“Җәннәт – аналарның аяк астында”

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Аллаһы Тәгаләдән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) өммәтенә тынычлык һәм сәламәтлек насыйп итүен сорыйбыз.

Һәрбер ата-ана үз баласының шатлык-сөенечләр китерүен һәм нәсел дәвамчысы булуын, шулай ук картлык көнендә газизләре турында кайгыртучанлык күрсәтүен тели. Әмма мондый бәхеткә ирешү өчен балаларда әти-әниләренә карата яхшы мөнәсәбәт, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. Аларның үсеп җитеп тормыш юлына баскач, өлкән яшьтәге әти-әниләренә карата нинди мөнәсәбәттә булуы бала вакытта нинди тәрбия алуларына турыдан-туры бәйле. Бүгенге вәгазебез балаларның ата-аналарына мөнәсәбәте, әниләрне хөрмәт итү темасына булыр.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм ата белән анага игелек кылыгыз” (“Ән-Ниса”, 36).

Ата-ананы тыңламау – иң зур гөнаһларның берсе. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), әти-әниләргә карата игелекле булу – иң күркәм гамәл, ә аларны тыңламау – иң зур гөнаһларның берсе, дип әйтә.

“Аллаһыга ширек кушу, ата-аналарга карата хөрмәтсезлек күрсәтү, кеше үтерү һәм ялган шаһитлык – иң зур, иң авыр гөнаһлар” (Бохари).

Адәм баласы ата-анасын тыңламавының аяныч, ачы нәтиҗәсен бу дөньяда ук татыр – үләр алдыннан җан биргәндә иман кәлимәсен әйтә алмаячак.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) заманында Әлкәмә исемле егет яшәгән. Ул бөтен тырышлыгын куеп Аллаһыга гыйбадәт кыла: җәмәгать намазларында катнаша, ураза тота һәм сәдакалар бирә. Бу егет кинәт авырый башлый һәм чире көннән-көн көчәя генә бара. Аның хатыны Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килә һәм: “Әй, Аллаһының Рәсүле, минем ирем Әлкәмә җан бирә алмыйча ята бит. Синең яныңа аның хәле турында сөйләргә килдем”,- дип җиткерә. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Әммәр (р.а.) белән Билалга (р.а.) Әлкәмә янына барып, аңардан иман кәлимәсен әйттереп карарга куша. Алар Әлкәмәдән: “Лә иләһа иллә Аллаһ”,- дип әйтүен сорыйлар. Ни гаҗәп, ул бу сүзләрне әйтә алмыйча интегә. Әммәр (р.а.) белән Билал (р.а.) Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына кайтып, Әлкәмәнең иман кәлимәсен әйтә алмавы турында хәбәр итәләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Аның әтисе яки әнисе исәнме әле?”- дип сорый. “Әй, Аллаһының Рәсүле, әнисе исән әле, әмма бик карт инде”,- дип әйтәләр. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Әлкәмәнең әнисенә, хәлегез булса, минем яныма килеп чыгыгыз, әгәр мөмкинлегегез булмаса, үзем сезнең яныгызда барырмын, дип хәбәр юллый. Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) вәкиле ана кешегә хәбәрне илтеп тапшыра. “Мин аның хакына хәтта гомеремне бирергә дә әзер, шуңа күрә бик теләп үзем янына барам”,- ди Әлкәмәнең әнисе һәм таягына таянып Рәсүлебез янына юл тота. Бер-берсен сәламләгәннән соң, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Өмм Әлкәмә, миңа дөресен әйт әле, югыйсә, Аллаһы Раббыбыз хакыйкатьне ачып бирәчәк! Улың Әлкәмә белән мөнәсәбәтләрең нинди?”- дип сорый. Ана кеше: “Әй, Аллаһының Рәсүле, ул күп гыйбадәт кыла, күп ураза тота һәм күп малын хәйриячелеккә сарыф итә”,- дип җавап бирә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Ә сиңа карата ул нинди?”- ди. Әни кеше: “Әй, Аллаһының Рәсүле, мин аңа ачулы шул”,- дип әйтә. “Ни өчен?”- ди Рәсүлебез. “Әй, Аллаһының Рәсүле, ул хатынын өстенрәк күрде һәм мине тыңламады”,- ди ана кеше. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Өмм Әлкәмә, синең ачулы булуың Әлкәмәнең теленә иман кәлимәсен әйтергә комачаулавына бернинди шик тә юк”,- дип белдерә. Аннары Билалга (р.а.) таба борыла да: “Билал, бар, утын әзерләп куй әле”,- дип әйтә. “Әй, Аллаһының Рәсүле, син нәрсә эшләргә җыенасың соң?- ди газиз ана. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Мин аны синең күз алдыңда яндырам”,- дип әйтә. Ана кеше: “Әй, Аллаһының Рәсүле, ул минем улым, газиз балам бит! Әгәр минем алдымда яндырсаң, йөрәгем түзмәс”,- ди. Ул: “Өмм Әлкәмә, Аллаһының җәзасы күпкә кырысрак һәм дәвамлырак! Шуңа күрә әгәр Раббыбыз улыңны ярлыкавын теләсәң, аның белән уртак тел тап, дуслаш син. Минем җаным Кем кулында булган белән ант итәм, син ачуыңны йотмыйча, Әлкәмәнең намазы, уразасы һәм биргән сәдакасы  бернинди файда да китермәс”,- дип белдерә. Шуннан соң әни кеше: “Әй, Аллаһының Рәсүле, Аллаһы Раббыбызны, Аның фәрештәләрен һәм биредәге барлык мөэминнәрне минем шаһитларым булырга чакырам. Мин улым Әлкәмәдән риза, мин аңардан бәхил”,- дип әйтә.

