Гыйлем алучылардан булыйк!
Җомга вәгазе

Менә җәй дә ахырына якынлашып килә. Тиздән көз җитеп, меңләгән уку йорты укучылар һәм студентлар өчен үзләренең ишекләрен ачачак. Белем алу – ул Аллаһы Тәгаләнең чиксез юмартлыгы. Бүгенге хотбәбездә гыйлем алу юнәлешендә зур көч һәм тырышлык кую кирәклеге турында аңлатып үтәрбез.
Хәдистә болай дип әйтелгән: “Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең бүлмәсеннән чыкты һәм мәчеткә керде. Анда ул ике төркем кешеләрне күрде: бер ишесе Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укый һәм Аллаһы Раббыбызга догалар белән мөрәҗәгать итә, ә икенчеләре белем алалар һәм укыталар иде. Рәсүлебез (с.а.в.с.) аларга карап: “Алар барысы да дөрес эшлиләр. Коръән укып, Аллаһы Тәгаләдән сорыйлар. Раббыбыз әгәр теләсә, теләкләрен кабул итәчәк, теләмәсә – юк. Ә болары укыталар һәм укыйлар, мин үзем дә мөгаллим буларак җибәрелгән идем”,- дип әйтте. Аннары Пәйгамбәребез икенче төркем янына барып утырды” (Ибн Мәҗә). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) шул рәвешле безгә белем алуның мөһимлеген һәм әһәмиятен күрсәтә.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) тагын бер хәдистә болай дип әйткән: “Әй, Әбү Зәрр, иртән (мәчеткә, мәдрәсәгә яки мөгаллимнең өенә) барып, Аллаһының Китабыннан бер аять өйрәнү, 100 рәкәгать (өстәмә намазлар) укуга караганда, синең өчен күпкә яхшырак, хәерлерәк. Әгәр инде кеше фәннең бер бүлеген (фикһ буенча бер теманы) өйрәнсә, гамәл кылса яки кылмаса да, 1000 рәкәгать (өстәмә намазлар) укуга караганда, аның өчен күпкә яхшырак, хәерлерәк” (Ибн Мәҗә). Әлеге хәдис бездә изге Коръән аятьләрен өйрәнү теләге уята.
Әгәр кеше файдалы гыйлем өйрәтеп калдырса, аңа үлгәннән соң да әҗер-савап язылып торачак. Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Әгәр кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала башка гамәлләренә әҗер-савап язылу туктый: “Әҗер-савап китереп торучы сәдака (сәдака җария), кешеләр файдалана торган гыйлем, аңа дога кылучы балалар” (Мөслим).
Әлеге хәдистә мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә белем бирүче мөгаллимнәр өчен сөенечле хәбәр бар. Алар башкаларга тапшырып калдырган гыйлем үзләре бакыйлыкка күчкәннән соң да файда китереп торачак. Чөнки әлеге гыйлемнән кешеләр файдаланачак. Аларны өйрәткән кешеләргә моның өчен әҗер-савап язылып торачак.
Без укытучыларга хөрмәт күрсәтергә, аларны ихтирам итәргә тиеш. Чөнки белем бирү, фән серләренә төшендерү бик тә катлаулы һәм четерекле эш. Элек балалар һәм аларның әти-әниләре укытучылардан куркалар иде, ә хәзер, киресенчә, укытучылар ата-аналардан курка. Ни өчен болай килеп чыкты соң әле? Моның сәбәбе билгеле – җәмгыятьтә укытучыга карата хөрмәт кимеде.
Шулай бервакыт имам Әбү Хәнифәдән (р.а.), кайчан көчек үсеп җитеп, эткә әйләнә, дип сораганнар. Имам бу сорауга җавапны белмәгән һәм бу турыда көтүчедән сораган. Көчек бер аягын күтәреп кече йомышын үти башлагач эткә әйләнә, дигән көтүче.
Беркүпме вакыт үткәннән соң, имам Әбү Хәнифә (р.а.) шәкертләргә гыйлем биргән чакта алар яныннан көтүченең улы узып киткәнен күреп ала. Имам Әбү Хәнифә (р.а.) торып баса. Ни өчен болай эшләдегез, дип сорагач, ул: “Бу малайның әтисе мине өйрәтте, миңа гыйлем бирде. Әтисенә хөрмәт йөзеннән мин торып бастым”,- ди. Гыйлемгә һәм мөгаллимнәргә, укытучыларга хөрмәт күрсәтүнең кечкенә генә бер мисалы бу.
Ә хәзер гыйлем алуның әһәмияте турында берничә аять һәм хәдис белән таныштырып үтәбез:
“Аллаһ арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗә ягыннан күтәрер” (Коръән, 58:11).
“Белгән (һәм белгәне белән яшәгән) кешеләр белән (хакны) белмәгән (шул сәбәпле, наданнарча эш йөрткән һәм адашу эчендә югалып калган) кешеләр тиң була аламы?” Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә” (Коръән, 39:9).
“...Коллары арасыннан галимнәр генә Аллаһтан курка” (Коръән, 35:28).
“Әгәр дә Аллаһ берәр кешегә яхшылык теләсә, аны динне аңлаучы итә” (Бохари).
“Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә” (Тирмизи).
“Галимнәр - алар пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлем генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә бик зур өлеш алган булыр” (Тирмизи).
“Кем безнең картларыбызны ихтирам итми, балаларыбызга мәрхәмәтлелек күрсәтми, гыйлем ияләрен хөрмәтләми, ул безнең җәмәгатьтән түгел” (Әхмәд, Тәбәрани, Хәким, Мөхтәсәр тәргиб, Җәми).
“Сезгә галим яки шәкерт, яки тыңлаучы, яки гыйлем белән галимнәрне яратучы булырга, әмма бишенчесе булмаска кирәк. Бишенчесе – гыйлемне һәм белем ияләрен күрәлмаучы” (Тәбәрани, Бәззәр).
“Һәрбер мөселман гыйлем эзләргә тиеш” (Ибн Мәҗә).
Аллаһы Раббыбыз безгә бу дөньяда һәм ахирәттә файда китерәчәк гыйлемнәр алырга ярдәм итсен иде. Раббыбыз безне үзебезгә һәм тирә-юньдәгеләргә зыян китерүче файдасыз гыйлемнәрдән сакласын. Әмин.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.