Бәрәкәт тормышны бәхетле итә
Җомга вәгазе
Җир вә күкләрне һәм бөтен галәмнәрне юктан бар итеп тәрбия кылучы, мәрхәмәт кылып, бөтен җан ияләренең ризыгын бирүче, тәүбә һәм догаларны кабул итеп, бәла-казалардан коткаручы Аллаһы Раббыбызга хәмед-сәнәләребез, мактау һәм олуглауларыбыз булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез бөтен нәрсәдә, мәсәлән, өйләребездә бәрәкәткә ирешү кирәклеге турында булыр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә, фәрештәләр күкләрдән җиргә караган вакытта Коръән укылып торган өйләрдән Аллаһының ихтыяры белән нур балкыр, ә Коръән укылмаган өйләрдә андый нур булмас, дип әйткән. Әйе, бу өйләрдә чиста һәм пөхтә, диваннары йомшак булыр, яктырткычлары әйбәт яктыртыр, әмма күкләрдәге фәрештәләр әлеге өйләрдә нур яктысын күрмәс. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), өйләрегезне зиратка – каберстанга әйләндермәгез, дип әйткән. Сәхабәләре аңардан, ничек инде ул алай, дип сораганнар. Өйләрегез зиратка әйләнмәсен өчен кайбер намазларны өйләрегездә укыгыз, дип җавап биргән ул. Изге гамәлләр кылынмаган өйләр зиратка әйләнә. Кайбер галимнәр гаилә кору белән кабергә керү арасындагы тормыш юлын бәрәкә дип атый. Бәрәкәт ул - Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең файдалы булып, гел артып торуы һәм озакка җитүе. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә:
“Кешеләрнең малларында арту булсын дип, сез биргән риба Аллаһ хозурында артмас. Әмма Аллаһның Үзен (һәм ризалыгын) теләп, сез биргән бер зәкят, менә болар кат-кат арттырылганнар” (Әр-Рум, 39).
Мәсәлән, берәү 1 миллион сум акчасын еллык 5% белән банкка сала. Әлеге акча биш ел шунда ятканнан соң, хуҗасы өчен ул инде 1250000 сумга әйләнә. Әмма Аллаһы Раббыбыз аның өчен бу акчаны табыш дип түгел, ә зыян дип саный. Кызганычка, башта салган 1 миллион сум акчасында хәзер инде бәрәкәт юк, чөнки ул процентка салуы белән аны агулаган булып чыга. Хәзер зәкәт – бай кешенең мөлкәтеннән 2,5% налог түләүгә тукталыйк. Берәүнең 1 миллион сумы булса, шуның 25 мең сумын зәкят итеп бирергә тиеш. Шуннан соң аның 975 мең сум акчасы кала. Бу очракта, Аллаһның Үзен (һәм ризалыгын) теләп, сез биргән бер зәкят, менә болар кат-кат арттырылганнар, ди Раббыбыз Коръәни-Кәрим китабында. Әгәр менә шулай эшләсәк, Аллаһы Тәгалә безнең үзебезгә, мал-мөлкәтебезгә, хатыннарыбызга, балаларыбызга, йортларыбызга – бөтен нәрсәбезгә дә бәрәкәт иңдерәчәк.
