Башкаларның йөрәген җәрәхәтләмә

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез кеше нинди генә булса да, аңардан көләргә, аны түбәнсетергә һәм мыскылларга ярамавы турында булыр. Мөселманнар буларак без башкаларга иң яхшы, иң күркәм әхлак һәм әдәп үрнәге күрсәтергә тиешбез.

Шулай бервакыт Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) беренче мөәзине булу бәхетенә ирешкән Билал Хәбәши (р.а.) белән әйдәп баручы сәхабәләрнең берсе булган Әбү Зәр (р.а.) бәхәскә керә. Бәхәс кызып китеп, Әбү Зәр (р.а.) Билалны (р.а.) “кара хатынның улы” дип атый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бу хакта ишетеп алып, Әбү Зәргә (р.а.) кисәтү ясый. “Әбү Зәр! Әнисе кара булуы өчен син Билалны оялтасың һәм аңа карата нәфрәт белдерәсеңме әллә? Димәк, син – һаман да наданлык, томаналык, белемсезлек эзләре бетмәгән кеше” (Мөслим, 38; Бохари, 22).

Хөрмәтле җәмәгать! Ислам дине буенча һәрбер кеше, нинди телдә сөйләшүенә, кайсы раса вәкиле булуына, тәненең төсенә, җенесенә һәм кайсы динне тотуына карамастан, кыйммәтле, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Кеше – ул әшрәф-мәхлүкат, ягъни бөтен барлыклар арасында иң хөрмәтлесе, иң дәрәҗәлесе. Ул җир йөзендә лаеклы, матур итеп яшәргә хаклы. Һәрбер кешенең гомере, мөлкәте һәм дәрәҗәсе хөрмәткә лаек һәм кагылгысыз. Тәкъвалык күрсәтүебездән, ягъни Аллаһыдан курку дәрәҗәсеннән башка, безнең бер-беребез алдында бернинди өстенлегебез дә юк.

Аллаһы Раббыбыз Үзенең Коръни-Кәрим китабында безгә шушы хакыйкать турында хәбәр итә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар” (Әл-Хүҗүрат, 13).

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең өммәте белән саубуллашу – хушлашу хотбәсендә болай дип әйткән: “И, кешеләр! Шуны исегездә тотыгыз, Раббыгыз бер. Атагыз да бер. Барыгыз да Адәм балалары, Адәм исә туфрактан. Аллаһ каршында иң кыйммәтлегез - Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегездер. Шуңа күрә гарәпнең гарәп булмаган бер кемсә алдында бернинди өстенлеге дә юк. Шулай ук ак тәнленең кара тәнле алдында өстенлеге юк, ә кара тәнленең ак тәнле алдында өстенлеге юк. Бары тик тәкъвалык һәм игелекле гамәлләр кылуда гына өстен булырга мөмкин” (Имам Әхмәд).

Мөхтәрәм җәмәгать! Без – кешеләрнең аяк астында яткан һәм йөрергә комачаулаган ташны читкә алып ташлауны иманының бер өлеше итеп санаучы ислам цивилизациясе вәкилләре. Шуңа күрә башкаларга карата начар мөнәсәбәттә булу, аларның дәрәҗәсен төшерү, аларны ничек тә булса кимсетергә тырышу безгә берничек тә туры килми, бу безнең өчен чит-ят нәрсә. Без – мөселманнар, Аллаһы Раббыбызның коллары, без – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) өммәте.

Безнең динисламыбыз – шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, гаделлек, мәхәббәт, хөрмәт күрсәтү, тынычлык һәм иминлек дине ул. Бүлгәләнү, маргинализация, ягъни читләшү, нәфрәт белән карау, хурлыкка калдыру безнең тормышыбызның бер генә юнәлешендә дә урын тапмый. Без – үз динебез вәкилләре, пәйгамбәрлек миссиясен һәм һөнәрен дәвам итүчеләр. Безнең үз динебезне хурларга, аны хурлыкка калдырырга хакыбыз юк. Кемнеңдер күңелен калдырырга, Аллаһы Раббыбызның күршесе булган йөрәкне – калебне җәрәхәтләргә бернинди хакыбыз да юк.

Шулай бервакыт бөек галимнәрнең берсе болай дип әйткән: “Йөрәк – Аллаһы Тәгаләнең күршесе. Йөрәк якын булган кебек Аллаһыга бернәрсә дә якын түгел. Йөрәкне – күңелне җәрәхәтләүдән сак булыгыз, сак булыгыз, сак булыгыз!”

Кешедән көлү, аны түбәнсетү, җәберләү, мыскыллау һәм хурлау кебек гамәлләр беркайчан да мөселманнарга хас гамәлләр булмас. Коръәни-Кәрим кушканча яшәргә омтылучы мөселман кешесе хаклыкта – чынлыкта үзенең кем булырга тиеш икәнен онытмасын иде. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә безгә болай дип хәбәр итә: “Һичшиксез, мөэминнәр – кардәшләр. Шуңа күрә кардәшләрегезне татулаштырыгыз. Аллаһтан куркыгыз, бәлки, рәхмәт ителерсез” (Әл-Хүҗүрат, 10).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә безне болай дип кисәтә: “Мөселман мөселманга – кардәш. Ул аны мыскылламый, ярдәменнән ташламый һәм бервакытта да авыр хәлдә калдырмый” (Мөслим).

Башка хәдистә болай диелә: “Бер-берегездән көнләшмәгез. Бер-берегездән йөз чөермәгез. Бер-берегезгә нәфрәт, усаллык белән карамагыз. И, Аллаһының коллары! Туганнар, кардәшләр булыгыз!” (Бохари).

Безнең дин кардәшләр һәм мөселман өммәте вәкилләре булуыбыз – безнең өчен зур яхшылык һәм әлеге яхшылык өчен Аллаһы Раббыбызга рәхмәтле булырга тиешбез. Кан кардәшләр булуга караганда, дин кардәшлеге күпкә көчлерәк һәм ныграк була.

Әйдәгез, бер-беребезнең хокукларын һәм хакларын хөрмәт итик. Безнең арадагы каршылыклар зур байлыкка әверелсен иде. Дус-тату булып, аралашып яшәргә тырышыйк. Ир туганнарыбыз һәм кыз туганнарыбыз арасындагы кардәшлек элемтәләрен ныгытыйк, җайга салыйк. Җимерүчеләрдән түгел, төзүчеләрдән, булдыручылардан булыйк. Бер генә җан иясенә дә зыян салмыйк, бер генә йөрәкне дә җәрәхәтләмик, барлык тере һәм тере булмаган җаннарга да мәхәббәт, ярату хисе белән карыйк, аларга карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булыйк. Шуны онытмыйк, исебездә тотыйк: бергә һәм бердәм булсак, кардәшлекне сакласак кына барлык кыенлыклар һәм авырлыкларны, сынауларны да җиңеп чыгарбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.