Коръәнне һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен белүче тугрылыклы дуслар насыйп итсен!
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның артыннан иярүчеләргә хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез “Тәкъвалылар белән бергәлек” темасына багышлана. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә безгә төрле хәлләр кешенең рухи тормышын үзгәртә алуы турында белдерә. Мәсәлән, Әсхәбүл-үл-Кәһфнең (Кәһф мәгәрәсендәге егетләрнең) Кытмир атлы этләре йокыга тала һәм, тәкъвалы кешеләр янәшәсендә булуы сәбәпле, аңа шушы егетләрнең фатихасы күчә, аның исеме Коръәндә телгә алына.
Нух пәйгамбәрнең (р.а.) хатыны һәм Лут пәйгамбәрнең (р.а.) хатыны, фәсикъ, ягъни гөнаһлы кешеләр булу сәбәпле, үзләренә тәмугта урын табалар. Аллаһы Тәгалә “Әт-Тәһрим” сүрәсенең 10 нчы аятендә болай дип әйтә: “Аллаһ Нухның (галәйһиссәлам) хатыны белән Лутның (галәйһиссәлам) хатынын кяфер булганнар өчен үрнәк итеп китерде. Алар икесе дә колларыбыздан (Нух һәм Лут (галәйһиссәлам) кебек) ике колның никахларында иделәр, ләкин (иман итмичә) аларга хыянәт кылдылар. Аларның икесе (ягъни ирләре) Аллаһтан бернәрсә белән дә аларга файдалы була алмадылар. Шулай итеп (Кыямәт көнендә аларга): (Җәһәннәмгә) Керүчеләр белән бергә икегез дә утка керегез!”- диеләчәк”.
Хүдҗәтүл Ислам (динне дәлилләүче) имам Гәзали әйтүенчә, хәшәрәт һәм гамьсез кешеләр белән даими рәвештә бергә булу фикерләр, карашлар уртаклыгына китерә. Беркүпме вакыт үткәч, бу рухи бергәлеккә әверелә. Бу исә кешенең акрын гына үлемгә таба баруын аңлата. Шуңа күрә иманлы, тәкъвалы, үз ихтыяры белән дингә ышанучы кешегә рухи яктан гамьсез кешеләр белән даими рәвештә бергә булырга ярамый. Бу мәсьәләдә ваемсызлык күрсәтү мәңгелек дөньяга әзерләнүгә зур зыян салырга мөмкин. Хәдистә болай дип әйтелә: “Кеше үзе яратучы белән бергә булыр” (Бохари). Ягъни Кыямәт көнендә кеше үзе яраткан һәм якын күргән кешесе белән бергә булыр.
Рухи яктан гамьсез (беспечный) кешеләрнең тискәре йогынтысы йөрәкне кыскан, калебне каралткан кебек үк, иманлы кешеләр белән аралашу җан вә күңел тынычлыгы бирә. Чынлап та, тәкъвалы, иманлы кешеләр белән аралашу аркылы рухи җиңүгә ирешергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә Аллаһы Раббыбыз иманлыларны һәрвакытта да тәкъвалы һәм рухи яктан камил кешеләр белән бергә булырга чакыра: “И, иман китерүчеләр! (Разый булмаган нәрсәләренә якын килү мәсьәләсендә) Аллаһтан куркыгыз һәм (иманда, вәгъдәдә тугры калуда, тән һәм рух белән үзе һәм сүзе) тугры кешеләр белән бергә булыгыз” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 119). Әлеге аятьтән күренгәнчә, Раббыбыз, тугры булыгыз, дип әйтми, ул: “Тугры кешеләр белән бергә булыгыз”,- дип боера. Чөнки тугры кешеләр белән бергә булу нәтиҗәсендә кеше үзе тәкъвалы булу бәхетенә ирешә. Тугры кешеләрне ярату һәм аларга бәйле булу, алар янәшә булмаган вакытта да якында итеп тою, тормышка алар күзлегеннән карый белү адәм баласын рухи яктан баета.
Һәрбер кеше кем белән дә булса рухи элемтәдә, бәйләнештә тора. Ата-аналарның - балалары белән, балаларның - ата-аналары белән, ир белән хатынның - бер-берсе белән, яшь буынның өлкәннәр белән рухи элемтәсе бар. Сәхабәләрнең Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) белән бәйләнеше рухи элемтәнең иң яхшы үрнәге булып санала. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) белән рухи бәйләнештә булу нәтиҗәсендә алар рухи яктан байый һәм Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) күңел халәтен үзләренә ала. “Кеше үзе яратучы белән бергә булыр” (Бохари) дигән хәдиснең тирән мәгънәсенә төшенеп, хәтта ул булмаган вакытта да эчке халәтләре, эш-гамәлләре, хис-тойгылары, уй-фикерләре белән үзләрен аның янәшәсендә сыман тоялар. Рухи бергәлектә булу аркасында алар Аллаһы Тәгаләнең шәфкате һәм мәрхәмәтенә, ярлыкавына ирешә.
