Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) күңелләрдәге сурәте
Җомга вәгазе
(Башы газетабызның 8 сентябрь санында).

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле җәмәгать! Бүгенге вәгазебездә безнең әфәндебез – пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) күңелләрдәге сурәте – Хидья Сәәдәт темасын дәвам итәрбез.
Ул бәрәкәтле зат – вүҗүди мөбарәк була. Аллаһы Тәгалә моңа кадәр беркайчан да аңа охшаш барлыкны булдырмый. Моңсулык – аның даими юлдашы, ә уйланулары туктаусыз була. Ул фәкать кирәк чакта гына сөйли. Аның бер сүз дә дәшми торуы озакка сузыла. Ә инде сөйли башлагач, ярты сүздә туктап калмый, тирән мәгънәле, төпле, уйланылган фикерен аңлаешлы итеп ахыргача әйтеп бетерә. Аның аз сүзле булуы тирән мәгънәгә ия. Йомшак холык-фигыльле булуына карамастан, ул үзсүзле булып кала һәм шул рәвешле халыкта хөрмәт уята. Ачуланган вакытта ул урыныннан торып баса. Ул кемнеңдер хокукы бозылса яки дөреслек, хакыйкать, гаделлек инкарь ителсә генә ачуын тыя алмый. Һәм аның ачулы булуы хакыйкать өстенлек иткәнче дәвам итә. Бары тик шуннан соң гына тынычлана.
Ул бервакытта да үз-үзенә ачуланмый. Рөхсәт сорамыйча, кемнең дә булса бүлмәсенә керми. Өендә булган чакта вакытын өч өлешкә бүлә. Беренче өлешен – гыйбадәт кылуга, намазга, икенчесен – гаиләсенә, өченчесен шәхсән үзенә багышлый. Ә калган вакытын ул гади халык белән аралашып үткәрә, барысына да бертигез игътибар бирергә, һәммәсенең күңелен күрергә тырыша. Шул рәвешле ул халык күңелен яулый, халык ихтирамын, олы абруй казана.
Нинди генә эш-гамәл кылса да, ул Аллаһы Тәгаләне зикер кыла – Раббыбызның исемен телгә ала. Мәчеттә билгеләнгән бер урынга утыру гадәткә кереп китмәсен өчен теләсә кайсы буш урынга утыра. Ул ниндидер урынга изге итеп карауны, җыелышларда кешеләрнең масаеп һәм тәкәбберләнеп утыруларын теләми. Үзе җыелышларга баргач, теләсә кайсы буш урынга утыра һәм һәр мөселман нәкъ менә шулай эшләвен тели.
Әгәр кем дә булса аңа үтенеч белән мөрәҗәгать итсә, шул кешенең гозерен үтәмичә тынычланмый. Ә инде ярдәм итүе мөмкинлеге булмаса, үтенеч белән килүчене җылы, яхшы сүз белән булса да тынычландырырга тырыша. Ул башка кешеләрнең кайгы-хәсрәтен һәрвакыт үзенеке сыман кабул итә. Аларның җәмгыятьтәге урыны – дәрәҗәсе нинди булуына карамастан (бай яки ярлымы, галим яки укый-яза белмәүче кешеме), һәркайсына тигез мөнәсәбәт, ачык йөз күрсәтә. Ул үткәргән җыелыш һәм очрашуларда һәрчак басынкылык, тыйнаклык, вөҗданлылык, саф күңеллелек, дәрәҗәлелек, Аллаһы Тәгаләгә буйсыну, ышанычлылык кебек күркәм сыйфатлар өстенлек итә, хөкем сөрә. Җитешсезлекләре һәм хилафлыклары өчен ул беркемне дә әрләми, орышмый, кирәге чыкса, кешенең күңелен төшермәскә һәм түбәнсетмәскә тырышып, хаталарына сабыр гына ишарә итә.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Мөселман кардәшеңә килгән кайгы-хәсрәтне, хәвеф-хәтәрне шатлык-сөенеч белән каршы алма. Аллаһы Тәгалә Үзенең шәфкать-мәрхәмәте белән аны бәла-казадан саклар һәм коткарыр, ә менә сиңа сынаулар бирер” (Сүнән әт-Тирмизи).
