Мөселманның сыйфатлары

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә сәламнәребез, Мөгаллимебез, Остазыбыз, Әфәндебез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) салаватларыбыз һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге хотбәбездә һәрбер кеше ия булырга тиешле кайбер сыйфатларга тукталып үтәрбез. Без – мөселманнар, җәннәткә керергә әзерләнәбез. Моның өчен үз өстеңдә эшләргә, эчке сыйфатларга һәм гадәтләргә игътибар итәргә кирәк. Шуңа күрә вәгазебез “Мөселманның сыйфатлары” дип атала.

Иманлы кешене нинди сыйфат аеруча бизи соң? Дин кушканнарны үтәү, тирән белемгә ия булу, шәригатькә тулысынча тәңгәл килгән тышкы кыяфәт (тышкы кыяфәт, дигәч, гадәттә, озын сакаллы һәм ирекле киемле ир-ат, киң күлмәкле һәм зур яулыклы хатын-кыз күз алдына килә), дип уйлап куяр күбесе.

Әмма безнең күбебез Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) билгеле хәдисен онытып җибәрә. “Мин холыкны камилләштерү өчен иңдерелдем”,- дип әйткән ул (Бохари). Кешеләрне билгеле рәвештә киенергә өйрәтергә, аларның тышкы кыяфәтен үзгәртергә килдем, димәгән, адәм балаларының эчке халәтен үзгәртергә килдем, дип әйткән. Шуңа күрә иманлы кеше дөрес итеп киенү һәм гыйлемле булу турында гына түгел, ә үзенең холкын яхшырту турында да уйларга тиеш. Әлбәттә, ул тышкы кыяфәтенә игътибар бирсен, тырышып белем алсын һәм шул ук вакытта эчке халәте турында да онытмасын.

Безгә ярдәм кирәк булган вакытта нинди кеше белән эш итәр идек икән? Менә шул хакта уйланып карыйк әле. Гыйлемле һәм дөрес итеп киенгән, шул ук вакытта үз-үзен генә яратучы һәм башкаларга битараф кеше беләнме? Әллә дингә әллә ни бирелмәгән, әмма игелекле һәм шәфкатьле булган кеше беләнме? Дөрес итеп киенүче, бик күп гыйбадәт кылучы, белемле, шул ук вакытта алдашучы, дорфа сөйләшүче, тәрбиясез, башкалар турында гайбәт таратучы кешенең тышкы кыяфәте һәм белеме генә кирәкле булган әхлакый сыйфатларын алмаштыра аламы соң?

Беренче чиратта, үзебездә нинди сыйфатларны булдыру өстендә эшләргә кирәк?

  1. Беренче сыйфат – ул, әлбәттә, ихласлылык. Дингә хезмәт итүче мөгаллим яки оста вәгазьченең инсафлы, төпле фикерле булуын, өлкәннәрне хөрмәт итүен, үз-үзен дөрес тота белүен, якыннары белән матур итеп аралашуын, алдашмавын күреп күңел сөенә. Дин кешесенең менә шундый күркәм тәртибе башкаларда исламга карата ихтирам уята, дингә якынаю теләге тудыра.
  2. Битарафлык күрсәтмәү. Кешенең тормышын җәмгыятьтән башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел. Безне тирә-юньдәге кешеләр белән шәхси, гаилә, дуслык, эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Менә шушы элемтәләр саклансын, ниндидер конфликтлар килеп чыкмасын өчен бер-беребезгә ярдәм итәргә, башкалар проблемасына битараф булып калмаска кирәк. Иманлы кеше янәшәсендә яшәүче кешеләрне борчыган мәсьәләләргә беркайчан да битарафлык күрсәтмәс, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашыр, кирәк чакта ярдәм кулы сузар.