Мисал өчен, мөшрикъләр мәкерлеге аркасында әсирлеккә эләккән Хүбәйб (р.а.) Мәккәдә җәзалап үтерер алдыннан сөекле Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) үзенең сәламен, хөрмәт һәм ихтирам хисен, олылау сүзләрен җиткерергә тели. Әмма сәлам хатын кем аркылы җибәрергә соң? Берничек тә чыга алмаслык хәлдә булып, ул күккә төбәлә һәм Аллаһы Тәгаләгә болай дип ялвара: “Йа, Раббым! Монда минем сәламемне Рәсүлебезгә тапшыра алырлык беркем дә юк бит. Син минем сәламемне Аңа тапшырсаң иде!” Шушы мизгелдә Мәдинә каласында үзенең сәхабәләре янәшәсендә булган Мөхәммәд Пәйгамгамбәр (с.а.в.с.): “Аңа да минем сәламнәрем”,- дип әйтә. Моны ишетеп алган сәхабәләр: “Әй, Рәсүлебез, сез кемнең сәламенә җавап бирдегез соң?”- дип сорыйлар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Мөселман кардәшебез Хүбәйбәнең (р.а.) сәламенә. Җәбраил (р.а.) фәрештә миңа аның сәламен җиткерде”,- дип әйтә.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) Хүдайбиидә күпаллалыкка ышанучылар белән килешү төзегәнче тугрылыклы Усманны (р.а.) Мәккәгә илче итеп җибәрә. Ул мәккәлеләргә мөселманнарның гомрә хаҗы кылып, Мәдинәгә кире әйләнеп кайтырга теләүләре турында әйтә. Күпаллалыкка ышанучылар аның үтенечен кире кага, әмма, әгәр теләгең булса, үзең Кәгъбәтуллаһны тәваф кыла аласың, тик бер шартыбыз бар - без бу гамәлеңне күзәтеп торачакбыз, дип әйтәләр. Бөтен гомерен Аллаһка һәм аның Рәсүленә (с.а.в.с.) багышлаган сәхабә шул вакытта чын тугрылык үрнәге күрсәтә. “Пәйгамбәребез Кәгъбәтуллаһны тәваф кылмыйча, мин аны тәваф кылмаячакмын. Минем Пәйгамбәрем монда килеп киткәч, мин дә Аллаһы йортына килермен. Аллаһының Рәсүлен кабул итмәгән җирдә мин булмам”,- дип әйтә.
Мөселманнар Хүдайбиидән хәбәр көткән арада, намуслы Усманның (р.а.) һәлак булуы турында имеш-мимешләр тарала. Сәхабәләр, Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) олуг тугрылык күрсәтеп, әгәр кирәк булса, Мәккәдә күпаллалыкка ышанучыларга каршы сугышырга әзер булулары турында ант итә. Шуннан соң Рәсүлебез, намуслы Усманга (р.а.) ышаныч белдереп, бер кулын икенчесе өстенә куя һәм болай дип әйтә: “Әй, Раббым минем! Бу Усман өчен ант! Һичшиксез, ул Сиңа һәм Синең Рәсүлеңә хезмәттә!” Сәхабәләрнең рухи бергәлеге менә шундый нык була, хәтта Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) яннарында булмаган вакытта да алар аны бозмыйлар. Гәүдәләре төрле булса да, алар бер җан булып яши.
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) Әбү Бәкер (р.а.) белән рухи бәйләнеше сәхабәләр арасындагы рухи бергәлекнең иң югары дәрәҗәдәге үрнәге булып исәпләнә. Тугрылыклы Әбү Бәкер (р.а.) Аллаһының Рәсүлен (с.а.в.с.) шуның кадәр ихлас ярата ки, хәтта аның бер елмаюы өчен генә дә бөтен дөньяны бирергә әзер була. Ул сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хакына бөтен нәрсәсен корбан итәргә риза була. Шулай бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Әбү Бәкернең (р.а.) мөлкәте кебек беркемнең дә мөлкәте миңа шуның кадәр файда китермәде”,- дип үзенең юмарт иптәшен мактап ала. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хакына тугрылык үрнәгенә әверелгән сәхабә, бу сүзләрдә тиздән аерылышу вакыты килеп җитүен сизеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә: “Мин һәм минем мөлкәтем синеке генә түгелме, әй, Рәсүлүллаһ?”- дип әйтә.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Күркәм сәхабәләрнең Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.) көчле яратуына бүген берничә мисал гына китердек, алар безнең өчен үрнәк булып тора. Шуңа күрә әгәр үзебезне яхшы, уңай якка үзгәртергә телибез икән, беренче чиратта, кем белән дус булуыбызга, тирә-юнебезгә игътибар белән карыйк, чөнки хаклыкта бакый дөньябыз шуңа бәйле булачак.
Аллаһы Тәгаләдән безгә Коръәни-Кәримне һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен яхшы белүче тугрылыклы дуслар насыйп итүен дога кылып сорыйбыз.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.