Тәвәккәллек һәм дога

Галәмнәрнең Раббысы булган, бөтен дөньялык һәм ахирәт эшләрендә без ышанган, таянган Аллаһы Тәгаләгә барча рәхмәтләребез булсын. Безнең өчен нәрсә яхшырак булуын бөтенесеннән яхшырак белүчегә, үзенең шәфкать-мәрхәмәте белән кичерүчегә, гаделлек белән җәза бирүчегә барча рәхмәтләребез булсын. Олуг остазыбыз һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез тәвәккәллек һәм дога темасына булыр.

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Син үлмәячәк булган Мәңге исәнгә тәвәккәл ит һәм Аны (өстен сыйфатлары белән) мактап (кимчелекле сыйфатлардан пакьләп) тәсбих ит. Ул колларының гөнаһларыннан хәбәрдар буларак җитә” (“Әл-Фүркан” сүрәсе, 58 нче аять).

Без бөтен тырышлыкларның нәтиҗәсе Аллаһыдан булуын төгәл аңлап, үз максатыбызга таба кирәкле адымнарны ясыйбыз. Шуңа күрә уңай нәтиҗәгә ирешеп, чиксез сөенәбез һәм Раббыбызга рәхмәт укыйбыз. Әгәр нәтиҗә шатландырмаса, әллә ни борчылмыйбыз, сабырлык, түземлек күрсәтәбез.

Тәвәккәллек – ул теләсә нинди ситуациядә дә бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышану, таяну.

Имам Ибн Җүзәй әл-Кәлби болай дип яза: “Тәвәккәллек – ул теләсә нинди яхшылыкка ирешүдә һәм биргәнне саклап калуда, шулай ук аңа зыян салудан качуда һәм ниндидер начарлык килеп чыкса, аңардан котылуда тулысынча Аллаһы Тәгаләгә ышану, таяну”.

Ике сәбәп аркасында бу иң зур дәрәҗәләрнең берсе булып санала:

  1. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Хакыйкатьтә, Аллаһы Аңа тәвәккәллек итүчеләрне, таянучыларны ярата”.
  2. Икенче сәбәп – Аллаһы Тәгалә болай дип гарантия бирә: “Кем Аллаһыга тәвәккәллек итә – Ул җитәрлек булыр”.

Тәвәккәллек итү мәҗбүри булып санала, чөнки Аллаһы Тәгалә болай ди: “Әгәр сез (ихластан) инанучы булсагыз, Аллаһыга тәвәккәллек итегез”. Әлеге аятьтә тәвәккәллек иманның шарты итеп китерелә. “Иманлылар Аллаһыга тәвәккәллек итсеннәр, таянсыннар” дигән сүзләр әлеге әмернең үтәлергә тиешлегенә дәлил булып тора.

Ислам галимнәре әйтүенчә, тәвәккәллек итү дәрәҗәсе буенча кешеләр өч төркемгә бүленә:

  1. Аллаһының колы үзенең Раббысына үз вәкиленә таянган кебек тәвәккәллек итә, аңа тулысынча ышана һәм әлеге вәкилнең аның мәнфәгатьләре турында намуслы кайгыртуына һич тә шикләнми.
  2. Колның үзенең Раббысына мөнәсәбәте сабый белән ана мөнәсәбәте кебек: ул бары тик аны гына белә һәм бары тик аның яклавына ышана.
  3. Колның Үзенең Раббысына мөнәсәбәте юыла торган мәеткә карата мөнәсәбәткә охшаган – ул тулысынча соңгысы карамагында инде.

Беренче группага керүче кешеләрдә, икенче группа дәрәҗәсенә ирешкәннәрдән аермалы буларак, шәхси мәнфәгатьләр бар.

Икенче төркемгә керүче кешеләрдә, өченче группа дәрәҗәсенә ирешкәннәрдән аермалы буларак, шәхси теләк һәм ихтыяр бар.

Өченче дәрәҗәдәге тәвәккәллек аерым кешеләр иманына нигезләнә. Әлеге дәрәҗәдәге тәвәккәллек калебләрдә иман ныгыган саен арта бара һәм иман көчсезләнгән саен кими.