“Ата белән анага, (бертуганнар һәм агалар кебек) якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, (нәселдәшлек яки яшәгән урыны җәһәтеннән) якын күршегә, (нәселдәшлеге яки өе) ерак күршегә, (ир-хатын, юлдаш һәм сабакташ кебек) янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия булган нәрсәләргә (коллар, җарияләр һәм хезмәтчеләргә) игелек кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһ тәкәббер (булганы өчен туган-кардәш һәм күршеләренә карата яхшы мөнәсәбәттә тормаган) һәм (өстенлекләрен санаган) мактанчык кешеләрне сөйми” (“ән-Ниса” сүрәсе, 36 нчы аять).

Кешегә игътибар күрсәтү аның күңелен күтәреп җибәрәчәк. Мөселман кешесе күршесе яки хезмәттәше белән елмаеп исәнләшергә, якыннарының саулыгын сорашырга, балаларының укуы белән кызыксынырга, аларга хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә, кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш. Әлеге гамәлләр кәефне күтәрү белән беррәттән, үзеңне җәмгыятькә кирәкле итеп тою мөмкинлеге бирә. Иманлы кеше мохтаҗларга ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмас.

“Күршесе ач икәнне белә торып, тук килеш йокларга ятучы иманлы булмас” (әт-Тәбәрани).

  1. Сөйләвен контрольдә тота. Иманлы кеше өчен файдалы булган бик тә мөһим сыйфат бу. Мөселман үзе юк вакытта башка кеше турында сөйләмәс. Кешеләр дуслары яки иптәшләре белән очрашкач, соңгы хәбәрләр турында сөйли башлый. Янәсе, теге шунда барып кайткан, тегене шуның белән күргәннәр һ.б. Һәм сөйләшү акрын гына куркыныч чиккә барып җитә. Иманлы кеше башкаларның эш-гамәлләре турында сөйләшүне туктатырга, аларга бәя бирмәскә тырыша. Ислам галимнәре мондый хәлдә калмас өчен башкалар турында сүз кузгатмаска яки дуслар, танышларның бары тик яхшы яклары турында гына сөйләргә киңәш итә. Мәсәлән, танышыбыз кияүгә чыккан, бала тапкан, аларның гаиләсе, ниһаять, яңа фатирга күченгән. Мөселман алар өчен сөенәчәк, бәрәкәтле тормыш теләячәк һәм Аллаһы Тәгәләдән иминлек насыйп итүен сораячак. Башкалар тормышы турында мондый сөйләшү безгә җәза түгел, әҗер-савап китерәчәк. Әлһәмдүлилләһи шөкер, һәркайсыбызның үз тормышы, үз эшебез бар. Әгәр үзебезнең җитешсезлекләребез турында күбрәк уйласак, башкалар турында сөйләргә, уйларга вакытыбыз калмаячак.
  2. Үзенә кагылмаган нәрсәдән читтә булу. Билгеле хәдистә: “Чын мөселман үзенә кагылмаган нәрсәдән читтә булыр”,- дип әйтелгән (Тирмизи). “Син кияүдәме әле?” “Ә синең балаларың бармы?” “Әти-әниең исәннәрме әле?” “Хезмәт хакың күпме?” Яхшы таныш булмаган кешеләрдән мондый әдәпсез, урынсыз сорауларны еш ишетергә туры килә. Еш кына аларны сүз һәм эш юктан гына бирәләр. Кайбер кешеләр үз тормышы һәм читләр тормышы турында сүз кузгатудан башка теманы белми. Шулай ук яхшы нияттән булып та, тупас, дорфа һәм урынсыз әйтелгән киңәшләр күңелне төшерә. Болардан чыгып, мөселман кешесе, башкалар тормышы турында сөйләү, үзеңә кагылмаган нәрсәләр турында сүз кузгату кирәкме икән, дип уйларга тиеш. Чөнки иманлы кеше үзенә теләгәнне кардәшенә дә теләргә бурычлы. Ә читләр тормышы турында кызыксыну, сорашулар кирәк микән?
  3. Тирә-юньдәгергә хөрмәт күрсәтү. Мөселман кунакка, яңа эшкә, мөһим очрашуга матур киенеп барырга тырыша. Шулай ук ул үз-үзен тотуга игътибар итә. Хезмәттәшләре белән исәнләшергә яки саубуллашырга онытучы, яхшылык өчен рәхмәт әйтмәүче, хаталары өчен гафу үтенмәүче, начар кәефен яшерә белмәүче белгечне яки останы хезмәт коллективында хөрмәт итүләре шикле. Иманлы кеше чит-ят кешеләр белән аралашканда итагатьле булган кебек үк, өенә кайткач, якыннарына да җылы мөнәсәбәт, игътибар күрсәтә. Мөселманның өендә хатынына (иренә) һәм балаларына дорфа булырга, аш тәмсез булган, өй җыештырмаган, әйберләр тәртипсез ята, дип ризасызлык белдерергә хакы юк. Өй – ул эштән арып-талып кайтып, дөнья мәшәкатьләреннән рәхәтләнеп ял итә торган урын. Әгәр өйдә якыннарыбызны рәнҗетсәк, кыерсытсак, кычкырып сөйләшсәк, алардан нинди җылы мөнәсәбәт, игътибар өмет итәргә була инде?
  4. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү. Иманлы кеше өлкәннәргә, аеруча да әти-әнисе белән туганнарына карата берничек тә дорфа була алмый. Ул үзенең картлык көне турында уйлый, ягъни олы яшькә җиткәч балалары аның турында кайгыртучанлык күрсәтәчәгенә өметләнә. Киләчәгең турында хәзер үк ныклап уйларга – үз балаларыңа үрнәк күрсәтеп, әти-әниең турында кайгыртырга кирәк. Хәдистә болай дип әйтелгән: “Әгәр кеше өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә аның турында кайгыртучыларны җибәрәчәк” (Тәбәрани).

