Тәүбәләребез кабул булсын!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Кешенең әстәгъфируллаһ сүзен кабатлап торуы ясалма тәүбә дип атала. Шулай бервакыт Али (р.а.) шундый кешене күреп, синең тәүбә итүең тәүбә кылуга мохтаҗ, дип әйтә. Чөнки бу бары тик тел белән хәрәкәт итү генә бит. Безне Аллаһы каршында ихластан тәүбә итүдән тоткарлаучы нәрсә бар һәм ул безнең теләкләребезгә бәйле. Кайбер кешеләр, мин күп гөнаһлар кылдым, шуңа күрә Аллаһы мине яратмыйдыр һәм начар эшләремне беркайчан да кичермәс инде, дип уйлый. Ә кайберләре, Аллаһы Тәгалә мине күралмый, начар гамәлләр кылганга, Раббыбыз миңа ачулана, дип тә әйтә. Мин бу эшнең тыелган, хәрәм икәнлеген белдем, барыбер гөнаһ кылдым, шуңа күрә догаларым, теләкләрем кабул булыр дип өметләнмим дә инде, дип өсти алар. Шуннан соң берәр дин әһеле янына барып, син тәкъвалы һәм турылыклы кеше бит, ә мин гөнаһлы бәндә, зинһар, минем өчен дога кыл әле, минем догамның кабул булуы шикле, дип белдерәләр. Бу уңайдан шуны искә төшереп үтәсе килә: Нух пәйгамбәр (с.а.) кешелек дөньясының иң кире бәндәләрен дә тәүбә итәргә өндәгән. Әгәр сез Аллаһыдан гафу итүен, ярлыкавын сорасагыз, Ул гөнаһларыгызны гафу итү белән генә чикләнмичә, сезнең алдыгызда бөтен дөнья ишекләрен ачып куяр, дип әйткән. Икенче төрле әйткәндә, беркайчан да ышанычны югалтырга, өметне өзәргә ярамый. Әгәр, ышанычыбызны югалтсак, шунда ук шайтан килеп җитәчәк һәм киңәшен бирергә тырышып караячак. Мондый уй-фикерләрнең ширкка илтүе турында онытмыйк. Ни өчен дисезме? Өметен өзгән кешеләргә төрле уйлап табылган диннәр һәм агымнар вәкилләренең ярдәм кулы сузу куркынычы бар. Аларның төрле тыелган нәрсәләрне тәкъдим итүе ихтимал. Янәсе, монда тасма элеп куярга мөмкин, тегесен яки монысын сора, яки зиратка барып мәрхүмнәрдән ярдәм сорый аласың һ.б. Син начар, бозык юлдан киткән кеше буларак, Аллаһыдан турыдан-туры сорый алмыйсың инде, диләр. Һәм шул рәвешле күпаллалыкка киң юл ачыла. Раббыбыз Үзе өйрәткәнчә, без лә иләһа иллә Ллаһ дигән иман кәлимәсен әйтеп, турыдан-туры Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән сорыйбыз, динебезнең төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт. Миннән сорагыз һәм Мин сезгә җавап бирермен, догаларыгызны кабул кылырмын, дигән Раббыбыз. Без телебез белән дә, калебебез белән дә тәүбә итәбез. Әгәр Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә итәргә телисез икән, моның өчен вакытын билгеләргә кирәк. Теләсә кайсы телдә – гарәпчә, татарча яки русча тәүбә итәргә мөмкин. Сез Аллаһыга ялварып, кылган гөнаһларыгыз өчен чын ихластан тәүбә итәргә тиеш. Акланып торырга кирәкми, чөнки Аллаһы Тәгалә эш-гамәлләрегез турында, белеп һәм белми кылган гөнаһларыгызны болай да яхшы белә. Кешеләр алдында ачылып китеп сөйләргә кыен булса да, Аллаһы алдында ачыктан-ачык сөйләргә һәм гөнаһларыгызны кичерүен, ярлыкавын чын ихластан сорарга кирәк. Бу инде автоматик рәвештә әстәгъфируллаһ дип әйтү булмас, бу Аллаһы Тәгалә белән турыдан-туры, ачыктан-ачык аралашу булыр. Сез кылган гөнаһларыгыз өчен чын ихластан үкенергә һәм бүтән беркайчан да аларга кире әйләнеп кайтырга теләмәскә тиеш. Сезнең тәүбә итүегезне беркем дә, хәтта хатыныгыз да тыңлап, ишетеп тормасын. Тәүбә итүегез, үкенүегез бары тик Аллаһы белән сезнең арада гына булсын.

“Әй, сез иман китерүчеләр! Аллаһы Тәгалә каршында чын ихластан үкенегез...”

