Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Коръәнне ничек укыган?
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез “Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Коръәнне ничек укыган?” дип атала.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Коръәнне ашыкмыйча, хәрефләп укыган. Ул шушы изге китабыбыз белән яшәгән. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.а.в.с.) аятьләрнең мәгънәсе турында тирәнтен уйланып, кушканнарны шунда ук көндәлек тормышында кулланган. Аллаһыны олуглау турында аятьләрне укыганда, “сөбханаллаһ”, дип әйтеп, Аллаһы Раббыбызның бернинди җитешсезлекләре һәм хилафлыклары да булмавы турында искә төшереп үткән. Коръәндә Аллаһыга ялварулар булган аятьләрне укыганда, шунда ук Раббыбызга мөрәҗәгать иткән. Ә инде Аллаһыдан саклавын һәм яклавын сорау кирәклеге турында аятьләр очраса, Раббыбыздан төрле бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән, афәтләрдән саклавын дога кылып сораган (Сәхих Мөслим).
Кайчак ул бер аятькә генә тукталып, иртәнгә кадәр догада булган һәм шушы аять турында тирәнтен уйланган.
Әбү Зәрр хәзрәт (р.а.) болай дип сөйләгән: “Шулай бер төнне Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) иртәнгә кадәр басып торып, түбәндәге аятьне кабатлады: “Әгәр син аларны (кяфер булып үләчәк кешеләрне) газапласаң, һичшиксез, алар – Синең колларың. Әмма әгәр аларны ярлыкасаң, һичшиксез, Син бит – Бөек (Җиңелмәс), Хикмәт иясе” (Әл-Маидә, 118).
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) көн саен югарыда китерелгән аять белән бергә менә шушы аятьне укыган: “Раббым! Һичшиксез, алар кешеләрнең бик күбесен адаштырдылар. Кем (мин чакырган тәүхид һәм Ислам диненә кереп) миңа иярсә, ул – Миннән. Әмма кем (динемә кермичә) Миңа каршы төшсә, һичшиксез, Син – (гөна һларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле” (Ибраһим, 36).
Шуннан соң ул кулларын күтәргән һәм: “Йа, Аллаһ! Минем өммәтем, минем өммәтем”,- дип дога кылырга керешкән. Һәм елый башлаган. Аллаһы Тәгалә: “Әй, Җәбраил! Хаклыкта, Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсә турында да яхшы белә (әмма кешеләр дә белсен өчен), бар, Мөхәммәдтән елавының сәбәбен сорашып белеш әле”,- дип әйтә. Җәбраил (а.с.) килгәч, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) аңа өммәте өчен борчылып, нык кайгырып елавы турында сөйләп бирә. Шуннан соң Аллаһы Раббыбыз болай дип белдерә: “Әй, Җәбраил! Мөхәммәд янына бар һәм менә шушы шатлыклы хәбәрне җиткер: “Синең өммәтеңә килгәндә, син канәгать, риза булсын өчен Мин барысын да эшләрмен һәм Мин сине беркайчан да рәнҗетмәм” (Мөслим).
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең өммәтен менә никадәр көчле яраткан һәм гаҗәеп дәрәҗәдә игелекле, изгелекле булган. Без шушы хәдис турында тирәнтен уйланып, үз-үзебезгә, мин Аллаһының Рәсүлен (с.а.в.с.) ни дәрәҗәдә яратам соң, дигән сорауны бирергә тиешбез. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен төгәл, җиренә җиренә үтәвебез, хаклыкта, аны яратуыбыз, тугрылыклы булуыбыз, аның юлыннан баруыбыз күрсәткече булып тора.
Абдуллаһ бине Мәсүд (р.а.) болай дип сөйләгән:
“Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) миннән:
- Миңа Коръән укый алмассыңмы икән?- дип сорады.
Мин аңа:
- Әй, Аллаһының Рәсүле! Коръән Сезгә иңдерелгән бит. Минем Сезгә Коръән укуым килешер микән соң?- дидем.
