“Синең иң мәрхәмәтсез дошманың - ул синең күңелеңдә булган нәфес”
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бу атнада вәгазебез Аллаhы Тәгаләгә hәм Рәсүлyллаhка (с.а.в.) буйсыну кирәклеге хакында булыр.
Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисе-шәрифендә болай дип әйткән: “Кыямәт көне алдыннан төннең караңгылыгы кебек фетнәләр булыр. Ул көнне утырып торучы басып торучыдан хәерлерәк булыр, басып торучы йөрүчедән хәерлерәк булыр, йөрүче чабып баручыдан тагын да хәерлерәк булыр” (Сәхих әл Бохари).
Дөреслектә дә, хәзер шул вакыт килде, Ахырзаман алды - җир йөзендә мөселманнар арасында күп төрле фетнәләр чыгып тора. Безнең өммәтебез өчен иң авыр вакытларның, зур сынауларның берсе бу. Бүген күңелләре бозык кешеләр Аллаhы Раббыбызга буйсыну hәм тынычлык дине булган Ислам диненә тап төшерергә, аны үзләренең явыз максатларында файдаланырга тырыша. Бер яктан, үзләрен Ислам дәүләте дип атаучы ИГИЛ (Россиядә тыелган террористик оешма – ред.) дигән фирка барлыкка килде. Диннән ерак булган кешеләр, аларга карап, Ислам дине, чынлап та, кеше үтерергә, кан түгәргә hәм начарлык эшләргә чакыра, дип ялгыш уйлыйлар. Икенче яктан, Иблис үзенең дуслары белән мөселманнарга төрле яктан зарар китерү, аларны ничек тә булса аеру, бер-берсе белән сугыштыру, дошманлаштыру юлларын эзли. Ләкин безнең өммәтебезгә иң зур зарар бирүче hәм иң күп авырлык китерүче нәрсә - ул безнең күңелләребездәге нәфесебез.
Пәйгамбәребез (с.а.в.) нәфес турында болай дип әйткән: “Синең иң мәрхәмәтсез, явыз дошманың - ул синең күңелеңдә булган нәфес”.
Чынлап та, башка кешеләрнең хаталарын, дөрес булмаган эш-гамәлләрен күргәч, үзеңне кулда тотуы hәм тавыш күтәрмичә, бөтен уй-фикерләреңне үзеңдә калдыруы бик авыр. Җир йөзендә гөнаhсыз кешеләр юк, hәрберебезнең хата-кимчелекләре, ялгышулары җитәрлек. Мәчет hәм мәдрәсәләргә йөрүче кешеләр арасында хата эзләүчеләр бигрәк тә күп була. Кайберәүләр тәһарәт алып намаз укырга өйрәнгәч, үзләрен бик күп белүчеләрдән саный башлый hәм башкалардан үзләрен өстен тоталар.
Мөхтәрәм дин кардәшләребез, әгәр тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, арабызда динне белми торган кешеләрне таба алмыйбыз. Кыска гына вакыт эчендә бөтенебез дә галим булдык, хәзер барыбыз да хафизлар - мөхәддисләр инде. Имам вазыйфасын алып баручы кеше берәр хәдис яки берәр кыйсса аңлата башласа, аны тикшереп барабыз, янәсе дөрес сөйләрме, әллә ялгышырмы икән, хәтта вәгазь сөйләгәндә хата җибәргәнен көтеп торучылар бар бит. Кызганычка, мәчеткә йөрүче кешелeр арасында, мин динебезне тулысынча белмим, дигән сүзләр бик сирәк ишетелә.
Бу уңайдан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сүзләрен китерү урынлы булыр. “Без бөтенебез дә мәктәптә физика, математика, биология h.б. фәннәрне укыдык, өйрәндек ләкин физиклар, математиклар, биологлар булмадык. Алай булгач, бер-ике хәдис укыганнан соң, ни өчен үзебезне хәдис гыйлемен тирән белүче мөхәддисләрдән саныйбыз? Һәм теләгәнебезчә хәдисләргә мәгънә бирәбез?!”- дигән иде ул.
Мәчеттә имамнарыбызны без үзебез сайлыйбыз hәм югары дәрәҗәдә булган хәзрәтләребез аларны шушы вазыйфага билгеләп куя. Имам булу - зур вазыйфа, ул читтән караганда гына җиңел булып күренә. Имамның җилкәcендә булган җаваплылык бик тә авыр ул. Кыямәт көнендә hәрбер мәхәллә үзенең имамы белән бергә Аллаhы Тәгалә хозурына чыгачак hәм мәхәлләдә яшәгән барча кешеләр өчен дә имамнан сорау алу булачак. Син бу кешеләргә хаклыкны, дөреслекне җиткеpдеңме, әллә юкмы, дигән сорауга җавап бирәсе бар. Бер-ике ел элек кенә мәчеткә йөри башлаган кешеләр арасында кайбер вакытта фетнә чыгаручылар барлыкка килә, алар имамның хаталарын табалар, аны төзәтергә тырышалар. Мәсәлән, хәзрәтнең вәгазе аңлашылмаган, «Кыраәт»не укыганда хаталар җибәргән, рoкуг кылганда биле тигез булмаган h.б. Фетнә күтәрәләр дә, бер-ике атна дәвамында югалып торалар, аннары тагын килеп, сүз куерта башлыйлар. Әгәр үзләренә имамлык вазыйфасы бирелсә, алып бара алмыйлар, шул ук вакытта алып баручы кешегә тынычлык бирмиләр.
Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ий, мөэминнәр! Аллаhыга итагать итегез hәм Рәсүлyллаhка итагать итегез! Шулай ук үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез!” («ән-Ниса», 59).
Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кара тәнле кол сезнең өстегезгә хуҗа буларак билгеләнеп куелса да, аңа буйсыныгыз, итагать кылыгыз”.
Башка хәдистә болай диелгән: “Кем миңа буйсынса, Аллаhы Тәгаләгә буйсынган булыр, кем миңа каршы килсә, Аллаhы Тәгаләгә каршы килгән булыр. Кем имамга буйсынса, миңа буйсынган булыр, кем имамга каршы килсә, миңа каршы килгән булыр”.
Иблис безнең өчен гыйбрәт алырлык үрнәк булып тора. Ул үзенең горурлыгын - тәкәбберлеген җиңә алмый hәм Аллаhы Тәгалә кушканнарны үтәми. «Мин уттан яралтылдым, ә Адәм (а.с.) туфрактан яралтылган, ут hәрвакыт җир өстендә янып тора, шуңа күрә мин аңардан өстенрәк»,- ди ул. Шулай итеп, Аллаhка бер мәртәбә каршы килүе аркасында бөтен дәрәҗәсен югалта.
Бернинди гыйбадәт тә кешегә буйсыну сыйфаты биргән дәрәҗәне бирә алмый. Имамнарның сүзен тыңлаган, аларга булышкан өчен Аллаhы Тәгалә хисапсыз әҗер-саваплар бирә. Без еш кына бер-беребез белән тартышабыз, дөреслекне эзләп табарга тырышабыз. Җәмәгать арасыннан бер кеше имам белән сүз көрәштерә башласа, кем беренче булып туктала белергә тиеш соң? Yз сүзен бирү кемгә күбрәк килешә?..
Аллаhы Тәгалә барчабызга да гыйбадәтләребезне чын күңелдән кылырга hәм үзенә буйсынучы колларыннан булырга насыйп итсен! Әмин.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.