Иманлы кеше белән дингә ышанмаучы кеше арасында нинди аерма бар соң? Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанмаучы кешеләр кылган гөнаһлары өчен тәүбә итеп, ярлыкауны, гафу итүне кемнән сорый алалар? Кызганычка, аларның андый мөмкинлеге юк. Ә иманлы кешенең берәр төрле гөнаһ эшләсә, Аллаһы Тәгаләгә догалар белән мөрәҗәгать итеп, үкенеп, Раббыбыздан ярлыкавын сорау мөмкинлеге бар.

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) заманында, Өхәд сугышы вакытында, Мәккә күпаллачысы Вәхши Рәсүлебезнең абыйсы Хәмзәне (р.а.) үтерә. Ул шулай ук Пәйгамбәребезне дә үтерергә тели, әмма Аллаһы Тәгалә туктатып кала. Өхөд сугышы тәмамлангач, Вәхшидә дингә тартылу хисе уяна. Ул Рәсүлебезгә: “Әй, Мөхәммәд! Мин Ислам динен кабул итәргә телим, әмма бу адымга барудан Коръән аяте тоткарлап тора. Бу – “Әл-Фуркан” сүрәсенең 68 нче аяте”,- дип хат яза.

“Янә алар Аллаһ белән беррәттән башка илаһка табынмыйлар, хак белән булмыйча, Аллаһ тыйган җанны үтермиләр, зина да кылмыйлар. Кем дә кем боларны кылса, гөнаһының җәзасын алачак”.

“Мин шушы өч гөнаһның өчесен дә кылдым. Тәүбәм кабул булыр микән?”- дип өсти Вәхши.

Шуннан соң Раббыбыз тагын бер аятьне иңдерә: “Тик тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр булмаса гына! Аларның начарлыкларын Аллаһ күркәм нәрсәләр белән алмаштырачак. Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле” (25:70).

Аллаһы Раббыбызның колларына карата ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле булуына игътибар итегез: Ул гөнаһларын кичерү белән генә чикләнмичә, аларны игелекле гамәлләргә алмаштыра. Рәсүлебез (с.а.в.с.) бу аятьне Вәхшигә юллый.

Вәхши әлеге хатны алып укыганнан соң, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) кабат яза. Аллаһы изге гамәл кылган кешеләр турында гына әйтә бит, минем игелекле гамәлләрем җитәрлекме икән, дип сорый. Шуннан соң Аллаһы “Ән-Ниса” сүрәсенең 48 нче аятен иңдерә: “Һичшиксез, Аллаһ Үзенә ширк кушылуын ярлыкамый. Моңардан тыш булганны исә Үзе теләгән кешегә ярлыкар. Кем дә кем Аллаһка ширк кушса, ул бик зур бер гөнаһ ялган уйлап чыгарган булыр”.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шушы аятьне аңа җавап итеп җибәрә. Шуннан соң Вәхшидә бернинди сорау да тумый. Ул Мәдинәгә килә һәм Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) каршында Ислам динен кабул итә.

Шулай бервакыт бәну Исраил кавемендә турылыклы карт яшәгән. Падишаһ бу хакта ишетеп алып, аны үз янына чакыра һәм теләгән вакытта ешрак кереп йөрүен сорый. Ярый, яхшы килеп йөрермен, әмма сараеңдагы берәр хезмәтчеңне мыскыл итсәм, мәсхәрәли калсам, нәрсә әйтерсең икән, дип сорый карт. Падишаһ ачулы кыяфәткә кереп, әгәр бу хакта ишетеп белсәм, сараемның бусагасын атлап керергә дә рөхсәт итмәм, дип белдерә. Хикмәтле, тирән акыллы карт аңа: “Минем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләм бар, әгәр көненә 70 төрле гөнаһ эшләсәм дә, Ул беркайчан да ишекләрне – ризык табу, дөнья нигъмәтләре, сәламәтлек һәм бәхет ишекләрен япмый. Синең ишегеңнән кереп йөргәнче, менә шушы ишекләрдән кереп йөрүем күпкә хәерлерәк”,- дип әйтә. Менә шундый гыйбрәтле хәл.

Әбү Хөрәйрә (р.а.) болай дип әйткән: “Кояш иңә торган урыныннан чыкканчы, Аллаһы Тәгалә тәүбә кылучыларның тәүбәсен кабул итәр”. Әлеге хәдисне Мөслим (2703) тапшырган.

Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хезмәтчесе Әбү Хәмзә Әнәс бине Мәлик әл-Әнсари (р.а.) болай дип әйткән: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), хаклыкта, Аллаһы, сезнең теләсә кайсыгыз чүлдә югалган дөясен кинәт тапкач шатлануына караганда, Үз колының тәүбә итүенә күбрәк шатлана, дип әйтте” (әл-Бохари, 6309, Мөслим, 2747).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйтә: “Кояш иңә торган урыныннан чыкканчы, Аллаһ тәүбә итүченең тәүбәсен кабул итәр” (Мөслим, 2703).

Аллаһы Тәгалә безнең тәүбәләребезне кабул кылсын һәм вәгъдә иткән җәннәтләренә керергә насыйп әйләсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.