Шайтан коткысыннан сакланыйк!
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Аллаһы Тәгаләдән безне барча явызлыклар һәм фетнәләрдән, күренеп һәм күренми килгән начарлыклар һәм явызлыклардан саклавын сорыйбыз.
Бүгенге вәгазебез вәсвәсә темасына булыр.
Вәсвәсә – коткы, берәр нәрсә эшләргә котырту дигән мәгънәне аңлата. Әлеге сүз шик, шөбһә, шикләнү дип тәрҗемә ителә. Шайтан иманлы кешене Аллаһының әмерләрен һәм тыюларын үтәмәскә өнди һәм шушы котырту аркасында аңарда шик туа. Шайтан кешене начар, яман эшләр эшләргә сүзсез генә котырта. Пәйгамбәребез өйрәтүенчә, шайтан начар уйларны кеше йөрәгенең сул ягыннан җиткерә. Шайтани уйлар фәкать начарлыкка, явызлыкка гына илтә. Шайтан кайчак яхшы нәрсәгә котыртса да, ул эш барыбер начарлык белән тәмамланачак – мәсәлән, син намазны кешеләр күреп соклансын өчен укы, дип котыртырга мөмкин. Шул рәвешле ул адәм баласын әҗер-савап эшләүдән мәхрүм итәргә тырыша. Мондый очракта күңелебездә, калебебездә, бу шайтаннан килүче явызлыкмы, әллә яхшылыкмы икән, дигән шик туа. Шуңа күрә калебебез һәм телебез белән һәрчак Аллаһы Тәгаләне зикер кылып, шайтанга каршы көрәшергә, аның мәкерләрен һәм тозакларын истә тотып эш итәргә кирәк. Раббыбызны зикер кылу белән шайтанның котыртуы кими яки бөтенләй юкка чыгачак.
Мәлгунь шайтан безнең өстебезгә ташланырга әзер торучы усал эт кебек. Иблистән котылу, аны яныбыздан куып җибәрү өчен Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылырга, бары тик Аңардан гына яклау эзләргә кирәк, чөнки Ул шайтанның да Раббысы бит. Без шайтанның котыртуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә, аңа бөтенләй игътибар итмәскә һәм берничек тә җавап бирмәскә тиеш. Әйткәнебезчә, шайтан һәрчак өреп торучы усал эт кебек, әгәр аның өрүенә игътибар итсәк, ул тагын да явызлана, ачулана төшә. Әгәр берничек тә игътибар бирмәсәк, борылып басып, өрүеннән туктый.
Әгәр шайтан сезне борчып һәм җаныгызны телгәләп торудан туктамаса, моны Аллаһы Тәгаләдән килгән сынау һәм Иблискә каршы ничек көрәшүегезне тикшерү буларак кабул итәргә кирәк.
Шайтан гыйбадәт кылуга җиде төрле хәйлә һәм алдау белән комачаулык итәргә тырыша.
- Шайтан Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуыбыз – намаз укуыбыз даими булмасын өчен зур тырышлык куя. Әмма иманлы кеше: “Хаклыкта, намаз уку минем үзем өчен кирәк, чөнки миндә шундый теләк һәм ният бар. Бу фани дөньяда яшәп, бакый дөньяга барырга әзерләнәм”,- дип әйтергә тиеш.
- Шайтан адәм баласының изге һәм игелекле эш-гамәлләр кылуын соңракка калдыруы өчен тырыша. Иблискә каршы торучы мөселман кешесе: “Үлем сәгатенең кайчан киләчәге миңа билгеле түгел, бу миннән тормый. Әгәр бүген эшләргә тиеш булган эшләремне иртәгәгә калдырсам, иртәгә эшләргә тиеш булган эшләрне кайчан башкарырмын соң? Һәрбер көннең үз эш-гамәлләре бар”,- дип әйтергә бурычлы.
- Шайтан кешенең күңеленә, әле эшләмәгән эшләрем бик күп, дигән уйны кертеп, намазларны тиз генә, озакка сузмыйча укырга мәҗбүр итә. Шайтан коткысына бирелергә теләмәгән иманлы бәндә: “Кимчелекләр белән башкарылган күп санлы эш-гамәлләргә караганда, кимчелексез башкарылган аз санлы эш-гамәлләр күпкә яхшырак”,- дияргә тиеш.
- Шайтан адәм баласын эшләрен кешегә күрсәтү өчен эшләргә котырта. Иблис коткысына каршы торучы мөселман кешесе: “Адәм балалары миңа файда да, зыян да китерә алмый. Бер Аллаһының файда китерүче һәм зыян салучы булуы әллә миңа җитмиме?!”- дип әйтә.
- Шайтан адәм баласына: “Карале син нинди уяу, нинди акыллы, башлы!”- дип әйтеп, аңарда тәкәбберлек хисе уятырга тырыша. Әмма мөселман кешесе: “Барлык мактаулар һәм яхшылыкларга мин түгел, ә Аллаһы Тәгалә лаек. Һәм миңа уңышларны да бары тик Раббыбыз насыйп итте һәм Ул минем эш-гамәлләремә бәя бирде”,- дип әйтә.
