Изге Рәҗәб ае

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә һәм барча сәхабәләренә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Аллаһы Раббыбыз башка бик күп көннәр һәм айлар арасыннан кайбер көннәр һәм айларны сайлап ала һәм аларны башкалардан өстен, алдынгы итеп билгели. Раббыбыз Үзенең хикмәте белән кайбер айларны хәрәм айлар сыйфатында билгели. Изге Рәҗәб ае – шундый хәрәм айларның берсе.

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында (Ләүхелмәхфүздә) – унике. Шуларның дүртесе – хәрәм (айлар). Бу – хак дин. Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять).

Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә һәм әл-Мөхәррәм айлары – әлеге аятьтә телгә алынган дүрт хәрәм ай.

Хәрәм айлар башка айлар арасында аерым урын били.

Аллаһы Раббыбыз болай дип әйтә: “И, иман китерүчеләр! Ни Аллаһның йолаларын (бозуны), ни хәрәм айны (бу айда сугышуны) хәләл санамагыз” (“Әл-Мәидә” сүрәсе, 2 нче аять).

Дошман үзе сугыш башламаган очракта, сугыш хәрәкәтләре алып бару һәм  гөнаһ эшләр кылу тыелуы сәбәпле әлеге айлар хәрәм айлар итеп билгеләнгән. Бу айларда изге гамәлләр кылган өчен әҗер-саваплар арттырып языла.

Аллаһы Раббыбыз Рәҗәб аен, хәрәм айларның берсе буларак, алдынгы итеп билгели. Әмма ошбу айда ниндидер махсус гыйбадәтләр кылу каралмаган. Мөселман кешесе бу айда Коръән укуын, төнге намазлар кылуын (кыяму-лләйл), сәдакалар бирүен, өстәмә рәвештә ураза тотуын (ягъни ай саен өч көн сәхәргә керү яки дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотуын), зикер кылуын, туганлык җепләрен ныгытуын тагын да тырышыбрак башкарырга тиеш. Һәм бу хәрәм айларның, шул исәптән Рәҗәб аеның үзенчәлеге булып тора.

Әмма Коръәни-Кәримдә Аллаһы тарафыннан яки сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с) сөннәте тарафыннан билгеләнгән гыйбадәтләргә ниндидер башка йола яки гыйбадәтләр уйлап табып өстәргә һич тә ярамый. Үзебезнең нәфесебезне контрольгә алып, йөгәнләп, Рәҗәб аенда кылган гамәлләр өчен ниндидер савап алуга өметләнмичә, саф калеб, ныклы, ышанычлы һәм тәвәккәл адымнар белән изге Рамазан аена таба атларга кирәк.

Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Кем исә Раббысының хозурында басып торудан курка һәм нәфесен начар теләкләрдән тыя. Һичшиксез, (мондый кеше өчен) сыеныр урын җәннәт (булыр)” (“Ән-Нәәзигәәт” сүрәсе, 40-41 нче аять).

Җирдәге ләззәтләргә ашкыну аскетизм – суфыйлык юлы белән дәвалана. Акрынлап үзегезнең нәфесегезне ризыкны азрак ашарга өйрәтегез, артык әйберләрдән арыныгыз. Әйберләргә һәм кешеләргә бөтен күңелегез, калебегез белән һич тә ябышмагыз. Яраткан кеше, бала, дус – алар барысы да фәкать фанилыктагы шатлыкларга гына керә. Аларны бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү хакына гына яратыгыз һәм җир йөзендәге төп бурычыгыз, вазыйфагыз турында бер генә мизгелгә дә исегездән чыгармагыз.

Әйдәгез, Аллаһы Тәгалә һәрчак һәм һәрвакытта да яраткан, сөйгән эш-гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга тырышыйк әле. Хәрәм айларда, шул исәптән изге Рәҗәб аенда Аллаһы Раббыбыз аларны аеруча да ярата.

Рәҗәб ае – мөһим айларның берсе. Шәех Әбү Бәкр әл-Бәлхы (рәхмәтуллаһ) болай дип әйткән: “Рәҗәб аенда без игелек орлыклары чәчәбез, ягъни гыйбадәтебезне арттырабыз. Рамазан аенда җимешләр җыеп алу өчен Шәгъбан аенда без аларга су сибәбез” (Ләтәиф, 173 нче бит).

Хөрмәтле мөфти Мөхәммәд Тәки Усмани әл-Хәнәфинең сүзләре дә гыйбрәтле яңгырый: “Ислам Рәҗәб аенда ниндидер аерым төрле гыйбадәтләр кылуны, аның көннәрендә ниндидер йола үтәүне билгеләми. Әмма әлеге ай Рамазан ае алдыннан килүе сәбәпле, үзеңне Рамазанга әзерләү мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк. Аллаһы Раббыбыздан мөбарәк Рамазан аена кадәр яшәргә һәм шушы айда бирелүче әҗер-савапларга ирешергә насыйп итүен догалар кылып сорарга кирәк” (Ислам айлары, 42 нче бит).

Шуңа күрә безгә шушы айда тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу кылуын сорарга, өстәмә намазлар укырга, догалар кылырга, моны сөннәт итеп санамыйча, бу эшләрне Рамазан ае алдыннан сафлану, чистарыну һәм хәрәм айга хөрмәт күрсәтү нияте белән башкарырга кирәк. Дөрес, туры юлда булып, Аллаһы Раббыбыз биргән мөбарәк вакыттан файдаланып калыйк. Мөмкин кадәр күбрәк изге вә игелекле эш-гамәлләр кылыйк. Аллаһы Тәгалә нәкъ менә шуны ярата һәм бездән шуны көтә. Изге эш-гамәлләр безне Раббыбызга якынайта, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү мөмкинлеге тудыра.

Мөхтәрәм җәмәгать! Хәрәм айларда, шул исәптән Рәҗәб аенда, дошман үзе сугыш башламаган очракта, сугыш хәрәкәтләре алып бару тыела. Украина җирендә сугыш хәрәкәтләре 2022 елдагы махсус хәрби операциядән түгел, ә 2014 елда Киев мәйданындагы канлы вакыйгалардан һәм Украина хәрби көчләре Донбасс халкын утка тотарга керешкәннән соң башланды. Күптән түгел генә Меркель ханым белән Порошенко әфәнде Минск килешүләренең бары тик Украина армиясен Россиягә каршы сугышка ныклап әзерләү өчен генә кирәк булуын таныды.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин белдерүенчә, күпне күргән, күпне кичергән Донбасс җирендә күпьеллык канкойгыч сугыш Америка Кушма Штатлары белән көнбатыш илләре җитәкчелек иткән фашистлар белән неонацистларга гына кирәк.

“Донбасс халкын язмыш кочагына ташлау, аларга берничек тә ярдәм итмәү дөрес булмас иде. Бу хәлләрнең Америка белән Көнбатыш илләренең турыдан-туры җитәкчелегендә һәм катнашында алып барылуын без барыбыз да яхшы, төгәл аңлыйбыз. НАТО Төньяк Атлантик блогының хәрби машинасы Туган илебезнең көнбатыш чикләренә килеп җитте бит инде. Алардан тагын ни көтәргә? Газиз Ватаныбызны сакларга, якларга, дошманны җиңәргә кирәк. Моңа безнең көчебез җитәрлек! Ватанны ярату – иманнан, диелә Рәсүлебезнең хәдисендә”,- дип белдерде Россиянең Баш мөфтие.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.