Аннары Пәймгамбәребез (с.а.в.с.): “Билал, янына барып белеш әле. “Лә иләһа иллә Аллаһ”, дип әйтә аламы икән. Бәлки, Өмм Әлкәмә, калебендә булмаганны сөйли торгандыр”- дип белдерә. Шуннан соң Билал (р.а.) үлем хәлендә яткан егет янына юл тота һәм ишектән керүгә, Әлкәмәнең, “Лә иләһа иллә Аллаһ”, дип әйткәнен ишетә. Билал (р.а.) моны күреп: “Бу чын хакыйкать. Әнисе ачулы вакытта, аның теле бәйләнгән иде. Ә хәзер, ул ризалыгын белдергәч, бәхиллеген биргәч, теле чишелде”,- дип әйтә.

Әлкәмә шул көнне вафат була. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аны озатырга бара һәм мәетне юып кәфенләргә куша, җеназа намазы укытып, гүргә иңдерә. Аннары аның кабере янына басып, мөһаҗирләр белән әнсарларга аналарның бәхиллеген, ризалыгын алу кирәклеге турында вәгазь сөйли (Тәбарани һәм Әхмәд).

Исламда ана кешенең бөек статуска ия булуы – динебездә хатын-кызга олы хөрмәт күрсәтүнең ачык үрнәге. Хак вә пакь динебез ата-аналарга карата игелекле, мәрхәмәтле булырга, аларны һәрвакытта да тыңлап эш итәргә һәм әниләрне аеруча хөрмәт итәргә, олыларга куша. Шуңа күрә аналарга үзләренең балаларын тәртипле, иманлы, кешелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләп үстерү бурычы йөкләнә.

Кызганычка, кайбер балалар үзләренең ата-аналарына рәхмәтле була белми, шуңа күрә барлык әти-әниләр дә үзләренең балаларыннан канәгать, риза түгел. Кемдер акылы һәм тәрбиясе җитеп бетмәү аркасында әти-әнисен хөрмәтләми, икенчеләренең моңа вакытлары юк, ә кайберләре ата-аналарының фани дөньядан иртә китүе сәбәпле бәхиллеген алып калырга өлгермәгән. Әлеге балаларның бакыйлыкка күчкән әти-әниләренең ризалыгына ирешү мөмкинлеге бар. Моның өчен бары тик Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә һәм сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте буенча яшәргә генә кирәк.

“Шулай бервакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янына Бәнү Сәләм кавеменнән булган бер кеше килә һәм: “Әй, Аллаһының Рәсүле, әти-әнием үлгәннән соң мин аларга ничек тә булса хөрмәт, ихтирам күрсәтә аламмы?”- дип сорый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Әйе, син аларга хөрмәт күрсәтә аласың. Моның өчен догалар укып, Аллаһыдан гөнаһларын ярлыкавын сорарга, аларга биргән вәгъдәләреңне үтәргә, әти-әниең аркылы бәйле булган кешеләр белән туганлык, кардәшлек җепләрен сакларга, ныгытырга һәм аларның дусларына, танышларына ихтирам күрсәтергә тиешсең”,- дип белдерә.

Имам Мөслим җыентыгында әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) әл-Әбвәдә зираты яныннан узган вакытта Аллаһы Раббыбыздан әнисенең каберен зиярәт кылырга рөхсәт сорый һәм аңа мондый рөхсәт бирелә.

Әти-әниләребезнең каберләрен зиярәт кылырга онытмыйк һәм аларны догадан калдырмыйк!

Шулай ук әҗер-савабын әти-әниләребезгә тапшыру нияте белән сәдака бирергә мөмкин. Хаклыкта, әлеге әҗер-савап аларга барып ирешәчәк, өммәтебез галимнәре бу мәсьәләгә карата уртак фикердә.

Без һәрвакытта да үзебезнең әти-әниләребезне хөрмәтләргә һәм тыңларга тиеш. Әмма аларның гозер-үтенечләре Аллаһының кушканнарына һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтенә, әмерләренә каршы килсә, тыңламаска тулысынча хакыбыз бар. Алар хөрмәткә һәм игътибарга лаек.

Йа, Раббым, барлык аналарга да иман ныклыгы һәм сәламәтлек насыйп итсәң иде.

Йә, Аллаһ, безгә барыбызга да аналарыбыз белән аталарыбыз алдындагы бурычларны үтәргә насыйп әйләсәң иде.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.