Бу хәл ничек килеп чыга соң? 1 миллион сум акчасын процент белән банкка салучының байлыгы бер елдан соң 1 миллион 50 мең сумга җитә, әмма Аллаһы каршында аның малы артмый. Ни гаҗәп, акча гел каядыр китеп тора, беркайчан да җитми, чөнки бәрәкәте юк. Әгәр Аллаһы Раббыбыз аңа бәрәкәт бирсә, ул хуҗасына күбрәк файда китерәчәк. Мисал өчен, ай саен 35 мең хезмәт хакы аласың, ә гаиләне тоту өчен 45 мең сум кирәк. Ләкин Аллаһының шушы малга бәрәкәт бирүе белән бу акча бөтен нәрсәгә дә җитәчәк. Раббыбыз бәрәкәт өстәгән очракта, әйберләр хуҗасына күпкә озаграк хезмәт итәр. Бәрәкәт булган аяк киемен, бәрәкәтсез аяк киеменә караганда, озаграк киеп йөрергә мөмкин булачак. Көнкүреш техникасы, автомобильләр белән дә шундый ук хәл. Әйтик, туй мәҗлесен зурдан кубып үткәрергә була. Бу уңайдан Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), чыгымнары азрак булган туйның бәрәкәте күбрәк булыр, дип әйткән. Әмма бу очракта, туганнар, кешеләр ни әйтер бит әле, дигән фикер беренче планга чыга. Ә Аллаһы Тәгалә яки аның Рәсүле (с.а.в.с.) ни әйтер, дип хәтта уйлап караучы да юк. Кешеләр ни әйтер – бүген безнең өчен иң мөһиме менә шул. Өйләнешкәннән соң Аллаһы һәм Аның Рәсүле (с.а.в.с.) кушканнары үтәп яшәсәләр, әйтик, биш вакыт намаз, Коръән укысалар, өйләреннән һәрчак нур балкыр. Фәрештәләр өстән аларның нурлы йортларын күреп, күзәтеп торырлар. Әгәр инде хәрәмгә игътибар итмичә, гөнаһ эшләсәләр, өйләренә шайтаннар оялар. Өегезгә кергәндә, бисмилләһ, дип әйтсәгез, артыгыздан шайтан ияреп керә алмас. Ашарга утыргач, бисмилләһ, дисәгез, шайтан сезнең белән бергә утырып ашамас. Ишекне, бисмилләһ, дип бикләсәгез, кәстрүл капкачын, бисмилләһ, дип япсагыз, шайтан аларны һич тә ача алмас. Әгәр боларны эшләмәсәк, җен ризыкка кулларын тыгып, сезгә йогынты ясау мөмкинлегенә ия булачак. Кайберләре ишек башларына Коръән сүрәләре язылган шамаилләр элеп куя. Шайтаннар белән җеннәрдән саклану өчен Ислам дине кушканча яшәргә кирәк, динислам яшәү рәвешенә әверелергә тиеш. Мәсәлән, киемнәр белән тәнебез һәрчак чиста булырга тиеш. Тәһарәтле, ару-пакь йөрсәк, бәрәкәтебез артачак. Шулай ук Коръән укырга, аның турында һәрдаим уйланырга кирәк. Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен көн саен нидер эшләргә, гел алга барырга кирәк. Шунда гына өйләребезгә бәрәкәт иңәр. Раббыбыздан көн саен бәрәкәт бирүен сорыйк, бүген безгә нәкъ менә шул җитми бит. Динебездән ерак булган чит кешеләргә генә түгел, үз гаиләгезгә, туганнарыгызда да динислам турында аңлатыгыз, аларны дингә, мәчет юлына өндәгез. Әгәр гаиләңне намазга бастыра алмыйсың икән, Кыямәт көнендә моның өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Шулай бервакыт Аллаһы фәрештәләрне гөнаһлы бәндәләр яшәгән җирлекне җимереп ташларга дип җибәрергә җыена. Әй, Раббыбыз, ул авылда һәрчак догада булган тәкъва кеше яши бит, ди фәрештәләр. Менә аңардан башлагыз да инде, ди Аллаһы Тәгалә. Ни өчен? Чөнки ул намаз укый, ә башкаларны намазга өндәми, үзе тәмуг утыннан котылырга тели, әмма башкаларга үгет-нәсыйхәт бирми, ди Раббыбыз”.
