Бердәм булып, аңлашып яшәүгә ни җитә!
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне темасына багышлана.
Аллаһы Раббыбыз җир йөзендәге барча кешеләрне дә бер ата белән бер анадан яралта, барлыкка китерә. Без – төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-беребез өчен туганнар, кардәшләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә каршында без һәммәбез дә бертигез, бернинди аермабыз да юк. Һәм бер генә халыкның, милләтнең дә Аллаһы Раббыбыз каршында үзен башкаларга караганда өстенрәк, дәрәҗәлерәк итеп күрсәтергә хакы юк.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар”.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Хаклыкта, Аллаһы сезнең тышкы кыяфәтегезгә карамый, әмма ул сезнең калебләребезгә һәм эш-гамәлләрегезгә карый”.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) башка хәдисендә болай дип әйтә: “Хаклыкта, Аллаһы Раббыбыз сезгә ифрат та тыйнак булырга куша, шул дәрәҗәдә тыйнак булырга кирәк ки, сезнең арагыздан беркем дә үзен башкалардан өстенрәк куймасын һәм бүтәннәрне җәберләмәсен, кысрыкламасын”.
Әлеге аятьләр һәм хәдисләрдән шуны аңларга, исебездә тотарга кирәк: безнең барыбызның да атабыз белән анабыз бер, Аллаһы Тәгалә каршында без һәммәбез дә бертигез, бернинди аермабыз да юк, Аллаһы Раббыбыз Аңардан курку сәбәпле, Аның алдында җавап бирергә туры киләчәген аңлап гөнаһ эшләмәүче кешене генә ярата.
Җир йөзендә яшәве кызыклырак, күркәмрәк булсын өчен Раббыбыз барлык кешеләрне дә төрле кабиләләр һәм халыкларга, милләтләргә бүлгән. Башка халыкларның мәдәниятен, телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, яхшы, игелекле эш-гамәлләр кылуда ярышып яшәү өчен бүлгән. Ә Кыямәт көнендә, мәхшәр мәйданында Аллаһы Раббыбыз безнең тышкы кыяфәтләребезгә, күзләребез һәм чәчләребезнең төсенә карамас, ә безнең күңелләребезгә – калебләребезгә һәм кылган гамәлләребезгә карар.
Җир йөзендә яшәү дәверендә һәрчак тыйнаклык күрсәтергә тырышырга һәм беркайчан да үзеңне башкалардан өстен куймаска кирәк. Әгәр борыныбызны күтәреп, тәкәбберләнеп, туганнарыбызга, дусларыбызга, танышларыбызга, күршеләребезгә үзебезне өстенрәк куеп карасак, Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешә алмабыз, җәннәт ишекләре безнең каршыбызда ачылмас һәм хәтта оҗмах исен иснәп карау бәхетенә дә ирешмәбез.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Калебендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше җәннәткә кермәс”,- дип әйтә.
Муса пәйгамбәр (а.с.) Аллаһы Тәгаләдән: “Йа, Раббым! Син иң күбе кемгә ачуланасың?”- дип сораган. Аллаһы Раббыбыз аңа болай дип җавап биргән: “Йа, Муса, калебендә тәкәбберлек булганнарга, теле тупас булып, кешеләр белән дорфа сөйләшүчеләргә, иманы зәгыйфь булганнарга һәм кулы саран булганнарга”.
Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) үгет-нәсыйхәтләреннән чыгып, без һәммәбез дә үзебезнең иманыбызны камилләштерү өстендә тырышлык куярга, көн саен игелекле эш-гамәлләр кылырга омтылырга тиеш.
Россиядә яшәүче барча халыклар, төрле дин һәм милләт вәкилләре бер-берсенә һәрьяклап булышырга, ярдәм итәргә һәм бергә, бердәм булырга бурычлы. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте һәм мәрхәмәте – безнең бердәм булуыбызда.
Аллаһы Раббыбыз газиз Ватаныбызның барча халыкларына да бердәм, дус булып һәм үзара ярдәмләшеп гомер кичерергә насыйп итсен! Әмин!
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.