Мөхәммәд (с.а.в.с.):
- Мин шулай ук Коръән укыганны да тыңларга яратам,- диде.
Мин “Ниса” сүрәсен укырга керештем. 41 нче аятенә җитеп, аны укый башладым: “Без һәр өммәттән бер шаһит китергәч, сине дә шуларга бер шаһит буларак китергәч (сине инкяр иткәннәрнең хәле) ничек булачак?” (Ниса, 41). Шул сүзләрне ишеткәч, ул: “Бүгенгә җитеп торыр!”- дип кычкырып җибәрде. Мин аңа карап куйдым һәм күзләреннән яшь агуын күрдем” (Бохари).
Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) күңеле нечкә, тәфәккүре тирән булуы турында хәзрәти Гайшә (р.а.) болай дип сөйләгән: “Шулай бер төнне Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), әй, Гайшә, миңа бу төнне Аллаһыга гыйбадәттә үткәрергә рөхсәт итсәң иде, дип әйтте. Мин аңа: “Аллаһы белән ант итеп әйтәм, мин синең янәшәңдә булырга бик тә яратам, әмма сиңа ошаган нәрсәләрне тагын да күбрәк яратам”,- дип әйттем.
Аннары ул урыныннан торды, тәһарәт алды һәм намаз укырга кереште. Ул бик каты елый иде. Аның күз яшьләреннән киеме, күркәм сакалы һәм хәтта намаз укыган урыны да юешләнгән иде. Билал хәзрәт кереп, аны иртәнге намазга чакырганчы, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шундый халәттә булды. Ул Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) халәтен күреп:
“Әй, Аллаһының Рәсүле! Сез ни өчен шуның кадәр каты елыйсыз? Аллаһы Раббыбыз Сезнең үткәндәге һәм булачак барлык гөнаһларыгызны да кичерде, гафу итте”,- диде.
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.а.в.с.) аңа болай дип җавап бирде: “Ни өчен мин Аллаһының рәхмәтле колы булмаска тиеш әле? Аллаһы белән ант итеп әйтәм, узган төндә миңа шундый аятьләр иңдерелде ки, аларны укып та, алар турында уйланмаганнар өчен нинди кайгы-хәсрәт!” Аннары түбәндәге аятьне укырга кереште: “Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең яралтылуында, көн белән төннең бер-берсен алыштыруында акыл ияләре өчен билгеләр бар. Алар (акыл ияләре) аякта торганда да, утырган килеш тә, янтыкларында килеш тә Аллаһны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр: “И, Раббыбыз! Син моны юкка яралтмадың. Син пакьсең! Безне Ут газабыннан сакла!” (Әлү-Гыймран, 190-191).
Әлеге аятьләр иңдерелгән төнне Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) иртәнгә кадәр елап үткәрә, хәтта йолдызлар көнләшерлек энҗе бөртекләренә охшаган күз яшьләрен түгә. Аллаһы Раббыбызның бөеклеге һәм олуглыгы турында уйланып елаган мөселманнарның күз яшьләре фани дөньядагы төннәрне бизәсен, караңгы гүрләрне яктыртсын һәм Аллаһы ихтыяры белән җәннәт бакчаларының чык тамчыларына әверелсен иде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) изге Коръәни-Кәрим китабын тирәнтен уйланып, барлык серләренә дә төшенергә тырышып уку кирәклегенә басым ясап, болай дип әйткән: “Әгәр бер төркем кешеләр Аллаһы йортына җыелып, Аллаһының китабын укысалар һәм бер-берсен аны укырга өйрәтсәләр, аларга шәфкать һәм мәрхәмәт иңәр, фәрештәләр алар өстенә канатларын җәяр. Һәм Аллаһы аларны үзенең якыннары арасында телгә алыр”.
Аллаһы Раббыбыз безгә изге Коръәни-Кәрим аятьләре турында иң яхшы, күркәм рәвештә уйланырга һәм аларны тормышка ашырырга, яшәешебездә кулланырга насыйп итсен. Әмин.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.