Юмарт hәм күркәм әхлаклы булырга тырышыйк!

Җомга вәгазе

Хөрмәтле җәмәгать! Бу атнадагы вәгазебездә cүз күркәм әхлaклы hәм әдәпле, тәртипле булырга тырышу кирәклеге хакында барачак.

Шулай бервакыт бер сәхaбә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.) янына килгән дә: “Әй, Аллаhның Pәсүле! Әйт әле, нәрсә cоң ул дин?”- дип сораган. Пәйгамбәребез (с.а.в.)аңа болай җавап биргән: “Күркәм әхлaк”. Уң яктан килеп, шул ук сорауны биргәч тә, Пәйгамбәребез (с.а.в.): “Күркәм әхлaк”,- дип кабатлаган. Аннары бу сәхaбә сул ягыннан килеп, шул ук сорауны биргән, Рәсүлyллаh (с.а.в.) тагын шулай ук: “Күркәм әхлaк”,- дип җавап кайтарган. Бу сәхaбә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.)  янына арттан килеп: “Нәрсә ул дин?”- дип соравын кабатлаган. Пәйгамбәребез (с.а.в.) бу кешегә борылып караган да, болай дип әйткән: “Син аңламадыңмы әллә? Син баш-каларга ачуланмаган чак ул”.

Шулай беркөнне сөекле Пәйгамбәребездән (с.а.в.): “Әй, Аллаhның Pәсүле (с.а.в.)! Нәрсә ул бәхетсезлек?”- дип сораганнар. Пәйгамбәребез (с.а.в.): “Ул - әдәпсезлек”,- дип җавап биргән. Бер кеше Пәйгамбәребез (с.а.в.) янына килеп: “Мине өйрәтегез әле”,- дип үтенгән. Пәйгамбәребез (с.а.в.) аңа болай дип җавап биргән: “Кайда гына булсаң да, Аллаhы Тәгаләдән курык”. «Тагын нәрсә дә булса өйрәтегез әле»,- дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.): “Берәр төрле начарлык эшләгәннән соң, шушы кылган начарлыгың сөртелсен, юкка чыксын өчен haмaн саен яхшылык эшләргә тырыш”,- дип әйткән. «Тагын нәрсә дә булса өйрәтегез әле»,- дип үтенгәч, Пәйгамбәребез (с.а.в): “Кешеләргә карата әдәпле, әхлaклы бул”,- дип җиткергән.

Дөнья hәм ахирәтнең кояшы булган Пәйгамбәребез (с.а.в.) болай дип әйткән: “Дөреслектә дә, Аллаhы Тәгаләнең 360 матур сыйфаты бар. Әгәр кеше фани дөньядан ахирәткә иманлы бәндә булып күчсә, шул сыйфатларның берсе генә булса да аны җәннәткә кертер”. Бу сүзләрне ишеткәч, Әбү Бәкер (р.а.) болай дип сораган: “Әй, Аллаhның Рәсүле (с.а.в.), миндә бу сыйфатларның берсе генә булса да бармы соң?” Пәйгамбәребез (с.а.в.): “Синдә аларның бөтенесе дә бар, әй, Әбү Бәкер. Ләкин бу сыйфатлар арасында иң матур, күркәм сыйфат - ул юмартлык”. Аллаhы Тәгалә өчен кешедә булган иң матур сыйфатларның берсе - Аллаhка тулысынча буйсыну (тәслим) hәм Аның барлык хөкемнәренә дә риза булу, ә кешеләр белән мөнәсәбәт кылганда иң күркәм сыйфат - кешенең хәленә керә белү hәм юмарт булу.

Хәдисе-шәрифтә әйтелгән әлеге сыйфатлар бары тик кеше тулы иман белән дөньядан ахирәткә күчсә генә файда бирер. Чөнки имансыз гамәлләрнең адәм баласы өчен бернинди  файдасы да юк.

Аллаhы Тәгалә иманны яратканнан соң, ул болай дип cораган: “Әй, Аллаhым, мине ныгыт (көчәйт)!” Һәм Аллаhы Тәгалә аны матур, гүзәл әхлaк hәм юмартлылык белән ныгыткaн. Шулай ук Аллаhы Тәгалә көферлекне барлыкка китергәч тә, ул Аллаhтан болай дип сораган: “Әй, Аллаhым, көчәйт мине!” Һәм Аллаhы Тәгалә көферлекне саранлык hәм әдәпсезлек белән ныгыткaн.

Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Дөреслектә дә, Аллаhы Тәгалә үзе өчен бу динне сайлады, hәм бу диннең матурлыгы hәм дәрәҗәсенең бөеклеге - юмартлыкта hәм күркәм әхлaкта, шулай булгач, бу сыйфатлар белән динегезне бизәгез”.

РәсүлyЛлаh (с.а.в.) болай дип әйткән: “Кешеләрнең сезгә карата яхшы мөгамәлә кылуларына байлык белән ирешә алмассыз. Алай булгач, кешеләр белән арагыз яхшы булсын өчен аларга hәрвакыт ачык йөзле hәм алар белән күркәм мөгамәләдә булырга тырышыгыз”.

Ибне Аббәстән (р.а.) риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Әгәр берәр кешедә шул өч сыйфат яки аларның берсе генә булмаса да, аның гамәлләренә әллә ни әhәмият бирмәгез: тәкъвалык, ул кешене Аллаhы Тәгаләгә каршы гөнаh эшләрдән тыя; үткен акыл, кеше аның белән акылсыз булучылардан ерак тора; hәм өченче сыйфат - күркәм әхлак, монысы ярдәмендә кеше башкалар белән уртак тел таба”.

Аллаhы Тәгалә йөрәкләребезне чистартсын, cафландырсын hәм әхлaгыбызны күркәм итәргә насыйп әйләсен! Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.