Мөхәррәм ае башлана

Җомга вәгазе

Мөхәррәм ае – мөселман ай календаре буенча беренче ай ул, һәм аның исеме “хәрәм” дигәнне аңлата. Ислам диненә кадәрге чорда ук инде ул изге ай булып санала һәм бу айда сугышлар алып бару, кан кою тыела.

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге (катгый карарын белдергән) язуында (Ләүхелмәхфүздә) – унике. Шуларның дүртесе – хәрәм (айлар). Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 36 нче аять).

Имам Әл-Бохариның “Сәхих” җыентыгында 3197 нче хәдис китерелә: “Ел унике айдан гыйбарәт, шуларның дүртесе хәрәм айлар булып исәпләнә. Шулардан өчесе – Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә һәм Мөхәррәм айлары бер-бер артлы килә, ә дүртенчесенең – Рәҗәб аеның Җөмадиәл (санийа) һәм Шәгъбан айлары арасында үз урыны бар”.

Хәрәм айларының изге булуы шушы айларда кылган изге эш-гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп итеп әҗер-саваплар бирелүе белән бәйле. Мөхәррәм аенда иң әһәмияте һәм мөһим көннәрнең берсе – 10 нчы Гашура  көне.

Ибн Аббәс (р.а.) хәбәр итүенчә, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәдинәгә килеп кергәч, яһүдләрнең шушы көнне ураза тотуын күрә һәм: “Сез ураза тоткан көн нинди көн ул?”- дип сорый. Алар: “Бу көнне Аллаһы Муса пәйгамбәрне (а.с.) һәм аның мәхәлләсен коткара, һәм фиргавен белән аның армиясен суга батыра. Муса пәйгамбәр (а.с.) Аллаһы Раббыбызга рәхмәт йөзеннән ураза тоткан, шуңа күрә без дә бу көнне ураза тотабыз”,- дип җавап биргәннәр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Без Муса (а.с.) артыннан барырга, сезгә караганда, күпкә лаеклырак, без, сезгә караганда, аңа тагын да якынрак”,- дип белдерә. Шуннан соң ул бу көнне ураза тота башлый һәм сәхабәләренә дә шулай эшләргә куша (Мөслим, Әбү Дәүд).

Гашура көнендә ураза тоту Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте булып санала, Мөхәррәм аеның 9 һәм 10 нчы көннәрендә яки 10 һәм 11 нче көннәрендә ураза тоту күпкә дөресрәк булыр.

Шулай ук бу көннәрдә, башка көннәргә караганда, юмартлык күрсәтеп, гаилә ихтыяҗларына малны күбрәк сарыф итәргә мөмкин.

Мөхәррәм ае белән Гашура көненең изге булуы бәхәссез булуына карамастан, кайберәүләр аларга Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сөннәте белән берничек тә дәлилләнмәгән сыйфатларны өстәргә тырышалар.

Кайбер мөселманнар, хаталанып, Мөхәррәм аеның 10 нчы көнен Хөсәеннең (р.а.) шәһитләрчә үлүе истәлегенә кайгы көне итеп саный. Һичшиксез, имам Хөсәеннең (р.а.) шәһитләрчә үлеме – безнең тарихыбызда фаҗигале эпизодларның берсе. Әмма Гашура көненең изге булуы бу вакыйга белән берничек тә бәйле түгел, чөнки Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Хөсәен (р.а.) туганчы күпкә иртәрәк бу көнне изге көн дип атаган. Киресенчә, Хөсәен (р.а.) әфәнденең шәһитләрчә үлемне нәкъ менә Гашура көнендә кабул итүе аның дәрәҗәсен күтәрә. Гашура көненең изге булуы шулай ук элеккеге пәйгамбәрләр шәригатеннән чыгып билгеләнгән.

Ибн Мәҗәнең хәдисләр җыентыгында тапшырылганча, Имран ибн Хәсән (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) шулай бервакыт кешеләрнең өске киемнәрен салып, кайгы белдерүче күлмәкләр киеп куюларын күрүе турында хәбәр итә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) моңа карата канәгатьсезлек белдерә, бу – белемсезлек, томаналык заманы гадәте, дип әйтә һәм бу йоланы бетерергә куша. Әлеге хәдистән күренгәнчә, кайгыны аерым мәрасимнәр үткәрү, махсус кием кию юлы белән яки башка төрле белдерү тыела.