Аллаһы Тәгалә әлеге аятьнең дәвамында “Тәсбих ит”,- дип әйтә. Ягъни догалар һәм мактаулар белән күбрәк Аллаһы Раббыбызга ялварыгыз! Фетнә вакытында мөселман кешесе – ул җимерелмәс стена. Барысы да паникага бирелгәндә, мөселман кешесе тыныч булып кала, чөнки иманы нык булу сәбәпле, ул бары тик Аллаһыга тәвәккәллек итә, Аңа гына таяна, өметләнә. Ул Коръән белән сөннәттән чыгып эш итә. Аллаһыны зикер итеп аның күңеле тынычлана. “Сезнең күңелләрегез Аллаһыны тәсбих итеп тынычлана түгелме соң?” (12 нче сүрә, 28 нче аять). Фетнә килгәч, мөселман гыйбадәтен киметми, киресенчә, арттыра. Дога – аның иң көчле коралы. Ул бу дөньяда бөтен нәрсә дә Аллаһы кушуы һәм тәкъдире белән эшләнүен яхшы аңлый. Еш кына без берничек тә йогынты ясый алмый торган вакыйгалар була. Без бары тик хәлебездән килгәнне генә эшли алабыз. Дога – шуларның берсе. Шуңа күрә дога кылып Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен сорагыз. Мөселман кешесе фетнә вакытында дөрес булмаган хәбәрләр, коткы таратмый. “Әй, сез иман китергәннәр! Әгәр намуссыз кеше хәбәр китерсә, сез аны тикшерегез!” (49 нчы сүрә, 6 нчы аять). Мөселман кешесе бөтен нәрсәгә дә тәнкыйть күзлегеннән карый һәм мәгълүмат белән дөрес итеп эшли белә. Ул тәүлекләр буе хәбәрләр белән танышып ятмый, чөнки аның мөһимрәк эшләре бар. Ә җитди яңалыклар, үзе теләмәсә дә, аңа килеп ирешәчәк. Мөселман кешесе фетнә вакытында үзенең ашказаны өчен бер дә борчылмый. Чөнки ашыйсы ризыгы туганда ук язылган булуын һәм аңардан беркая да китмәячәген аңлый. Мөселман кешесе төрле чуалышларда катнашмый. Телен тыя белә. Үзенә кагылмаган нәрсәгә кысылмый. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып, кушканнарын үти, тыйганнарыннан тыела, гөнаһлардан ерак булырга тырыша.

Үзегезнең туганнарыгыз, сугыш кырында булган барча мөселманнар өчен мөмкин кадәр күбрәк догалар кылыгыз. Алар җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Аның ихтыярында.

“Сезгә сугыш (фарыз буларак) язылды. Хәлбуки, ул – сезгә ошамаган бернәрсә. Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен начарлык. (Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын Аллаһ белә, сез исә белмисез” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 216 нчы аять).

Көдси хәдисләрнең берсендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Колым мине ничек күз алдына китерсә, мин шундый”. Кем бөтен нәрсәдә дә Аллаһыга тәвәккәллек итә, аның өчен иң зур яхшылык менә шул инде. Ә Аллаһыдан курыкмыйча, язмыштан куркучылар ахыр чиктә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен үзләренең карашларын, уй-фикерләрен үзгәртсеннәр.

Һәммәбезгә дә җан тынычлыгы (сәкинә), ныклы иман, чын тәвәккәллек һәм догаларыбызның кабул булуын насыйп итсен.

 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

2022 елның 21 сентябрендә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте президиумының гадәттән тыш утырышы узды. Президиум Ватанны саклау һәм илнең оборонага сәләтлелеген ныгыту буенча чараларны хуплап белдерү белән чыкты. Шулай ук президиум, Россия Президентының “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында” указын үтәү максатында, илебез гражданнарын милли бердәмлек һәм тупланганлык күрсәтергә чакырды.

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда көрәшүче сугышчыларыбызның рухын, иманын ныгыт, явызлыклар, гаделсезлек, фетнә, коткы һәм намуссызлык таралудан безнең Туган илебезне, Ватаныбызны сакла!

Йә, Аллаһ, безнең җәмгыятебезне ныгыт, безне тетрәнүләрдән, ачлыктан, җимерелүләрдән, төрле явызлыклардан сакла!

Йә, Аллаһ, Синнән Җирне сугышлар һәм кан коюлардан саклавыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, безгә барлык сынауларны да үтәргә көч-куәт, сабырлык бир!

Раббыбыз, Синнән Җирдә тынычлык, дөреслек һәм гаделлек урнаштыруыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Гаделлек һәм Ватанны саклау хакына газиз гомерләрен корбан иткән сугышчыларыбызның рухларын шат кыл, аларга мәрхәмәтле бул, гөнаһларын кичер, ярлыка!

Аллаһы Тәгаләдән җир йөзендәге барча кешеләргә дус-тату, аңлашып, бер-берсенең уңышларына шатланып яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә һәм Үзенә бертуктаусыз рәхмәтле булырга, шөкрана кылырга насыйп итүен догалар кылып сорыйбыз. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзаретенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.