Пәйгамбәрләргә хас сыйфатлар

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә сәламнәребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез пәйгамбәрләргә хас сыйфатлар турында булыр. Аллаһы Тәгалә җир йөзендәге төп миссияне үтәү өчен сайлаган пәйгамбәрләр кешелек дөньясының остазлары булып тора.

Һәр халыкка пәйгамбәрләр яки рәсүлләр килә, аларга халыкны Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инандыру бурычы йөкләнгән була. Кешеләр алар артыннан ияреп барсын өчен Аллаһы Раббыбыз пәйгамбәрләрне күркәм сыйфатлар белән сыйфатлый. Мисал өчен, барлык пәйгамбәрләрнең дә “сүздә дөреслек” сыйфатына ия булулары турында билгеле. Башкалар белән матур мөнәсәбәттә яшәү өчен, беренче чиратта, сүздә дөреслек булдыру кирәклеген барыбыз да яхшы беләбез. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) барлык сүзләрен дә һич шикләнмичә кабул итүе өчен Рәсүлебез үзенең якын дусты Әбү Бәкерне “туры кеше” дип йөртә. Мәккә мәҗүсиләре безнең Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) яшь вакыттан ук туры, хак сүзле кеше буларак беләләр. Ул аларга мөрәҗәгать итәр алдыннан һәрвакытта да, әгәр нәрсә дә булса әйтсәм, сез миңа ышанырсызмы икән, дип сораган. Әлбәттә инде, Рәсүлебезнең сүзләре беркемдә дә шик тудырмаган. Хәдисләр җыентыгында китерелгәнчә, шулай бервакыт Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.), мөселман куркак, кыюсыз була аламы, дип сораганнар. Андый булырга мөмкин, дип җавап биргән ул. Аннары, мөселман саран була аламы, дип сорау биргәннәр. Әйе, булырга мөмкин, дигән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.). Һәм, ниһаять, мөселман ялганчы, алдакчы була аламы, дип сораганнар. Юк, беркайчан да була алмый, дип әйткән Рәсүлебез (Бәйхаки).

Пәйгамбәрләргә хас тагын бер сыйфат – ул “эштә гаделлек”. Мәҗүсиләр безнең Пәйгамбәребезне Мөхәммәд Әмин, ягъни намуслы, гадел Мөхәммәд (с.а.в.с.) дип йөрткәннәр. Безнең Рәсүлебез намуслы, гадел һәм туры булуы аркасында яшь чакта ук үзе туып үскән шәһәр халкының хөрмәтен һәм ихтирамын казана. Әлеге сыйфатлар барлык заманнарда да фәкать яхшылык кына китергән. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “И, иман китерүчеләр! Ни өчен эшләмәячәк нәрсәләрегезне сөйлисез?” (“Әс-Сафф” сүрәсе, 2 нче аять). Беренче ике хәлиф Әбү Бәкер белән Үмәр Ибн Хәттәб, шушы күркәм ике сыйфатка таянып, хәлифәлекне иң югары үсеш дәрәҗәсенә җиткерәләр. Бу уңайдан менә шушы хәдисне искә төшереп үтү урынлы булыр: “Кыямәт көнендә намуслы, гадел сәүдәгәр пәйгамбәрләр, туры кешеләр һәм шәһитләр белән бергә булыр” (Әт-Тирмизи).

Пәйгамбәрләрнең тагын бер сыйфаты – ул “зирәклек, алдан күрүчәнлек”. Барлык пәйгамбәрләр дә акыллы, зирәк кешеләр була. Аларның һәркайсы үзенең мәхәлләсенә, җәмәгатенә җитәкчелек итә. Һәм менә шушы җаваплы, бер дә җиңел булмаган эштә тирән, төпле акыл һәрчак ярдәмгә килә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең бик күп хәдисләрен белем алу мәсьәләсенә багышлаган. Хәзерге заманда гыйлемле булу кирәклеген һәркем яхшы аңлый. Турылыклы кешеләр һәм бөек шәхесләрнең тормыш юлыннан күренгәнчә, алар белемле, намуслы, гадел, зирәк булулары нәтиҗәсендә яңадан-яңа үрләр яулыйлар.

Пәйгамбәрләргә хас тагын бер сыйфат – ул “тәблигъ” (ирештерү, җиткерү, хәбәр итү). Пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгалә кушкан, әмер иткән дөреслек һәм хакыйкатьне халыкка җиткерүдән бер дә оялып тормыйлар. Турылыклы кешеләр заманында мөселман булу зур дәрәҗә, олуг мәртәбә булып санала. Андый кешене хөрмәтлиләр, олылыйлар, аның белән эш итәләр, чөнки мөселманның беркайчан да авыр хәлдә калдырмаячагына ышаналар. Менә шушы сыйфатларны исәпкә алып, кайбер халыклар ислам динен үз теләкләре белән, ирекле рәвештә кабул итәләр. Идел буе болгарлары – хәзерге Россиядә яшәүче татарларның ата-бабалары – шуларның берсе. Мөселман булган һәрбер кеше Аллаһы Тәгалә сыйфатлаган сыйфатларны кадерләп сакларга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып, инанып яшәү – оят нәрсә түгел, киресенчә, горурлык ул. Адәм баласының ике йөрәге була алмаган кебек үк, аның маймылдан барлыкка килүе дә мөмкин түгел. Раббыбызның булмавы яки ике нәрсәне берүк төрле ярату мөмкин эш түгел. Җаныбыз бер, йөрәгебез бер, Аллаһыбыз бер һәм бар. Әгәр Аллаһы Тәгалә булмаса, без дә булмас идек. Һәрбер ата-ана менә шушы дөреслекне, хаклыкны, хакыйкатьне үзенең баласына җиткерергә бурычлы. Хаклык, дөреслек хакына үзен корбан иткән кеше ислам динендә шәһит булып санала. Шәһитлек – Аллаһы Тәгалә каршында иң олуг, иң югары дәрәҗә.

Һәм соңгы сыйфат – ул “усма”, ягъни гөнаһсызлык. Пәйгамбәрләр, гөнаһсыз кешеләр буларак, безне дә шундый булырга тырышырга кушканнар. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә иманлы кешенең хаталану, хата ясау ихтималы турында әйтә. Иң мөһиме – хатаны, гөнаһ эшләүне тану һәм тәүбә кылу. Имам Әхмәднең җыентыгында менә шундый хәдис китерелә: “Һәрбер Адәм баласы хата ясый, әмма хата ясаучылар, гөнаһ эшләүчеләр арасында иң яхшысы – тәүбә кылучысы”. Иманлы кеше кайчак үзе дә ахыргача аңлап бетермичә гөнаһ кыла. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) көненә берничә тапкыр Аллаһы Тәгаләдән гафу кылуын, ярлыкавын сорарга кушкан.

Без җир йөзендәге иң яхшы, иң күркәм кешеләрдән үрнәк алып яшәргә тиеш. Көз җитеп, гыйлем алуга һәм матди байлык туплауга керешкәч, үзебездә гаделлек, турылык, намуслылык, эштә һәм сүздә дөреслек сыйфатлары тәрбияләү кирәклеге турында онытмыйк. Бала-оныкларыбызга дин нигезләрен өйрәтеп, безгә йөкләнгән изге бурычны үтик. Аллаһы Тәгалә каршына яңа туган сабый кебек, ягъни бернинди гөнаһларсыз һәм бурычларсыз кайтырга омтылыйк. Раббыбыз безгә һәммәбезгә дә ныклы иман һәм Үзенең юлында җиңеллекләр насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.