“Ватанны ярату – иманнан”

Җомга вәгазе

Хөрмәтле дин кардәшләребез! 19 гыйнварда Ульяновск өлкәсенә 80 ел тулды. Шуңа күрә бу атнадагы хотбәбездә Туган илебезне, кече Ватаныбызны ярату кирәклеге турында аңлатырбыз.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әйт (Ий, Мөхәммәд): “Әгәр Аллаhны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаhы сезне сөяр hәм гөнаhларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаh юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы hәм рәхимле”.

Әгәр гөнаhларыбызның гафу ителүен hәм Аллаhы Тәгаләнең безне яратуын теләсәк, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтенә иярергә тиешбез.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисе-шәрифендә: “Ватанны ярату - иманнан”,- дип әйткән. Ләкин кайвакыт бу хәдис турында, ул уйлап чыгарылган сүзләр генә, ягъни бу хәдис белән гамәл кылырга ярамый, дип әйтүчеләр очрый. Шуны белегез, кардәшләр, болай сөйләүчеләр туган җиребезне, газиз Ватаныбызны ярату, аңа карата олы мәхәббәт хисен безнең күңел түрләребездән сызып ташларга тырышалар.

Туган җиребезне ярату кирәклеге турында Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрендә hәм ислам галимнәре хезмәтләрендә безнең өчен бик күп дәлилләр очрый. Мүтәкки Хинди (р.а.) хәзрәтләре «Кәнзүл Үммәл» дип исемләнгән китабында Асыль әл-Гүзәли (р.а.) турында менә нинди гыйбрәтле, тарихи хәлгә аңлатма бирә. Бер көнне Асыль (р.а.) Мәккә шәһәреннән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына килә hәм сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңардан туган шәһәре турында сорашырга керешә. Асыль (р.а.) Мәккә шәһәре турында сөйли башлагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Тукта, тукта, Асыль! Күңелемә тынычланырга бир”,- дип әйтә.

Безнең гомер юлыбызда төрле хәлләр була. Кайчак бер җирдән икенче урынга күчеп китәргә туры килә. Туып үскән җиребездән нинди генә сәбәпләр аркасында күчеп китсәк тә, ул урынны, ягъни туган ягыбызны онытмаска, яратырга тиешбез. Туган җиребездә безнең белән бергә яшәүче кешеләр hәм тугaннарыбыз өчен, шулай ук әрвахларның рухларын шатландырып дога кылырга тырышырга кирәк. Аллаhы Тәгалә дин кардәшләребезгә туры юлга басарга, мәчет hәм мәдрәсәләргә илтүче сукмакны табарга насыйп итсен.

РәсүлүЛлаhка (с.а.в.с.) кырык яшь тулгач, аңа Пәйгамбәрлек вазыйфасы бирелә. Ул гомеренең 13 елын - Мәккә-Мөкәррәмәдә, 10 елын Мәдинә шәһәрендә үткәрә. Мәккәдә уздырган еллары ифрат та авыр була. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бик күп кайгы-хәсрәт hәм авырлыклар, сынаулар күрә. Әти-әнисе, бабасы, абыйсы, сөекле хатыны, балалары бу шәһәрдә вафат булa. Болардан башка да бик күп кыенлыклар күрә. Шуңа да карамастан, ул Мәккә шәһәрен бик нык ярата. Мәккә турында болай дип әйткән сүзләре риваять ителә: “Ва, Аллаhы! Әй, Мәккә, бөтен җир йөзендә синнән дә хәерлерәк җир юктыр! Аллаhның җирләре арасында минем өчен син иң сөйкемлесе! Ва, Аллаhы, әгәр халкым мәҗбүр итмәсә, мин сине калдырып китмәс идем!”

Имам Бохариның Әнәс ибн Мәликтән (р.а.) риваять иткән хәдисе-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәфәрдән кайтканда, Мәдинә шәһәренең диварлары күренгәч, шәһәргә тизрәк барып җитәр өчен hәрвакыт дөясен куалый башлый, чөнки ул Мәдинәне ярата иде”.

Имам Ибн Хаҗәр Аскаләни (р.а.) хәзрәтләре сәхих Бохариның шәрхе булган «Фәтхүл Бәри»дә болай дип әйткән: “Бу хәдисе-шәриф Мәдинә шәһәренең өстенлеген күрсәтә hәм шулай ук яшәгән җирне яратырга рөхсәт ителүе турында аңлата”. Сәхих Бохариның икенче шәрхе булган «Үмдәт үль Кәри» исемле китапта шундый ук сүзләр әйтелгән.

Аллаhы Тәгалә безне туган җиребездә, ата-бабаларыбыз туфрагында, үзебезнең Туган илебездә яшәү өчен барлыкка китергән. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен шул җир иң хәерлесе, кадерле, без бу җирдә көн күрүче кешеләргә кирәк.

Туган җиребез имин булсын, илебезне дошманнар яулап алмасын өчен без аны бик нык яратырга тиеш. Али (р.а.) болай дип әйткән: “Aнда яшәүче халыклар яратканга күрә, бөек дәүләтләр чәчәк аталар”.

Аллаhы Тәгалә күңелләребезне газиз Ватаныбызга карата олы мәхәббәт хисе белән тулыландырсын. Туган илебезне дошманнардан саклап, сугыш кырларында һәлак булган мөселман кардәшләребезгә шәһит дәрәҗәсенә ирешергә насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.