Татар малтабарлары йорт салдыра

7 майда Курган өлкәсенең Эчкен - Йолдыз авылында зур фаҗига булды - 300дән артык гаилә йорт-җирсез калды. Көчле җил аркасында, күпчелек йортлары янып бетте.
Илебезнең төрле төбәкләрендәге малтабарлар, дини оешмалар Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм кулы суздылар.
Ульяновск өлкәсе малтабарлары һәм "Сембер" бизнес-клубы вәкилләре дә изге эштән читтә калмады. Алар ике бала тәрбияләп үстерүче Хасановлар гаиләсенә йорт төзеп бирергә булган. Шушы көннәрдә генә юмарт, игелекле милләттәшләребез бураны Йолдыз авылына озатканнар да инде. Тиздән Хасановлар гаиләсе үз авылларында - яңа, җылы йортта өй туе уздырырга җыена.