамас кебек тоелды” (Сәхих әл-Бохари).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әлеге сүзләрне кабатлаганда, бернәрсәгә дә таянмый һәм аркасын туры тота. Аның шундый хәлдә булуы әйткән сүзләренең җитдилеген ачык күрсәтә. Рәсүлебез (с.а.в.с.) шушы рәвеше белән тирә-юньдәге кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм ялганның зур гөнаһ булуына, ялганга кечкенә нәрсә итеп карарга ярамавына инандырырга омтыла.

Абдуллаһ ибн Әмр (р.а.) болай дип сөйләгән: “ Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) безнең өйгә килде.  Шул мизгелдә әниемнең: “Абдуллаһ! Кил әле монда, мин сиңа бер нәрсә бирәм”,- дип чакыруын ишетеп алдым. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әниемнән: “Син аңа нәрсә бирергә телисең?”- дип сорады. Әнием: “Мин аңа хөрмә бирәм”,- дип әйтте. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип өстәде: “Сак бул, әгәр син аңа бернәрсә дә бирмәсәң (аңа дөресен әйтмичә), синең гамәл дәфтәреңә бу ялган булып язылыр иде” (Бәйхаки, Сөнән әл-Кубра).

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.