Зикер - Аллаһыга якынаю юлы

Җомга вәгазе

Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа ияреп баручыларга хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез “Аллаһыны зикер кылу аркылы игътибарсызлык күрсәтүдән ерак булу” дигән темага булыр.

Аллаһы Тәгалә безнең һәрвакытта да Аны зикер кылуыбызны тели. Коръәндә болай дип әйтелә: “И, иман китергән кешеләр! Аллаһыны күп искә алыгыз” (“Әл-Әхзәб” сүрәсе, 41).

Раббыбыз безнең калебләребез һәрдаим Аның белән бергә булуын таләп итә: “Алар шундый кешеләр: Аллаһыны аягүрә, утырган һәм яткан хәлдә искә төшерәләр, күкнең вә җирнең яратылуы турында фикер йөртәләр” (“Әли Гыймран” сүрәсе, 191).

Димәк, иманлы кешеләр буларак, без Раббыбызны намаз укыганда гына түгел, һәрчак искә төшерергә, зикер кылырга тиеш. Чөнки Үзенең коллары турында бер генә мизгелгә дә онытмаучы Аллаһы Тәгалә үзебезнең Раббыбыз турында һәрдаим истә тотуыбызны тели.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләренә төрле хәлләрдә Аллаһыны күп тапкыр зикер кылырга киңәш иткән. Мәсәлән, Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) үзенең кайбер сәхабәләренә кыска догалар таратуы (Мөслим, Ибн Мәҗә), ә кайберләрен үз тирәсенә җыеп, бергәләп зикер әйтүләре турында билгеле (Әхмәд).

Аллаһыны бер генә мизгелгә булса да онытып торуның зур куркынычка, упкынга илтүен аңлап, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Йа, Раббым! Мине бер мизгелгә дә нәфесем белән ялгызы гына калдырма”,- дип Аллаһы Тәгаләгә ялварган (Җәмигүс-Сәгыйрь).

Аллаһыны оныткан җан ваемсызлыкка – гафиллеккә дучар була. Нәкъ менә шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Кайчак минем йөрәгемне пәрдә каплый. Һәм мин көненә йөз тапкыр Аллаһыдан гафу итүен, кичерүен, ярлыкавын сорыйм”,- дип әйткән (Мөслим).

Димәк, гөнаһ кылган өчен генә түгел, ә Аллаһыны зикер кылырга оныткан мизгелләр өчен дә гафу итүне, ярлыкауны сорарга кирәк. Мәрифәтуллаһ (Аллаһыны танып белү) дәрәҗәсенә ирешкән йөрәктә бар нәрсәгә дә дини яктан бәя бирү омтылышы күпкә үтемлерәккә әйләнә, Аллаһыны искә алмыйча хәтта сулыш алу да зур җитешсезлек булып исәпләнә башлый.

Хәдистә болай дип әйтелә: “Әгәр кешеләр ниндидер җыелышка җыелып, Аллаһыны искә алмасалар, гөнаһ эшләгән булырлар. Кем җыелышка бара һәм Бөек, Данлыклы Аллаһыны искә алмый, ул начарлык, гөнаһ эшли. Кем йокларга ята һәм Бөек, Данлыклы Аллаһыны зикер кылмый, шулай ук начарлык, гөнаһ эшли” (Әхмәд).

“Әли Гыймран” сүрәсенең 191 нче аятендәге “Аллаһыны аягүрә, утырган һәм яткан хәлдә искә төшерәләр” дигән сүзләр моңа дәлил. Кагыйдә буларак, кеше күбрәге басып тора, утырып тора һәм ятып тора. Шуңа да Раббыбыз безнең һәрвакытта да зикер кылу халәтендә булуыбызны, һәм зикер кылганда “күкнең вә җирнең яратылуы турында фикер йөртүебезне” тели (“Әли Гыймран”, 191).

Икенче төрле әйткәндә, Раббыбыз безнең җитлеккән йөрәк белән шатланып, чиксез сөенеп, дулкынланып, Аллаһы Тәгаләнең олуглыгы һәм бөеклеге турында тирәнтен уйланып һәм үзебезнең Аның каршында көчсез, зәгыйфь бәндәләр булуыбызны аңлап зикер кылуыбызны тели.

Ә менә бу аятьтә Аллаһы Раббыбыз болай дип боера: “Чын иман итүчеләр шундый кешеләр генә буладыр. Әгәр Аллаһы исеме телгә алынса, аларның күңелләре йомшарып, Аллаһтан куркырлар, Аллаһының Коръәне укылса, Аңа иманнары артыр. Шулай ук алар тәрбияче Аллаһка бөтен эшләрен тапшырып эшләрләр” (Әл-Әнфәл” сүрәсе, 2 нче аять).