Туганлык мөнәсәбәтләрен өзү дә бәрәкәтнең юкка чыгуына китерә. Кайчак кан туганнар еллар буе бөтенләй аралашмыйлар. Ни гаҗәп, кайберләре бу турыда горурлык белән сөйли. Лә хаүлә ва лә күвватә иллә билләхил алийил азым. Бохариның хәдисләр җыентыгында Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) менә шундый хәдисе китерелә: “Әгәр берәр кеше кан туганы белән элемтәсен өзсә, Аллаһы – Кодрәтле һәм Бөек, нәкъ менә туганлык элемтәләрен өзүчегә бик тиздән күкләрдән җәза килеп төшәчәк. Алар синең белән элемтәләрен өзсеннәр, ә син яңадан җайга сал, шул рәвешле Аллаһы Тәгаләгә кем яклы булуыңны күрсәтерсең”.
Гөнаһлы эш-гамәлләрдән читтә булыгыз һәм бәрәкәтле тормыш белән яшәрсез. Мисал өчен алкогольны гына алыйк. Әгәр алкоголь сату яки аракы эчү, комарлы уеннар уйнау белән калебегезгә тап төшерсәгез, Аллаһы Раббыбыз әйтүенчә, шайтан бу нәрсәләр аркылы сезнең арагызда дошманлык хисләре тудырырга тырышачак. Ягъни гөнаһларыгыз аркасында Аллаһы сездән бәрәкәтне алачак һәм сез бер-берегезне яратмый, күрәлмый башларсыз. Фәрештәләр өйләрегезгә сирәк килеп йөрер, ә менә шайтаннар озакка оялаячаклар. Шайтан гөнаһлы эшләрегез аркылы сезне Аллаһыны зикер кылудан, догалар укудан тыеп торачак, ди Раббыбыз.
Югыйсә, бөтен нәрсә дә үзебездән тора бит. Әгәр динебез кушканча яши башласагыз, өегезгә, тормышыгызга Аллаһының бәрәкәте елдан-ел күбрәк өстәлә баруын сизмичә дә калырсыз. Дин юлындагы кешеләргә карыйбыз да, бөтен нәрсәгә акчалары җитүенә, һәрвакыт елмаеп йөрүләренә, беркайчан да зарланмауларына, ягъни бәрәкәтле тормышларына шөкрана кылып яшәүләренә сокланабыз. Аллаһы андый кешеләргә вакытны дөрес, файдалы итеп үткәрүдә бәрәкәт бирә.
Әгәр өйләрегездә бәрәкәт булса, Аллаһының рәхмәте белән сезнең бала-оныкларыгыз бәла-казаларга тарымас. Аллаһыдан ерак булучылар кайгы-хәсрәтне күп күрәләр, җан тынычлыгы табалмый интегәләр. Һичшиксез, дин юлындагы кешеләрнең дә проблемалары җитәрлек, әмма Раббыбыз аларны җиңеп чыгарга көч, сабырлык бирә.
Бүген кешелек дөньясын сәламәтлек, стресслар проблемасы борчый. Ә стресс депрессиягә китерә. Мөселман кешесе стресстан котылу өчен намаз укый, кулына Коръән китабын ала, салаватлар әйтә. Салаватлар әйткән өчен әҗер-саваплар санап бетергесез күп. Аларны 100әр, 500әр яки 1000әр тапкыр әйтергә мөмкин. Әйтик, 1000 салават өчен Аллаһы Тәгалә безгә 10 мең әҗер-савап насыйп итәчәк. Әгәр Раббыбыз сезгә 10000 әҗер-савап иңдерсә, стрессыгыз Аллаһының шәфкать-мәрхәмәтендә батачак бит. Без – мөселманнар, гомеребезне менә шул рәвешле үткәрергә тиеш.
Аллаһы Коръәндә болай дип әйтә: “Алар – иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?” (Әр-Рагъд, 28).
Йә, Аллаһ! Безнең барлык гөнаһларыбызны да кичерсәң иде. Безгә бар нәрсәдә дә бәрәкәт биреп, ир-егетләребезгә җиңү шатлыгы белән өйләренә кайтырга насыйп итсәң иде. Барчабызга да вәгъдә иткән җәннәтләреңә керергә насыйп әйләсәң иде.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.