Ул беркайчан да кешеләрдән җитешсезлекләр һәм хаталар эзләү белән шөгыльләнми һәм башкаларны да мондый эштән катгый рәвештә тыя. Чөнки кешеләр тормышы белән кызыксыну, башкалар артыннан шымчылык итү, күзәтү Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган. Ул бары тик игелекле эш-гамәлләр һәм ниятләр хакында гына әңгәмә кора. Шундый сөйләшүләр, әңгәмәләр вакытында җыелышта катнашучы барлык кешеләрнең дә кәефе күтәренке була. Мөселман кардәшләребез аны сокланып, бөтен күңелләрен биреп, зур игътибар белән тыңлыйлар. Үмәр (р.а.) әйтүенчә, әгәр бу вакытта нинди дә булса кош аларның башларына төшеп кунса, ул сәгатьләр буе шунда рәхәтләнеп утырыр иде.
Сәхабәләрнең әдәплелек, нәзакәтлелек һәм тыйнаклык дәрәҗәсе шуның кадәр югары була ки, аларның сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) юлланган теләсә нинди соравы еш кына җиңелчә фикер йөртү һәм кыюлык чагылышы буларак кабул ителә. Шуңа күрә алар берәр бәдәвинең Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) сорау бирүен көтәләр һәм, форсаттан файдаланып, җавапны рәхәтләнеп тыңлап, үзләренә җан тынычлыгы табалар, иман байлыгын арттыралар. Сәхабәләр арасында пәйгамбәребезне чиксез сөю һәм аңардан курку хисе кичерү аркасында икешәр ел дәвамында хәтта аңа күтәрелеп карарга һәм сорау бирергә җөрьәт итмәүчеләр дә була.
Әмр бин Әс (р.а.) болай дип әйткән: “Мин озак вакыт Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янәшәсендә булдым. Әмма аңардан оялу һәм аны хөрмәт итү, олылау хисе аркасында, башымны күтәреп, аның нур балкып торган йөзенә карарга батырчылык итмәдем. Әгәр бүген, әйдә, Аллаһының Рәсүлен сурәтләп бир әле, дип әйтсәләр, ышанасызмы, мин моны булдыра алмас идем” (Сәхих Мөслим).
Аның күркәм әдәп-әхлагы һәм холык-фигыле турында сөйләп бирергә теләүче, түзеп тора алмыйча: “Аңа кадәр дә, аңардан соң да аның кебек кешене беркайчан да күрмәдем”,- дип әйтер иде.
Шулай бервакыт Хәлид бине Вәлид (р.а.) гарәп кабиләсе янына барып эләгә һәм кабилә юлбашчысы аңардан болай дип сорый: “Әй, Хәлид! Безгә Аллаһы Рәсүленең тышкы кыяфәтен һәм холык-фигылен сурәтләп бир әле”. Ул болай дип җавап бирә: “Бу мөмкин эш түгел. Аны сурәтләп бирү өчен сүзләр җитмәс”. Аннары кабилә юлбашчысы: “Алайса, үзең аңлаган һәм күз алдына китергән дәрәҗәдә кыскача гына итеп сурәтлә”,- ди. Хәлид аңа бик тә гыйбрәтле, күркәм җавап бирә: “Мин сиңа бары тик шуны гына әйтә алам. Рәсүлебезнең дәрәҗәсе аны җибәрүченең дәрәҗәсе белән бәяләнә. Аны җибәрүче барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгалә булгач, Аның тарафыннан кешеләргә җибәрелгән кешенең дәрәҗәсе нинди булуына үзең дә төшенә аласың инде”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) игелеге, күркәмлеге, олуглыгы, намуслылыгы шундый югары дәрәҗәдә була ки, аңа өстәмә могҗизага ия икәнлеген – Аллаһының Рәсүле булуын исбатларга туры килми. Изге Коръәни-Кәрим китабы – аның морале, аның этикасы, аның әдәп-әхлагы.
Ул барлык гүзәллекне, бөтен матурлык һәм күркәмлекне үзенә туплаган була. Аның бөтен тәненнән, гәүдәсеннән тирә-юньгә яктылык тарала, нур балкый сыман. Ә шулай да, беркем дә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) бөтен матурлыгын күрү бәхетенә ирешә алмый. Имам Күртүби болай дип әйткән: “Аллаһы Рәсүленең матурлыгы, гүзәллеге тулысынча күренми кала. Әгәр аңардагы бөтен матурлык тулысынча күренсә, сәхабәләрнең аның чын гүзәллеген күтәрергә көчләре җитмәс иде” (Әхмәд).
Йә, Аллаһ, безнең йөрәкләребездә, калебләребездә Үзеңнең Рәсүлеңә карата мәхәббәт хисе уят һәм аның юлыннан барып уңышларга ирешергә насыйп ит. Әмин.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.