Шулай итеп, сүзләрне кабатлаудан гына гыйбарәт булган, күңел төпкелләренә барып җитмәгән һәм йөрәкләрне тетрәндермәгән зикер кылу хакыйкый, тулы була алмый һәм Аллаһы тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин. Аллаһы Тәгаләне зикер кылуның максаты - калебләрне зикернең мәгънәсе белән тулыландыру һәм Раббыбыз белән бердәмлеккә ирешү.

Нәкъ менә шуңа күрә тәкъвалыкка омтылу дини сабаклар санын арттыруга һәм билгеләнгән вакытта намаз укуга гына бәйле түгел. Ул йөрәкнең сизгерлеге, әхлакны камилләштерү һәм күңелләрдә Аллаһының исемнәре чагылу белән бәйле.

Үмәр ибн Абдул Азиз (р.а.) болай дип әйткән: “Хәрәм (тыелган) - ул йөрәкләре җансызлар гына кулларын суза торган ялкын. Әгәр әлеге кешеләрнең йөрәкләре тере булса, алар, һичшиксез, утның пешерүеннән авыртуны сизәрләр иде”.

Аллаһыны искә төшерү, зикер кылу нәтиҗәсендә терелтелгән иманлы кешенең җаны игътибарсызлык күрсәтүдән сакланган, шуңа күрә ул:

- Хәрәмгә генә түгел, шикле нәрсәгә дә тотынмас;

- Үзенең җанын, калебен иманына зыян китерерлек әйберләр һәм урыннардан саклар;

- Кирәге булмаган проблемаларны эзләмәс, абсурдлы, ялган, хаталы идеяләр белән мавыкмас, тиз үтеп китә торган яратуларга алданмас;

- Үзенең тормышын тән теләкләре һәвәслеге белән җимереп ташламас, Гамәл дәфтәрен оят һәм начар гамәлләр белән пычратмас;

- Үзенең тормыш юлын турылыклы һәм игелекле эш-гамәлләр белән бизәр;

- Коръәни-Кәрим белән сөннәтне үз тормышының юл күрсәткече итәр;

- Зур басынкылык белән гыйбадәт кылыр, Аллаһы юлында зур тырышлык һәм көч куеп хезмәт итәр һәм иманлы, тәкъвалы кешеләр җыелышларына бик теләп йөрер.

Һәм, ниһаять, үзенең тормышын шул дәрәҗәдә җанландырыр ки, ул күкләрдә чагылыш табып, Раббыбызның җирдәге тугрылыклы хәлифе буларак, фани дөньяда якты, яхшы истәлекләр калдырыр.

Һәм, киресенчә, зикер кылудан ерак булуы сәбәпле, дини ваемсызлыкка дучар булган кара һәм тупас күңел теләсә кайсы мизгелдә гөнаһлар баткагына батарга мөмкин. Чөнки ваемсызлык – гафиллек (беспечность) гөнаһлар кылу өчен уңай мохит булып тора. Шундый мохит барлыкка килгәч, гөнаһлар бик тә җиңел, вөҗдан газабы кичермичә генә кылына.

Димәк, зикер кылу җанны, калебне саклау, тәкъвалыкка ирешү һәм рухи ваемсызлык һәм гөнаһка батудан ерагаю чарасы булып тора. “Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим” дип әйтүче бер генә кеше дә үзенең дин кардәшенә аяк чалмас. “Аллаһы” дип кабатлаучы йөрәк кемнең дә булса күңелен яраламас.

Нәкъ менә шуңа диндарлык, ихсан халәтендә булып, фәйз (рухи энергия) белән тулыландырылган җан белән, ягъни һәрдаим Аллаһының видеокамералары күзәтүе астында яшәүне аңлап гомер итү осталыгын аңлата. Без һәр мизгелдә Аллаһы Тәгалә күзәтүе астында булуыбызны төгәл аңларга тиеш. Һәм Аллаһы Раббыбызның безнең муен тамырыннан да якынрак булуы турында онытмаска, исебездә тотарга тиеш. Аллаһының безнең күңелебездә нәрсә булуын белүе, бөтен нәрсәне дә күрүе һәм ишетүе турында беркайчан да онытмыйк, һәрвакытта да хәтеребездә саклыйк, исебездән чыгармыйк.

Аллаһы Раббыбыз безнең иманыбызны ихсан дәрәҗәсенә ирештерсен! Йөрәкләребезне, калебләребезне зикер нуры, Раббыбызны танып белү һәм Аңа чиксез мәхәббәт нуры белән яктыртсын! Һәм безгә Үзе разый булырлык тугрылыклы коллары сыйфатында яшәү мөмкинлеге бирсен. Әмин!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.