Имам Хөсәеннең фаҗигале үлеме сәбәпле, Мөхәррәм аен явызлыклар һәм хәвеф-хәтәрләр ае дип санау – тагын бер ялгышу, адашуларның берсе. Шундый ялгыш фикердән чыгып, кешеләр бу вакытта никах укытудан тыела. Мондый ырымнар, уйдырмалар Коръән тәгълиматларына һәм Сөннәткә каршы килә. Чөнки Ислам дине килүе белән бәхетсезлек китерүче айлар һәм көннәр турында төшенчәләр барысы да юкка чыга. Әгәр ниндидер танылган кешенең үлеме шушы көнне киләчәк заманнарда бәхетсезлек китерүче көнгә әйләндерсә, алдагы көннәрдә бәхетсезлек китермәүче көн бөтенләй табылмас иде, чөнки көн саен кемдер, шул исәптән мәшһүр һәм тугрылыклы кешеләр үлеп тора. Мондый ырымнар турында онытырга, аларга игътибар бирмәскә кирәк.

Имам Хөсәеннең (р.а.) шәһитләрчә үлеме истәлегенә төрле мәрасимнәр үткәрү һәм елау – шулай ук зур хата. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) теләсә кайсы кешенең үлүе сәбәпле кайгы мәрасимнәре үткәрүне тыйды. Кешеләр җаһилият – томаналык чорында туганнары яки дуслары үлгәч, кычкырып, такмаклап елаганнар, битләрен һәм күкрәкләрен тырнап, киемнәрен ертып бетергәннәр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мөселманнарга боларны эшләүне тыя, кайгы-хәсрәт килгәч, сабырлык һәм түземлелек күрсәтергә, “Иннә ли-Лләһи вә иннә иләйһи раҗиун” (Хаклыкта, без барыбыз да Аллаһтан һәм Аңа кайтачакбыз), дип әйтергә куша.

Бу турыда бик күп хәдисләр бар. Шуларның берсендә болай дип әйтелгән: “Җаһилият – белемсезлек заманы кешеләренә охшап, үзенең битенә сугучы, үзенең киемнәрен ертучы һәм кычкыручы безнең җәмәгатьтән булмас”. Барлык дин галимнәре фикеренчә, кайгы-хәсрәтне бу рәвешле белдерү тыела.

Имам Хөсәен (р.а.) үләр алдыннан үзенең яраткан сеңелесе Зәйнәпкә (р.а.) үлгәннән соң шул рәвешле кайгырмаска, еламаска киңәш итеп калдыра. Ул болай дип әйтә: “Минем кадерле сеңелем, әгәр мин үлсәм, син киемнәреңне ертырга, битләреңне тырнарга, кемнедер каргарга, кемгәдер ләгънәт укырга яки үзеңә үлем теләргә тиеш түгел”. Ягъни тугрылыклы кеше буларак ул шундый гамәлләрне хупламаган. Ни гаҗәп, хәзер аның истәлегенә кайгы мәрасимнәре үткәрәләр. Һәрбер мөселман кешесе болардан тыелырга һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) һәм аның яраткан оныгы – имам Хөсәеннең (р.а.) васыятен үтәргә тиеш.

Мөхәррәм ае керү белән һиҗри ел исәбе – мөселман календаре буенча Яңа ел башлана (быел 1444 нче елга керәбез). Әйдәгез, башка бәйрәмнәрдә кебек үк, бу бәйрәм уңаеннан да бала-оныкларыбызны бүләкләр белән шатландырыйк. Алар һиҗри ел исәбе буенча Яңа ел башлануын белсеннәр, мөселман мәдәнияте белән танышып, кызыксынып үссеннәр. Тугрылыклы хәлиф Үмәр Ибн Әл-Хаттаб бу вакыйганың чишмә башында тора. Мөселман календаре буенча һиҗри ел исәбе сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәккәдән Мәдинәгә күченгән елдан башлана.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.