- Кайчак шайтан кешене эшне яшертен эшләргә котырта. “Яшертен эшләргә тырыш. Әгәр яшертен эшләсәң, Аллаһы Тәгалә синең тырышлыгың турында халыкка җиткерер һәм кешеләр алдында дәрәҗәңне күтәрер”,- ди ул. Әмма иманлы кеше: “Мин бары тик Аллаһының колы гына, ә Ул – минем Раббым. Минем язмышым, тәкъдирем Аның кулында. Минем эш-гамәлләрем турында кешеләр беләме, әллә белмичә каламы – анысы минем өчен мөһим түгел. Чөнки кешеләрдән бернәрсә дә тормый”,- дип әйтә.
- Югарыда китерелгән барлык ысулларны да кулланып уңышка ирешә алмагач, шайтан соңгы омтылышын ясап карый. Ул адәм баласын: “Син әлеге эш-гамәлләрне кылмасаң да була. Әгәр сиңа җәннәткә керергә язган булса, син анда керәчәксең”,- дип котырта. Әмма иманлы кеше: “Мин фәкать кол гына бит. Ә кол үзенең Раббысының әмерләрен үтәргә бурычлы. Әгәр мин бәхетлеләр исәбеннән икән, шушы эш-гамәлләрне кылу аркылы әҗер-савапларым санын тагын да арттыруга ирешәчәкмен. Аллаһы Раббым гыйбадәт кылган өчен җәза да бирми, зыян да салмый. Аллаһы Тәгалә гыйбадәтләре өчен үзенең колларын әҗер-савапсыз калдырмаска вәгъдә итә. Аллаһы Раббыбыз Үзенең каршысына иманлы булып баскан колын тәмуг – җәһәннәм утына ташламас. Киресенчә, Үзе вәгъдә иткән җәннәткә кертәчәк”,- дип әйтер.
Калебтә барлыкка килгән уйның шайтаннан яки фәрештәдән булуын ачыклауның дүрт юлы бар.
– Әлеге уйның шәригать кануннарына тәңгәл килүен ачыкларга кирәк. Әгәр ул шәригатебезгә туры килә икән, димәк, әлеге уй - фәрештәдән. Әгәр тәңгәл килмәсә, шайтаннан булып чыга.
– Бу уй хакында турылыклы кешегә сөйләргә мөмкин. Әгәр ул, бу сезнең өчен яхшылык, дип әйтсә, димәк, нәкъ шулай булачак. Әгәр ул, бу сезнең өчен начарлык, явызлык, дип әйтсә, аны явызлык буларак кабул итәргә кирәк.
– Әлеге уйны турылыклы кешеләрнең эш-гамәлләреннән чыгып бәяләргә мөмкин. Әгәр барлыкка килгән уй алар кылган гамәлләргә охшаган булса, димәк, бу – яхшылык, рәхәтлек. Әгәр инде бозык кешеләр гамәленә охшап торса, димәк, бу – яманлык.
– Барлыкка килгән уйны нәфесебез теләкләренә туры китереп карарга була. Әгәр бу уй нәфесебезгә ошамый икән, димәк, бу – безнең өчен яхшылык. Әгәр ул нәфесебезгә ошаса, димәк, бу – начарлык. Чөнки нәфес үзе генә эш итә башласа, “кешенең нәфесе (аны) начарлыкка этәрәчәк” (Йосыф, 53).
Имам Мөслим җыентыгында язылганча, шулай бервакыт сәхабәләр Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янына килә һәм күңелләрендә шик-шөбһә булуы һәм аның турында хәтта кемгә дә булса сөйләргә оялулары хакында әйтәләр. “Чынлапмы? Сездә чынлап та шундый шик барлыкка килдеме?”- дип сорый алардан Пәйгамбәребез (с.а.в.с.). Алар, әйе, дип ышанычлы итеп җавап бирәләр. Шуннан соң Рәсүлебез (с.а.в.с.): “Бу – сезнең иманлы булуыгыз билгесе”,- дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Бу – сезнең иманлы булуыгыз билгесе”,- дип әйткәндә, кешедә шик тууы аның чын мөселман булуын күрсәтүен күздә тота. Бары тик калебендә иман булган кеше генә вәсвәсә кичерәчәк, күңелендә туган уйны шик астына куячак.
Моны тагын да яхшырак аңлау өчен менә шундый мисалга тукталыйк. Карак бернинди кыйммәтле әйберләр дә булмаган өйне таларга кермәс. Карак бары тик кыйммәтле әйберләр һәм асылташлар булган йортны гына таларга тырышыр.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, Белүче.
Тәкъва кешеләр, үзләренә шайтаннан бер вәсвәсә кагыла калса, (Аллаһының әмерләрен һәм тыюларын) искә төшерәләр һәм шул сәбәпле алар аңлы рәвештә күрәләр (һәм аңа иярмичә, явызлыгыннан котылалар” (Әл-Әгъраф, 200-201).
Йа, Аллаһ, барлык мөселманнарны да мәлгунь шайтаннан сакласаң иде!
Аллаһы Тәгалә кешеләр һәм җеннәр арасындагы шайтаннан сакласын!
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.