Өлкән яшьтәге кешеләр бик күп сәбәпләр аркасында хөрмәткә лаек – алар йортлар төзегән, балалар укыткан, халыкны дәвалаган, завод-фабрикаларда кирәкле әйберләрне җитештергән, хәзер аларның күбесе авырый һәм ярдәмгә мохтаҗ инде. Әлбәттә, кайбер картларның күп сөйләве, һаман да өйрәтергә, киңәш бирергә тырышуы ошап бетми, әмма сабыр, түземле булырга, юл бирергә кирәк, чөнки картлык көне барыбызга да киләчәк, иншәАллаһ.

  1. Вәгъдәсен үти, сүзендә тора, алдашмый. Иман иясе ялганлап сөйләү, фактларны бутау, мәгълүматны яшерү, яла ягуның гөнаһ икәнен белә. Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.), саран һәм куркак кеше мөселман була аламы, дип сорагач, була ала, дип әйтә. Ә инде, мөселман алдакчы, ялганчы була аламы, дип сорагач, ул катгый рәвештә, юк, була алмый, дип әйткән (Бәйхаки).

Иманлы кеше башкалар алдында яхшы булып күренү өчен үти алмый торган вәгъдәләр өләшеп йөрмәс. Мәсәлән, керермен, булышырмын, шалтыратырмын, кертеп чыгармын, дип әйтеп, бу турыда онытмас һәм соңыннан, әй, гафу ит инде, бөтенләй баштан чыккан бит, дип акланмас. Мин бит, кереп чыгармын, әйберне сатып алырмын, иншәАллаһ, ягъни Аллаһы насыйп итсә, дип әйттем, дияр. Мондый аклану бары тик вәгъдәне үтәү өчен  мөмкинлек бөтенләй булмаган очракта гына туры килә. Иманлы кеше  вәгъдәне үтәү өчен көч һәм тырышлык куймаса, Аллаһы белән аклана алмый.

Киләсе вәгазьләрдә мөселманның башка сыйфатлары турында аңлатып үтәрбез. Һәрбер кешедә бик күп яхшы сыйфатлар бар. Иманлы кеше аларның динебез өчен файдалы булганын гына ала. Ә фани һәм бакый дөньяда зыян китерә торганнарын читкә куя. Аллаһы Раббыбыз һәр мөселманга җәннәткә кертә торган сыйфатларны гына насыйп әйләсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.