Күз тиюдән догалар укып сакланыйк!
Җомга вәгазе

Хөрмәтле җәмәгать! Бу атнадагы вәгазебез күз тию һәм аңардан саклану өчен нинди сүрәләр, догалар уку кирәклеге хакында булыр.
Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә: “Күз тию – ул хак. Әгәр тәкъдирне (язмышны) үзгәртә торган нәрсә булса, ул күз тию булыр иде”,- дип әйтә (Мөслим). Бине Әсәкир (р.а.) Алидан (р.а.) болай дип риваять итә: “Шулай беркөнне Җәбраил (а.с.) Пәйгамбәребез (с.а.в.) янына килде һәм РәсүлүЛлаһның (с.а.в.) кайгырып утыруын күрде. Җәбраил (а.с.), ни өчен күңелең төште, йә, Рәсүләллаһ, дип сорады. Пәйгамбәребез (с.а.в.), Хәсән белән Хөсәенгә күз тигән, икесе дә хасталанды, ятып кына торалар, шуңа кайгырам, дип җавап бирде. Җәбраил (а.с.): “Күз тию – ул хак. Аларны күз тиюдән саклый торган доганы укыдыңды соң?”- дип сорады. Пәйгамбәребез (с.а.в.), күз тиюдән саклану өчен нинди дога укырга кирәк соң, диде. Җәбраил (а.с): «Аллаһүммә зәс сүлтанил әзими зәл мәннил кәдиими зәл вәҗхил кәриими вәл кәлимәәти ттәәммәәти вә дәвәәтил мүстәҗәәбәәти әәфил Хәсәнә вә Хөсәенә (бу урында хаста кешенең исемен әйтергә кирәк) мин әнфүсил җинни вә әйүнил инси”,- дигән доганы укыды. Аннары Пәйгамбәребез (с.а.в.) шул доганы укып, Аллаһтан шифа бирүен сорады һәм Хәсән белән Хөсәен бернәрсә дә булмаган кебек урыннарыннан торып уйный башладылар. Пәйгамбәребез (с.а.в.): “Бу доганы укып үзегезне, гаиләләрегезне һәм балаларыгызны күз тиюдән саклагыз. Күз тиюдән сакланырга тырышучы кешеләр бу догадан тагын да матуррак дога укый алмый”,- дип әйтте” (Тәфсир Бине Кәсир, Тарих Димәшк, Кәнзүл Үммәл).
Әбү Үмәмә (р.а.) үзенең әтисе Сәхл ибн Хүнәйфәдән (р.а.) болай дип риваять итә: “Шулай беркөнне Пәйгамбәребез (с.а.в.) һәм сәхабәләр белән бергә Мәккә шәһәренә юл тоттык. Хәрәз атлы кешеләр яши торган җиргә җиткәч, Сәхл бине Хүнәйф су белән юына башлады. Аның тәне матур һәм ап-ак иде. Әмир бине Рәбия (р.а.) аның тәненә сокланып карады һәм: “Мин беркайчан моңардан да күркәмрәк тәнне күрмәдем”,- дип әйтте. Шушы сүзләрдән соң Сәхл хуштан язды. Сәхабәләр Пәйгамбәребез (с.а.в.) янына барып хәлне аңлаттылар. РәсүлүЛлаһ (с.а.в.): “Кем аңа күз тидерергә мөмкин соң, сез күрмәдегезме?”- дип сорады. Сәхабәләр, Әмир Сәхлгә бик сокланып карады, дип әйттеләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.) Рабияне чакырып: “Сездән берегез ни өчен башкасын үтерә соң? Син берәр матур нәрсә күргәч, бәракә Аллаһү фиһи (Аллаһы Тәгалә бу кешегә бәрәкәт бирсен), дип әйтә алмыйсыңмы?”- дип әйтте. Шуннан соң Пәйгамбәребез (с.а.в.) Сәхлнең хәле яхшырсын өчен Әмиргә юынырга кушты. Әмир тәһарәт алды, кулларын, йөзен, тезләрен, аякларын юды һәм шул суны савытка җыйды. Аннары бер сәхабә шул суны алып, Сәхлнең өстенә сала башлады һәм Сәхл аңына килде. Ул сәхабәләр белән бергә сәфәрен дәвам итте” (Имам Әхмәд бине Хәнбәл).
Бу хәдисе-шәрифтән күз тиюнең зур зарар китерүе аңлашыла. Ул хәтта кешенең үлеменә сәбәп булырга мөмкин. Күз тиюнең симптомнары билгеле: кешенең тән температурасы күтәрелә, өшетә, башы авырта башлый. Әгәр бер кешегә күз тисә һәм кемнән тигәнен белсәк, ул кешегә юынырга, мәсәлән, тәһарәт алырга кушарга кирәк һәм шул су белән күз тигән кешене коендырырга киңәш ителә.
