Тәүбә-истигъфар кылып яшәргә тырышыйк!

Җомга вәгазе

Җир вә күкләрне һәм бөтен галәмнәрне юктан бар итеп тәрбия кылучы, мәрхәмәт кылып, бөтен җан ияләренең ризыгын бирүче, тәүбә һәм догаларны кабул итеп, бәла-казалардан коткаручы булган Аллаһы Раббыбызга хәмед-сәнәләребез, мактау һәм олуглауларыбыз булсын.

Гөнаһлардан тыеп, изгелеккә өндәүче, сәламәтлек һәм дөреслек юлын күрсәтүче булган, галәмнәргә рәхмәт өчен күндерелгән Аллаһының хак илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.а.в.с.) салаватларыбыз һәм хәер-сәламнәребез, догаларыбыз булсын.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез һәрдаим тәүбә-истигъфар кылу кирәклеге турында булыр.

Аллаһы Тәгалә изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә менә шулай дип боера: “Син (әй, Мөхәммәд) аларның күңелендә булган вакытта Аллаһы аларны газапламас һәм алар мәгъфирәт – кичерү сораган чакта да Аллаһы аларны газап кылмас” (“Әнфәл” сүрәсе, 33 нче аять).

Сәхабәләрнең берсе Ибне Аббәс (р.а.) болай дип әйткән: “Бу өммәткә ике төрле иминлек бирелде. Беренчесе – пәйгамбәребез Мөхаммәд (с.а.в.с.). Икенчесе – истигъфар. Пәйгамбәр (с.а.в.с.) китте, истигъфар калды”.

Сахәбәләргә бу иминлекләрнең икесе дә насыйп була, чөнки алар Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янында булып, иминлеккә һәм тынычлыкка ирешәләр. Истигъфар безнең өчен һәрвакыт иминлек һәм тынычлыкның иң көчле коралы булып тора.

Истигъфар – ул тәүбә итеп, Аллаһыдан гөнаһларны мәгъфирәт кылуын, кичерүен сорау. Тәүбә сүзе гарәпчәдән татарчага тәрҗемә иткәндә кайту дигән мәгънәне аңлата. Ә шәригатьтәге мәгънәсе - Аллаһы Тәгаләдән куркып, гөнаһлардан киселү һәм кылган гөнаһлар өчен үкенү һәм аларга яңадан әйләнеп кайтмас өчен ният кылу. Тәүбә кылучы кеше, гөнаһлары өчен чын күңеленнән үкенеп, Аллаһының рәхмәтеннән өметен өзмичә, күңеле һәм теле белән тәүбә-истигъфар кылып, бу гөнаһ эшләрне кабатламаска тиеш.

“Зүмәр” сүрәсенең 53 нче аятендә болай диелгән: “...Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, дөреслектә, Ул бөтен гөнаһларны кичерә! Һичшиксез, Ул күп кичерүче, Рәхимле”.

Димәк, кеше нинди генә гөнаһ кылса да, чын күңелдән үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу вә мәгъфирәт сорап, ул гөнаһларга кире кайтмаса, Аллаһы Тәгалә аны кичерер. Кичерү генә түгел, тәүбәгә килеп иманга кайткан, намазга баскан, уразасын тоткан, башка гыйбадәтләренә керешкән кешеләрнең гөнаһларын Аллаһы Тәгалә савапка әйләндерер. Бу хакта “Фуркан” сүрәсенең 70 нче аятендә болай дип бәян ителә: “Әгәр берәү тәүбә итеп, иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, Аллаһы шундый кешенең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Ул андыйларны ярлыкаучы һәм мәрхәмәт итүчедер”. Бу безнең барыбыз өчен дә сөенечле аять бит. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелгән: “Гөнаһтан тәүбә итүче – гөнаһсыз кеше кебек”.

Бәндә белән Аллаһы Тәгалә арасында нинди генә гөнаһ булса да, Раббыбыз аларны кичерүче. Фәкать барысына да тәүбә-истигъфар кылып, иман һәм изге гамәл юлына басарга гына кирәк. Ә менә ике кеше арасында булган гөнаһлар бу кешеләр бер-берсен гафу итеп, бәхилләшмичә кичерелми. Шуңа күрә исән чагыбызда үзебез аралашкан һәр кешедән гафу үтенеп, бәхиллеген сорарга кирәк.

Тәүбә-истигъфар кылуның фазыйләтләре бик күп алар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бу хакта болай дигән: “Кем тәүбә-истигъфарны дәвамлы рәвештә әйтеп йөрсә, Аллаһы Тәгалә аңа сынау килгәндә төрле юлларын ачып җиңеллекләр тудыра, кайгырганда аны Үзе тынычландыра һәм хисапсыз җирләрдән ризык яудыра”.

Ә инде Аллаһы Тәгаләне онытып, кушканнарын үтәмичә, бу фани дөнья мәшәкатьләренә батып, төрле гөнаһлар эшләгән бәндәләрен газап кылу да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтендәдер.

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Ий, мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да, Аллаһы гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер” (“Шүра” сүрәсе, 30 нчы аять). 

Бүген җир йөзендә хөкем сөрүче озак вакытка сузылган куркыныч авыру бөтен халыкны уйландырырга тиеш. Югарыда телгә алып үткән аятьтән аңлашылганча, коронавирус хасталыгы да көферлек һәм гөнаһларыбыз сәбәпле барлыкка килгән бер сынаудыр. Бу Аллаһының тәкъдир - язмышы булып, кайберәүләрнең гөнаһларыннан пакъләнүгә, ә башкаларның дәрәҗәләре артуына бер сәбәп булырга мөмкин. Яхшылык та, начарлык та Аллаһының әмере белән генә барлыкка килә. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелгән: “Сез бер нәрсәне яратып теләрсез, чынлыкта ул нәрсә сезнең өчен начарлыктыр һәм сез бер нәрсәне теләмәссез, чынлыкта ул сезнең өчен яхшылыктыр. Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне белер, ләкин сез белеп бетермәссез” (“Бәкара” сүрәсе, 216 нче аять).

Икенче бер аятьтә болай диелә: “Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһыдан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер”. Тәрбиячебез - Аллаһы Тәгалә.

Тәкъдиргә инанып, Аллаһының язмышына риза булып, тәүбә-истигъфар кылып яшәгән кеше тыныч һәм бәхетле булыр. Аның хата-гөнаһлары гафу кылынып, төрле бәла-казалардан имин булыр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) гөнаһсыз булган килеш көн саен 100 тапкыр истигъфар кылуы турында хәбәр итә. Ул истигъфар кылуның төрле юлларын күрсәткән. Иң кыскасы – “Әстәгъфируллаһ”, ягъни, Аллаһыдан кичерүен сорыйм, дип әйтү.

Истигъфар кылган кеше гөнаһлардан пакь, күңеле йомшак, ризыгы киң һәм бәрәкәтле булып, Аллаһының ризалыгы белән дөнья һәм ахирәт бәхет вә сәгадәтенә ирешүче булыр. 

Аллаһыдан курку сәбәпле, гөнаһны калдырыйк, Раббыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышыйк. Гөнаһ эшләүдән тыелу – безгә йөкләнгән төп бурычларның берсе. Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Ий мөэминнәр! Аллаһы каршында чын ихластан тәүбә итегез, ягъни бу гөнаһка бүтән кайтмагыз һәм аны башкаруны теләмәгез” (“Әт-Тәһрим”, 8).

Җир йөзендә таулар кадәр гөнаһлар кылынган шул заманда дәвамлы рәвештә истигъфар кылып яшәргә тырышыйк, мөхтәрәм җәмәгать!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.