Коръәни-Кәримнең “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре иң соңгы булып иңдерелә. Аларны иңдерүнең сәбәбе Пәйгамбәребезгә (с.а.в.) сихер ясау белән бәйле була. Ләбид исемле хатын Пәйгамбәребезгә (с.а.в.) сихер ясый. Ул бер җепкә унике төен төйнәп, җепне коега илтеп сала. Пәйгамбәребезнең (с.а.в) хәле начарая. Җәбраил (а.с.) бу турыда килеп хәбәр итә һәм Пәйгамбәребез (с.а.в.) сәхабәләргә җепне коедан алырга әмер бирә. Шул вакытта Җәбраил (а.с.) аркылы “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләре иңдерелә. “Фәләкъ” сүрәсендә - 5 аять, “Нәс”тә 6 аять бар, икесен бергә кушсак, 11 аять килеп чыга. Җепне китереп биргәч, Пәйгамбәребез (с.а.в.) әлеге сүрәләрне укып төенне чишә һәм хәле яхшырып китә. Шуңа күрә күз тигән вакытта, сихер яки берәр бозыклыкка каршы тору өчен шушы ике мөбарәк сүрәне укырга кирәк. Кем иртән “Фатиха”, “аят әл Көрси”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укыса, көне буена күз тиюдән һәм бөтен бозыклыклардан сакланган булыр.
Пәйгамбәребез (с.а.в.) сөннәте буенча, йокларга ятканда кулларны күтәреп, “Ихлас”, “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укырга һәм учларыбызга һуу дип өреп, бөтен тәнебезне сөртеп чыгарга кирәк (Әбү Дәуд, “Әдәп”).
Күзебез башкаларга тимәсен өчен, матур нәрсә яки яңа туган баланы күргәч, мә шәә Аллаһ, лә хавлә вә ләә куввәтә иллә билләһ, дип әйтергә кирәк. Мондый очракта безнең күзебездән башкаларга бернинди начарлык та булмас.
Интернет челтәре белән бәйле кисәтүебез дә бар. Соңгы елларда интернет кулланучылар саны зур тизлек белән артты. “Вконтакте”да һәм башка социаль челтәрләрдә һәр кешенең үз сәхифәсе бар. Кешеләр үзләренең балаларын, гаиләләрен, өйдә булган әйберләрен, мәҗлесләрен һәм башка җыелышларын фоторәсемгә яки видеога төшереп интернетка куя. Әлбәттә, иң матур фоторәсемнәр интернет киңлекләрендә тарала. Бөтен кеше дә фоторәсемнәрне сокланып карый һәм шул рәвешле аның иясенә күз тияргә мөмкин. Шуннан соң балаларыбыз хасталана, бәхетле булып яшәгән гаиләләрдә тавыш чыга, парлар таркала, аерылыша, туганнарыбыз белән араларыбыз бозыла, болар барысы да күз тию сәбәпле килеп чыгарга мөмкин бит. Шуңа күрә матур фоторәсемнәребезне интернетка куярга ашыкмаска кирәк. Бәхет аз кеше белүен ярата, бәхетле булуыңны бөтен халыкка сөйләп йөрсәң, ул синнән качу юлларын эзли башлаячак.
Фоторәсемнәр һәм төрле видеоларны интернетка куюның тагын бер начар ягы бар. Аллаһы Тәгалә кешеләргә төрле сынаулар бирә. Кемнедер - акча белән, кемнедер - гаилә бәхете белән, кемнедер - балалар белән, кемнедер ярлылык, мохтаҗлык белән сыный. Гаиләбез белән төшкән матур, шатлыклы фотоларны яки иномарка, өч бүлмәле фатир, башка нәрсәләр алуыбыз белән мактанып видеоларны интернетка куйсак, хәерлегә булмас. Боларны матди мөмкинлекләре булмаган кешеләр дә карый бит. Аларда, ни өчен без болай эшли алмыйбыз, ни өчен бала табалмыйбыз, яңа машина алалмыйбыз, башка кешеләр кебек бергә җыелып шатлыклы мәҗлесләр үткәрә алмыйбыз, без башка кешеләр кебек яши алмыйбыз, дигән сорау туып, моның сәбәбен эзли башлаулары ихтимал. Кемдер - ирен, кемдер - үзенең хәләл җефетен, кемдер әти-әнисен гаепли башлый. Шул сәбәпле гаиләләрдә тавыш чыга, эш аерылышуга кадәр барып җитә. Шуңа күрә бу мәсьәләдә бик тә сак эш итәргә кирәк. Аллаһка рәхмәт әйтергә, биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылырга тиешбез. Кайбер нәрсәләрне интернетка куймасак та ярый бит инде. Аллаһы Тәгалә үзебезне һәм гаиләләребезне күз тиюләрдән сакларга, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга насыйп итсен. Әмин.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.